16+

“Үгез минем өчен агрессия белән ассоциацияләшә”

Танылган экстрасенс Алсу Газыймҗанова ел саен редакциябездә кунак булып, киләсе елга фаразлары белән уртаклаша. Кадерле кунагыбыз быел да Үгез елында безне нәрсәләр көтәчәге, нинди үзгәрешләр булачагы хакында сөйләде.

“Үгез минем өчен агрессия белән ассоциацияләшә”

Танылган экстрасенс Алсу Газыймҗанова ел саен редакциябездә кунак булып, киләсе елга фаразлары белән уртаклаша. Кадерле кунагыбыз быел да Үгез елында безне нәрсәләр көтәчәге, нинди үзгәрешләр булачагы хакында сөйләде.

Узган 2020 Күсе елы унике еллык циклны башлап җибәрде. Бу елны бик күп вакыйгаларга нигез салынды, ди Алсу.

Экстрасенс фикеренчә, һәр нәрсәнең уңай ягын күрә белергә кирәк. “Һәр көн өчен, һәр нәрсә өчен рәхмәт әйтергә өйрәнсәк, яхшырак яшәргә мөмкинлегебез тагын да артачак. Ходайдан сораганда да, шундый яхшы, бөтен мөмкинлекләр булган заманда яшәгәнебез өчен рәхмәт әйтергә кирәк. Төрле вакытлар булган бит. Сугышлар да, ачлык та. Ә безнең яхшы яшәр өчен барысы да бар”,- ди Алсу Галимҗанова. Аның фаразларын сезгә дә җиткезәбез.

Сәясәт

Сәясәткә кешеләр үзләрен бик күп өлкәләрдә күрсәтте. Күп әйбер үзгәрде. Бу бер елны гына булган вакыйгалар түгел. Тик нигез инде “селкенә” башлады. Киләсе ел —Үгез елы. Астрология буенча ул бик тыныч санала. Күсе турында да акыллы, зирәк хайван дип сөйләделәр. Әмма минем күзаллауда ул эпидемия таратучы иде. Шулай булды да. Үгез дә минем өчен агрессия белән  ассоциацияләшә. Беренче ярты ел бәлки тыныч булыр. Башта икътисади кризис булачак. Шуңа да кешеләрнең гаме башка әйбердә булмас. Ә менә июнь аеннан соң инде “дулкынлану”лар башланыр төсле.

Хәрби бәрелешләргә килгәндә, һәр ил юрганны үзенә тартып, сугыш чыгарырга маташыр, кебек.

Россия берәр эре бәхәскә керер төсле. Территорияләр артыр, кебек.

Җитәкчеләрнең күбесе кими. Аларны я алыштырачаклар, яисә кыскартачаклар. Төп фигуралар үзгәрәчәк. Президент та срогының азагына кадәр утырмаячак кебек. Әмма бу аның сәламәтлеге белән бәйле шикелле.

Татарстанга килгәндә, бу безнең Президентка кагылмый. Бәлки мэр башка эшкә күчәр. 

(Язманы тулысынча газетабызның 30 декабрь санында укый аласыз). 

 

Фото: "Апастово. ру" сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading