16+

Әфгандагы сугыш бик озак төшләренә кереп азаплый әле...

Тарих битләренә күз салсак, анда дәһшәтле сугыш вакыйгалары күп булуын күрәбез. Кайсына гына тукталсак та үлем, кайгы-хәсрәт, әче күз яшьләре ... Әфган сугышы да шуларның ачык мисалы булып тора. Бүгенге язмамның герое – абыебыз Хәмидуллин Әлфир Заһи улы.

Әфгандагы сугыш бик озак төшләренә кереп азаплый әле...

Тарих битләренә күз салсак, анда дәһшәтле сугыш вакыйгалары күп булуын күрәбез. Кайсына гына тукталсак та үлем, кайгы-хәсрәт, әче күз яшьләре ... Әфган сугышы да шуларның ачык мисалы булып тора. Бүгенге язмамның герое – абыебыз Хәмидуллин Әлфир Заһи улы.

Ул 1968 елның 5 мартында Апас районы Әлмәндәр авылының гади колхозчы гаиләсендә туа. Урта белемне күрше Борнаш мәктәбендә туплый. Укыганда төрле спорт ярышларында катнашып, чыныгулар ала. Аннан шоферлыкка укый. 1986 елның 13 апрелендә армия сафларына чакырыла. Төрекмәнстанның Кушка шәһәренә барып эләгә һәм өч ай буе “укуларда” була. Шуннан Әлфир абый Турагунды шәһәренә эләгә. Ул әле дә “КамАЗ” машинасында чикне ничек үтеп чыкканнарын хәтерли. Беренче тапкыр юлларында очраган мөселман киемле, башларына чалмалар уралган кораллы кешеләрне әле дә оныта алмый. Дошманнар юлларга мина куеп, таулардан атышлар оештырганнар. Ә солдатлар, уңга-сулга борылмыйча, артка карамыйча, бары алга гына барырга тиеш булалар. Әлфир абыйлар бара торган колонна да берничә тапкыр шартлауга очрый. Шөкер, әти-әни догасы аны саклап кала. Барлык кыенлыкларны җиңеп, 2 елда 3 ай хезмәт итеп, чыныгып, туган нигезгә әйләнеп кайта.

Әфгандагы сугыш дәһшәте Әлфир абыйны бик озак төшләренә кереп азаплый. Чит җирләрдә ятып калган иптәшләрен искә төшергәндә, күзләре яшьләнә. Солдатта үткән “утлы” көннәр аның йөрәгенә җуелмас эзләр сала. Тик ул сугыш хатирәләрен яңартып сөйләргә һич кенә дә яратмый. Бүген Әлфир абый тормыш иптәше Алсу апа белән өч ул үстерәләр.

15 февраль көнне Әфган җирләреннән Совет гаскәрләре чыгарылганга 33 ел була. Вакытлар үтеп, вакыйгалар хәтердән җуелса да, без бу гаделсез сугыш корбаннары, әфганчы сугышчыларыбызны онытырга тиеш түгелбез!

Гөлнара Хәмидуллина
Апас районы Борнаш урта мәктәбе укытучысы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading