16+

"Эстрада чүпләнде, җырлар текст һәм көй ягыннан очсызланды"

Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттаховның журналистларны җыеп, берьюлы берничә яңалык турында сөйли торган матур гадәте бар. Бу юлы очрашу Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан булды һәм бәйрәм уңаеннан Рифат әфәнде гүзәл затларны котлап, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

"Эстрада чүпләнде, җырлар текст һәм көй ягыннан очсызланды"

Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттаховның журналистларны җыеп, берьюлы берничә яңалык турында сөйли торган матур гадәте бар. Бу юлы очрашу Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан булды һәм бәйрәм уңаеннан Рифат әфәнде гүзәл затларны котлап, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

"Нәрсә җырлыйбыз, халыкка нәрсә җиткерергә телибез?"

18 март көнне “Пирамида” концертлар залында “III Яңа татар җыры” бәйгесенең гала-концерты булачак. Рифат Фәттахов сүзләренчә, быел конкурска 200 җыр кабул ителгән. “Жюри елдан-ел сыйфатка игътибарны арттыра бара. Әйтик, узган ел 28 җырны чыгарган булсак, быел 14не генә тәкъдим итәбез. Чынлап та, җырларның сыйфаты артты. Сез аны үзегез дә күрерсез”, - диде Рифат Фәттахов.

Тәкъдим ителгән җырларның темасына килгәндә, соңгы вәзгыять белән бәйле рәвештә хәрби-патриотик темага иҗат ителгән җырлар да бар икән. “Андый җырлар өчен “Ил дәшкән чагында” дигән махсус номинация керттек. Бу номинация кысаларында ике җыр бүләкләнәчәк”, - ди Р.Фәттахов.

Бәйгенең тагын бер үзенчәлеге: биредә төрле яшьтәге кешеләр катнашкан. Иң өлкән катнашучы Мәсгуть абый Имашевка – 92, ә иң яшь катнашучы Илмир Габдрахмановка – 15 яшь. Шуны да әйтергә кирәк, узган ике конкурста җиңү яулап, халык күңеленә керә башлаган җырлар концертның беренче бүлегендә яңгыраячак. “Төп максатыбыз шул: җырлар халыкка барып җитсен иде”, - ди Рифат әфәнде.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов узган елгы бәйгедә яңгыраган җыр белән катнашачак. “30 ел дәверендә төрле проектлар белән хезмәттәшлек итәргә туры килде. Әмма Ваһапов фонды берәр эшкә алына икән, ул һәр чараны югары дәрәҗәдә оештыра. Репертуар мәсьәләсе 30 ел элек тә, бүген дә бар иде. 30 ел элек яңа җырлар табигый рәвештә барлыкка килде,  конкурслар үткәреп, сайлап алулар кирәкми иде. Һәрбер яңа җыр матур, эчтәлекле һәм төпле була иде. 30 елдан соң шул җырларны хәзер яңартып чыгарабыз. Безгә еш кына: “Яңа җырлар җырлап тормагыз, андый яңа җырлар булмаячак”, - диләр. Шуңа кайбер җырларны яңартып чыгарырга туры килә. Эстрада чүпләнде, җырлар текст һәм көй ягыннан очсызланды. Бу конкурс шуның өстендә эшләүнең бер чарасыдыр дип уйлыйм”, - диде Айдар Галимов.

Ул җырлаячак “Эзлим сине” җырының авторы – Радик Шәрәфиев. “Бу җырны Рифат Әхмәтович тәкъдим итте, мин аңа ышандым, ул җырны тоя белә. Гомумән, Радикның бер җырын башкарам инде мин. “Бер гомер арасы” җыры популяр булып китте”, - диде А.Галимов.

Аның сүзләренчә, репетуар - зур мәгънәгә ия төшенчә һәм артист аңа зур игътибар бирергә тиеш. “Нәрсә җырлыйбыз, халыкка нәрсә җиткерергә телибез, тамашачы кабул итәрме? Бу хакта да уйларга кирәк”, - ди А.Галимов. Әлеге фикерне Рифат Фәттахов та хуплады. “Бик яхшы көйләр дә, тексты начар булып бәйгедән төшеп кала. Жюри рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев шигырьгә бик таләпчән. Кайвакыт аңа текстларны бирмәскә тырышабыз (көлә). Аның таләбеннән генә чыгып эш итсәң, эстрададагы җырларның 90 проценты төшеп калачак”, - ди Рифат Фәттахов. Быел бәйгедә җиңә алмаганнар өчен остаханәләр оештыру, көйләргә мәгънәле текстлар сайларга өйрәтү планлаштырыла. Остаханәгә килү бушлай булачак.

Бүләкләргә килгәндә, бәйгенең премиаль фонды – 2,5 млн.сум. Беренче урынга – 200, икенче урынга – 150, өченче урынга – 100 мең сум күләмендә акча тапшырылачак. Кызыксындыру бүләге 50 мең сумны тәшкил итә.

"Чын күңелдән оештырылган проект"

13 апрель көнне Казанда “Халык җәүһәрләре” проекты өр-яңа программа тәкъдим итәчәк. “Әлегә ул Ваһапов фестивале проекты буларак бара. Максатыбыз – аны аерым милли-мәдәни фестиваль дәрәҗәсенә күтәрү. Бу өлкәдә эш алып барыла. Яклау, хуплау бар. Быел проект Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына да туры килеп тора”, - диде Рифат Фәттахов.

“Халык җәүһәрләре”нең берсе – Актаныштан Азат Нургалиев. “Халык җырлары, халык моңнары онытылып бара. Ваһапов фонды әлеге проектны оештырып бик дөрес эшләде. Концертларга байтак йөргән кеше буларак әйтәм, беренче концертыбызда залда алма төшәрлек урын да юк иде. Халык җыр-моңга сусаган. Кая барсак та, халык безне яратып кабул итә. Оештыручылар да безгә карата бик яхшы мөнәсәбәттә. Сәхнәдә – яхшы экран, сыйфатлы аппаратура, тору урыннары – кунакханәләр дә әйбәт. Чын күңелдән оештырылган проект бу”, - диде Азат Нургалиев. 

Әлеге проектта Равил Гәрәев, Рисәнә Мостафина, Гөлнәзирә Талипова, Резидә Хөсәенова, Миргаяз Шәрәфиев, Шамил Мостафин, Илмира Заһидуллина катнаша. Киләчәктә проект конкурс-фестиваль форматында үткәреләчәк. 

"Беренче турын узгач, консерваториягә укырга кердең дигән сүз"

15 май көнне Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы гала-концерты узачак. Рифат Фәттахов әйтүенчә, бүгенге көндә татар сәхнәсендәге яшь, талантлы җырчыларның 90 проценты әлеге фестивальдә катнашкан. “Апрель аенда конкурска нәтиҗә ясап, 15 майда гала-концерт үткәрәчәкбез. Яңа тавышларны, яшь һәм талантлы артистларны халыкка җиткерергә өметләнәбез”, - диде Р.Фәттахов.

Гөлсирин Абдуллина 2013 елда Ваһапов фестивале лауреаты булган. “Ваһапов фестиваленең беренче турын узгач, Миңгол абый Галиевка шалтыраттым. Ул миңа: “Сеңлем, Ваһапов фестивалендә катнашу – үзе бер дәрәҗә. Ә инде беренче турын узгач, консерваториягә укырга кердең дигән сүз инде ул”, - дигән сүзен мәңге онытмыйм. Нәтиҗәдә мин өченче дәрәҗә лауреат булдым. Рифат Әхмәтович фестивальдә җиңеп чыккан яшьләргә һәрвакыт ярдәм итә, проектларга чакыра. Мин дә Рифат Әхмәтович канаты астына кердем, биредә зур тәҗрибә тупладым, хәтта сөйгән ярымны таптым. Яшьләр шушындый бәйгеләрдә катнашсын иде”,  - ди Гөлсирин. 

Билгеле булганча, быел 7 майда Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел тула. Бу уңайдан фестиваль Ваһаповның 115-еллыгына багышланачак. Аның туган ягы Түбән Новгород өлкәсендәге милли-мәдәни оешмалар өлкәдә Рәшит Ваһапов елын игълан иткән. Туган авылында да зур музыкаль фестиваль узар дип көтелә. Мәрхүмнең исемен мәңгеләштерү чаралары һәрдаим дәвам итә. Әйтик, Нурлат шәһәрендәге бер урамга Рәшит Ваһапов исемен биргәннәр.

Яңа форматта узачак

Ваһапов фондының тагын бер зур проекты – “Казанда Шәрык фестивале”. Узган ел ул төрки эстрада фестивале форматында узды. Әмма кайбер милләт вәкилләре моңа канәгатьсезлек белдергән. Шуңа күрә быел ул Халыкара милли мәдәниятләр музыкаль фестивале дип аталачак. Аның кайчан узачагы шушы көннәрдә билгеле булачак.

Узган ел “Пирамида”да узган концертта рәсми өлеш артык озак һәм ялыктыргыч булган иде. Сүз дә юк, һәр кунакка сүз бирәсе килә, әмма концерт залына тамашачы концерт карарга килә. Шуңа күрә быел фестивальнең бер көнен рәсми өлешкә багышларга ниятлиләр. Гомумән, быел фестивальнең программасы киңәйтелер дип көтелә. “Ялла” төркеменең аерым концертын оештыру да күздә тотыла.

“Узган ел 11 илдән һәм Россиянең 15 төбәгеннән катнашучылар килде. Быел алар шактый күбрәк булачак. Күптән түгел Астана белән Ташкентта булып кайттым. Бик җылы һәм эчтәлекле очрашулар булды. Октябрьдә Ташкентта Р.Ваһапов фестиваленең гала-концертын үткәрергә җыенабыз. Ә сентябрь аенда Бакуга барырга планлаштырабыз”, - диде Р.Фәттахов.
 

Анна Арахамия фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading