16+

Рамил Закиров: «Гол кертмичә туйны башламыйбыз!»

Яшь җырчы Рамил Закиров өчен мундиаль туй көне белән дә истә калачак әле. 1 июль көнне егет Илүзә исемле чибәр кыз белән гаилә корды. Яшь парлар футбол карау өчен туй мәҗлесләрен махсус туктатып торганнар.

– Без башта туйны 30 июнь көнне үткәрәсе идек. Ә ул Казанда узачак Аргентина – Франция уенына туры килгән көн. Шәһәр урамнарында «бөке» булачак дип ресторан хезмәткәрләре безгә туйны 1 июльгә күчерергә тәкъдим итте. Ул көнне Россия уйнар дип кем уйлаган бит! Туйның банкет өлешен кунакларны телевизор экраннарыннан көч-хәл белән аерып башладык. Ә исәп 1:1 булып, өстәмә вакыт билгеләнгәч мәҗлесне бөтенләй туктатырга туры килде. Кунаклар белән футбол карап бетердек, – ди Рамил.

Рамил үзе дә кечкенәдән футбол җанатары. Үзе дә туп тибә.

– Зур Чемпионатларны футбол белән артык кызыксынмаган кешеләр дә яратып карый. Безнең илдә узгач, Россия уйнагач аңа кешеләр икеләтә тартыла. Безнең туйның истәлекле вакыйгасы булды инде ул футбол. Беренчедән, Россия җиңде! Икенчедән, «Ривьера» кунакханәсендә яшәгән чит ил футбол җанатарлары безне кереп котлап та чыкты. Бик кызык, эмоцияләргә бай, символик көн булды бу безнең өчен, – ди яңа өйләнешкән парлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading