16+

Фирдүс Тямаев «Син - җүләр, мин - җүләр» җыры турында: «Яшьләрне шулай гына тотып кала алабыз»

Шушы көннәрдә Фирдүс Тямаев интернетны шаулатты. "Син - җүләр, мин - җүләр" дип аталган гадәти булмаган җырына флешмоб игълан итеп, бөтен язылучыларын акылдан шаштырды.

Фирдүс Тямаев «Син - җүләр, мин - җүләр» җыры турында: «Яшьләрне шулай гына тотып кала алабыз»

Шушы көннәрдә Фирдүс Тямаев интернетны шаулатты. "Син - җүләр, мин - җүләр" дип аталган гадәти булмаган җырына флешмоб игълан итеп, бөтен язылучыларын акылдан шаштырды.

Флешмобта катнашучылар бик күп икән, тамашачыларыннан килгән видеолар белән хәтта җырчының телефоны тулган.

- Фирдүс, хәерле көн! Җитди репертуарыгызга ни өчен мондый җыр кертергә булдыгыз?
- Яңа концерт программасына 12 җыр әзерлибез, уникесе дә җитди. Əмма ул җитдилек белән проблемаларыннан арынырга дип килгән тамашачының башын гына катырмыйбызмы  икән? Ə мондый җиңел җыр белән тормышларына берникадәр күтәренке кәеф өстәргә уйладык. Флешмобта кем генә катнашмый! Əби-бабайларга, инвалид балаларга кадәр видеолар төшереп җибәргәннәр.

- Бу җыр өчен сезне тәнкыйтьләүчеләр бармы?
- Əйе, андыйлар җитәрлек! «Акылдан шашкан!», «Исем алды да, түбәсе китте», - диючеләр шактый.
Беләсезме, безнең татар яшьләрен шундый җырлар белән генә тотып калып булачак. Чөнки, дискотекаларга барабыз да, чит ил җырына "җүләрләнәбез". Ул җырның нәрсә турында икәнен, сүзләре ни аңлатканын да белмибез. Шундый җиңел эчтәлекле булса да, ичмасам татар җырларына күңел ачсыннар!

Ул җырның эчтәлеген үзебез тудырдык. Хәтердә, элек клубка чыга идек тә, шәһәрдән килгәннәрнең биюләрен карап, көлә идек. Ə үзләре киткәч, аларның хәрәкәтләрен кабатларга теләп, без дә җүләрләнә идек.

Минем кебек тормышка позитив караган кешегә әлеге җыр ошый инде. Ə начарлык күрергә теләгән кешегә нинди генә җыр җырлама, йә ботинкаң пычрак, йә костюмың килешмәгән, йә җырның сүзләре ямьсез була.

Тамашачы безне сүгәргә генә тора бит. Күпме тырышканыбызны күрүчеләр аз. «Җырлап кына акча җыеп йөриләр, башка эшләре юк», - диләр. Ə ул «җырлап кына» үз эченә күпме тырышлыкны алганын белсәләр иде! Əле менә кичә ике радиога җырымны ротациягә биреп кайттым. 240 мең түләдем. Əйе, бер җыр өчен һәм бер айга. Ə телевидениега җыр бирәм дисәң, анда бөтенләй башка төрле бәя. Тагы бер мисал: төркемемдә 16 кеше эшли, көндәлек эш хакына 80 мең сум акча кирәк. Аннан тыш - тавыш һәм ут техникасы, аны йөртү өчен машина... Саный башласаң, күп анда. Юбилей концертын уздыру гына 3 миллион сумга төште, чәч агартырлык булды ул.

«Син - җүләр» җырына әйләнеп кайтсак, миңа калса, җиңел җыр җырлау дәрәҗәне берничек тә төшерми. Заман шулай таләп итә, ә без шуңа иярәбез.

- Гаиләгез хакында да сорыйсым килә. Кечкенәгез Кәрим ни хәлдә?
- Бар да яхшы, кичә аңа 3 ай тулды. Җәй буе Нурлатта без, биредә рәхәт. Ял итргә беркайда да бармадык. Хатыным: «Үзең генә 4-5 көнгә булса да барып ял итер кайт», - ди, әмма аны, балаларны калдырып ничек барасың инде?! Əлегә эш күп, көч-куәт булганда эшләп калырга кирәк.


 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading