“Ижминводы – Шифалы су” санаториенда ял иткәндә, мәһабәт карлы чыршылар арасыннан пар тасма булып сузылган шоп-шома чаңгы эзе буйлап җай гына шуып бара идем.
Янәшәмдәге чаңгы эзеннән, җиңелчә киенгән бик матур пар, кар сызгыртып, уктай атылып, янымнан очып үтте.
“Вәт шуалар ичмасам”, – дип уйларга өлгермәдем, әллә күз тидердем, әллә башка берәр очраклы сәбәп килеп туды, юлның почмак ясап текә Чулман ярына таба сузылган урынында, зәңгәр башлыклы, шактый тулы гәүдәле ханым, зур тизлек белән шуып барганда, мизгел эчендә чаңгылары-ние белән җирдән аерылып, каршыдагы агач кәүсәсенә килеп сыланды. Нәрсәнеңдер шартлап сынган тавышы колагыма аерымачык ишетелде. Йа, Аллам! Берүк каты имгәнмәсә ярый! Мин шуып килеп җиткәндә, түгәрәк йөзле хатын аңсыз ята иде.
Аның янәшәсенә карга тезләнгән чал чәчле, куе сакал-мыеклы 55- 60 яшьләр тирәсендәге ир заты көтелмәгән хәлдән тәмам югалып калган, күрәсең. Хатынга беренче ярдәм күрсәтәсе урынга, сабый бала кебек кычкырып елый. Үзе бертуктаусыз: “Гөлйөземкәчем, дим! Берүк мине калдырып китә күрмә! Синнән башка бетәм бит мин! Ишетәсеңме, бетәм”, – дип хатынның битләреннән үбә, башлык астыннан бүселеп чыккан күперенке чәчләреннән сыйпый иде. Җебек ирне бер читкә этәреп, хатынга ясалма сулыш алдырырга керештем. Бераздан пульсы сизелә башлады, йөрәк тибеше тигезләнде, йөзенә алсулык йөгерде. Шөкер, сөяк-санагы сынмаган, баш мие селкенмәгән, аңын куркудан җуйган, күрәсең. Сынык чаңгыны исәпләмәгәндә, югалту юк дәрәҗәсендә. Ире, хәвефнең артта калуына тәмам инангач, өчебезнең дә чаңгыларын җыеп иңенә салып, алданрак кайтып китте. Гөлйөзем белән без җәяүлеләр сукмагыннан җай гына атладык.
- Галигә ике мәртәбә кияүгә чыктым мин, - дип серле елмайды ханым. - Шифаханәгә быелгы юлламабыз аның яңарткан никахыбызга бүләге, – дип таң калдырды.
- Аңлатыбрак сөйләгез инде! Бер үк кеше белән ике мәртәбә никахлашып була димени?
- Язмышыңа шулай язылса, була икән шул. Яшьлектә сөешеп кавышкан ярым иде ул минем. Икебез бер авылдан, Башкортстанның Шаран районында туып үстек. Ул армиягә китәр алдыннан никах укыттык. Ул флотка эләкте. Дүрт ел буе каенана-каената янында кысылып яшисем килмәгәнгә, әниләргә күчендем. Беркөнне концерт куярга авылга Фәридә Кудашева килде. Аның җырлавы Галиемне өзелеп сагынуыма дәва булмасмы дип, клубка кердем. Ә аннан чыкканда, искәрмәстән башыма толып каплап, атлы чанага салып, мине күрше авылга урлап киттеләр. Кычкырып елыйм, чәбәләнәм, ишетүче юк. Чын дөресен белгәч, урлап кайтучы Шакирның көтелмәгән хәлдән күзләре шакмак булды. Икетуган сеңлем белән бутаганнар.
- Анда яшәп калмагансыңдыр бит инде?
- Юк, әлбәттә. Ике ут арасында өзгәләндем. Иремә барысын да аңлатып хат яздым. Җавабы аяктан егарлык булды. “Миңа Шакир “Шакмак”тан калган, өстерәлчек хатын кирәкми. Шайтаныма олак! Кайтсам, икегезне дә буып үтерәм!” - дигән иде ул.
Уфага китеп урнаштым. Тегүчелеккә укыдым. Галинең, акылына килеп, мине гафу итүен, араларыбызның җайлануын бик озак көттем. Чынлап ярата идем бит мин аны. Үземә күз салган, сүз кушкан егет-җиләнне якын да китермәдем. Сафлыгымны Гали өчен саклыйм, янәсе. Никахлашкан ирем бар, Аллаһ каршында бер-беребезгә гомерлеккә бәйләнгәнбез, дип ышанып йөрдем. Ә ул армиядән бер марҗа ияртеп кайтты. Авылда яшәүче сеңлем: “Тормышларының рәте-башы юк. Икәүләшеп эчеп яталар, кызлары гарип туды”, - дип язды. Бик кызгана идем Галине. Аның бәхетсезлегендә үземне гаепле санадым. Ирем армиядән кайтканчы, каенанам өендә яшәсәм, теге юлы клубка бармасам, мондый күңелсезлек килеп чыкмаган булыр иде, - дип өзгәләндем.
Ялгыз картаеп килгән мәлдә, үзебезнең тегү цехы башлыгы Галимә Надировна, 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Агыйдел буендагы ял базасында бәйрәм үткәрде. Мин дә чакырулы идем. Кунаклар бик күп, каян гына килмәгәннәр. Биюләр башлангач, мине бер сакал-мыеклы, озын буйлы ир вальс әйләнергә чакырды. Биергә яшьтән һәвәс идем, ялындырып тормадым. Зал буйлап йөзеп кенә киттек, мин сиңа әйтим! Теге ир заты бер сүз дә эндәшми, мин аңа күтәрелеп тә карамыйм. Бию көе тәмамланып, мине үз урыныма чаклы озатып куйгач кына, “таныш түгел” адәм:
- Рәхмәт, Гөлйөзем! Син һаман да күз явын алырлык матур икәнсең! - димәсенме!
Тавышын ишеткәч үк, йөрәгемне ут алды. Гали! Гомер буе тилмереп көткән үз Галием! Мин тиз генә үз-үземне кулга алдым. Башым авыртуга сылтап, такси тотып, фатирыма кайтып егылдым. Үз-үземне кызганып, төн буе елап чыктым. Ансыз яшәвемә утыз елга якын вакыт үтсә дә, бернигә карамый, өзелеп яратам икән ич мин аны! Ә иртән ул ишек шакыды. Бер кочак розалар күтәреп килгән. Сөйләштек, аңлаштык. Хатыны үлгән, кызы кияүгә чыккан. Сак белән Сок кебек күпме гомер ялгыз яшәгәннән соң, янәдән никах яңартып кавышып куйдык, - дип елмайды ул. – Саф мәхәббәткә киртәләр була димени?
Хәмидә Гарипова
Казан-Ижевка бистәсе
Фото: нейрочелтәр
Комментарийлар
1
0
Үкенечлерәк булган шул барыбер. Аллаһ сакласын андый язмышлы яратулардан...
0
0