16+

Гармунга кушылып җырлаучылар булырмы?

«Шәһри Казан» газетасында «Без – җырлы халык» дип укыгач, чын күңелдән горурланып, ихластан шатланып куйдым.

Гармунга кушылып җырлаучылар булырмы?

«Шәһри Казан» газетасында «Без – җырлы халык» дип укыгач, чын күңелдән горурланып, ихластан шатланып куйдым.

Элеккеләр: «Җыр белән ерак китә алмассың», – дисәләр дә, безнекеләр, җырлап, бик еракларга киттеләр, чит илләрдәге башка халыкларга да татар җыр- моңын ишеттереп, биюләрен күрсәтеп, татарлыгыбызны таныттылар. Рәхмәт аларга...

Миңа исә җыр туган көнемнән үк ияргән. Минем белән ул әле дә бара да бара, бер генә адымга да артка калмый, Аллага шөкер. Җырлап яшәүче әти-әниләрем өч баласына да татар җырларына карата мәхәббәтле булырга, гармунда уйнарга өйрәттеләр. Җыр-гармун безнең өебездә генә түгел, урамнарда да, клуб эчендә дә иде. Күрше авылларга да йөртте безне җыр. Агитбригада чыгышларын да сокланып карадык. Мәктәптә җыр­дан аерылмадык. Сабантуйларга бизәлгән атларда гармуннар белән җырлап баруны үзебез өчен зур горурлык санадык. 

Җыр белән тәрбияләндек, туган илне, табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәндек. Җыр белән яшьлек чорыбызны үттек, мәхәббәттә яндык, хыялландык, гаилә кору җаваплылыгын үзләштердек, кыскасы, тормышыбызны җыр көенә көйләдек. Дуслар, туганнар, еш кына җыелышып, гармун белән җырлап утырулар безнең өчен гадәти, әмма үзгә бәйрәм халәте иде. Җыр ул безнең күңелләребез сораган, теләгән, һава кебек кирәкле гамәл-ихтыяҗ иде.
Ә бүгенге яшьләрдә бармы бу ихтыяҗ? Авыллар бетүгә, сүнүгә таба барганда, клублар ябык торган заманда ишетеләме икән газиз гармун тавышы, яшьләр сулышы? Балаларыбыз җырламый бит бүген, сизәсезме? Бергә-бергә җыелышып, гармунга кушылып җырлаулар бармы әле ул? Бүгенге оныклар күбрәк русча, инглизчә генә җырламыйлармы ул?

Тагын 100-200 елдан соң ишетелерме гармунга кушылып җырлашулар?
 Җырны сөю-көю, сөенеч-шатлык, хыял-өмет, канат-рәхмәт иткән яшьлегебез артта калды. Үтеп киткән яшьлеккә кире кайтып булмаган кебек, гармунлы-җырлы, аулак өйле-капка төпле авылларыбызга да кайтып булмастыр кебек тоела… 

Надия Вәлиева, Казан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading