Грузия күптәннән кызыктыра иде инде. Нинди генә басым булуга карамастан, гасырлар дәвамында үз телләрен, әлифбаларын һәм гореф-гадәтләрен саклап кала алган ил бит ул.
Тау дисәң – тавы, диңгез дисәң, анысы да бар. Тарихи урыннары турында сөйләп тә торасы юк – адым саен шаккатып йөрерлек. Кыскасы, көзнең соры көннәрен ямьле иткән сәфәр турында бәян итәргә телим.
Тифлис Грузияне башкаласының алтын чагына туры килдек. Кояш челләсе үзәкләргә үтми, паркларда сары, кызыл яфраклар коела, бакчаларда хөрмәләр күзне кызыктырып утыра, мандариннарның тәмлелеге тел йотарлык, анар турында әйтмим дә...
Башта ук әйтеп куйыйм әле: мин әзер турлар белән йөрмим, маршрутны үзем төзергә яратам. Өйрәнеп, укып, һәм, әлбәттә, бәяләре дә тешләми торган итеп. Файдаланган кушымталарым: авиабилетлар өчен – «Авиасейлс», отель табарга – «Островок!», экскурсияләр сайларга – «Спутник8», такси – «Яндекс», җәяүле маршрутлар өчен «MAPS.ME». Кыскасы, бернинди авырлыгы юк. Отельнең иске шәһәр уч төбендә кебек күренеп торганын, иртәнге аш тәкъдим иткәнен сайладык: иртән ботка ашап чыгу ни дисәң дә көн буена җитәрлек энергия дигән сүз дә әле ул. Чөнки ияләшмәгән кешегә грузин тәмләткечләре бик килешмәскә дә мөмкин.
Тифлис (Тбилиси) – бик борынгы һәм колоритлы шәһәр. Уңга карасаң да кызык, сулга да. 3–4 катлы затлы кунакханәләргә терәлеп кенә инде ишелә башлаган хәрабәләр торуы да гаҗәпләндерми. Ул иске йортларның терәү куелган балконнарында ашыкмый гына тәмәке тарткан берәрсен күрсәң дә табигый хәл. Өй каршындагы агачлар арасында өстәлгә домино сугып утырган ирләр дә; яшь кызлар (!), әбиләрнең урам себерүләре дә; мосафир күрсәләр, бакчасыннан виноград-йөзем өзеп бирүче (ай тәмле!), хәтта бер таныш түгел кешесен чәйгә чакырып, гомер буе аралашкан дуслар кебек сөйләшеп утырулары да гадәти кебек. Без хәтта ишегалдында иске «мерседес» һәм «опель» җыйган бер абый белән дә аралаштык. Алар ачык. Казаннан дисәң, «Рубин» футбол командасы турында сүз китә (футбол фанатлары!). Үзем белән юлга чыкканда, куян күчтәнәче – вак чәкчәкләр алырга яратам, алар – чәкчәк, без чурчхела мактыйбыз. Шәһәр үзәгендә борынгы күкерт мунчасы, Тбилисиның атаклы урыны! Үзгә бер әче күкерт исе, Бохара стилендәге мозаикалы мунча күпләрне кызыктыра. Тифлиста булган кеше анда һичшиксез булырга тиеш дисәләр дә, номерның 1 сәгате 100 лари (1 лари – 36 сум), шуңа өстәп, скраб, массаж да алсаң, 5 меңеңне калдырырга әзер булсаң, керәсең инде. Анысы кем әйтмешли, мәҗбүрият түгел, акча янчыгыңа карап.
Мине шаккатырганы – урам тулы этләр йөрү булгандыр. Дворняшкалар түгел, токымлы этләр. Дөрес, алар ветеринар катында булган, барысының да колакларында чиплар. Мөгаен, балалары уйнап туйгач, урамга озатылган җан ияләредер. Туристлар ашата үзләрен, каршыңа килеп күзләрен мөлдерәтеп карау осталары.
Тау башына канат юлы белән дә, фуникулерда да менеп була. Икесен дә сынап карадык, сезгә дә киңәш итәм.
Кахетия Кахетия – данлыклы Әләзән үзәне (Алазанская долина), йөзем бакчалары төбәге. 2–3 сәгать юлга киткәнен исәпләмәсәң, күзләр сөенерлек манзаралар ачылып кына тора. Без барган көн яңгырлы булды. Борчылмадык. Эшкә ашыкмаган кешегә боз яуса да, матурлык күрерлек. Грузиядә бигрәк тә. Тау серпантиннары белән менә торгач, хатын-кызлар монастырена килеп чыктык. Изге Георгий соборы да шунда урнашкан. Андагы туристларны күрсәң! Кытайлар, тайлар аеруча яратып йөри икән. Яңгыр болытларына кул белән кагылып кына, кыя читеннән Әләзән үзәненә күз салабыз. Берни күренми – сөт кебек ак томан шыплап тутырылган.
Хәер, уфтанырга вакыт юк, искитмәле бакчасында да күрер әйберләр байтак. Роза таҗларыннан Пушкинның Бакчасарай фонтанындагы кебек тамчы тама. Грузиягә христиан динен алып килгән изге Нино кабере дә биредә. 14 яшеннән дин юлына баскан, төшендә Мәрьям Ананы күреп, кулында хач формасындагы йөзем тәлгәше белән уянган кыз турында күп сөйлиләр биредә. Грузиянең беренче башкаласы Мцхетада патша булып патшаның Ниноның игелеген күреп, Джвари дип йөртелгән монастырь һәм храм салдыруы могҗиза түгелмени! Ә йөзем биредә культ дәрәҗәсендә. Гомер-гомергә сугышка киткәндә, ирләр кесәләренә йөзем сала, кайда гына җирләнсәләр дә, каберендә йөзем үсеп чыгачак, имеш.
Цинандали Кахетиянең әлеге авылы искитмәле музей – кенәз Александр Чавчавадзе утары белән данлыклы. Бакчасында классик музыка уйнап тора, менә хәзер XIX–XX йөзнең күренекле зыялылары белән күрешермен, томан арасыннан биредә кунакта булган Пушкин, Лермонтов, Дюма, Грибоедовлар килеп чыгар төсле. Атаклы нәсел! Чавчавадзе бабасы кенәз Гарсеван (Давид) бик күренекле грузин сәясәтчесе, хәтта Россия империясе белән төзелгән данлыклы Георгий трактатында да зур роль уйный. 18 ел буе Грузиянең Санкт-Петербургтагы даими вәкаләтле вәкиле булып тора, улы Александр төньяк башкалада туа, аның исем анасы Әби патша үзе, ди.
Нәкъ менә шушы утарның үз вакытында Грузиянең мәдәни үзәге булуы хакында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкиннәр. (Кенәз шәраб заводы ача, хәзер дә шәрабнең авыл исеме белән бәйле Цинандали дигән төре популяр.) Чавчавадзе кызы Нина 18 яшендә Александр Грибоедовка кияүгә чыга һәм... 2 айдан тол кала. Язучы һәм илче ирен Тәһранга җибәрәләр һәм шундагы бәрелешләрдә һәлак була ул. Затлы, укымышлы Нина исә вафатына тиклем кара күлмәген салмый, аңа хәтта «Чёрная вдова» дигән исем дә бирәләр. Әнә музей-утарда ул күлмәк тә авыр елларны искә төшереп тора. Гид сөйли, бу утарда имам Шамилнең дә катнашы бар, ди. Кызына бирнә итеп салдырган Тукай музее бинасын күзаллап, без дә аны беләбез, дип авыз ачам, Дагстан генералының бу утарны басып алып, туздырганын ишетеп ябып та куям. Шулай, кемгә герой, кемгә дошман. Улын әсирлектән чыгарыр өчен имам Шамил утарны басып ала, максатына ирешә.
Тик кенәз нәселенә генә өйләренә кайтырга насыйп булмый – йолым акчасын бирә алсалар да, утарны сатып алырлык мөмкинлекләре җитми. И бу дөнья диярсең... 18 яшендә тол калган, баласын яшьли җирләгән, үзе дә сугышка шәфкать туташы булып китеп, йогышлы чир йоктырудан 45 яшендә үк бакыйлыкка күчкән Нина өчен үзәк өзелеп куя.
Сигнахи Сигнахины мәхәббәт шәһәре дип йөртәләр. Беренчедән, биредә тәүлек дәвамында эшли торган ЗАГС бар, теләсә кайсы илдән килсәң дә, өйләнәм дигән дәрте булганнарга «Әйдә!» дип кенә торалар. Икенчедән, атаклы рәссам Пиросмани яшәгән шәһәр булуы белән дә кызыклы ул. Даһи булуын ул үзе белми дә кала, анысын еллар узгач кына таныйлар. Ә иҗат чорында ул шундый романтик һәм... сәрхуш була. Алла Пугачёваның «Миллион алых роз» җырын кат-кат тыңладык: Пиросмани турында икән ул. Имештер, ул француз актрисасы Маргаритага гашыйк була да, фатирын сатып, мәгъшукасының ишегалдын чәчәкләргә күмә. Бу кыйссаның дәвамы да бар: Маргаританың бу тамашадан күңеле нечкәргән дә өметсез гыйшык иясен табарга кушкан. Рәссам катына барса, ни күрсен: тегесе берәүне дә танымас хәлдә лаякыл исерек, ди...
Сигнахи Соломон Додашвили исемен дә һәйкәл итеп торгызган. Кыскача тарихы болайрак: алдарак телгә алынган Георгий трактаты нигезендә Бөек Ефәк, Хәрби Грузин юллары Россия карамагына күчә, дәүләт теле булып грузин теле түгел, ә рус теле булырга тиеш дигән юллары да була. Совет чорында моны грузиннарның исләренә төшерәләр. Һәм тау халкының катгый ризасызлыгына очрыйлар. Иң кадерле өч нәрсә – туган телең, илең, динең, дип кырт кисәләр. (Хәзергәчә шул фикердә алар!) Додашвили – фәлсәфәче, галим кеше, һәр халыкның үз теле булу, милли үзаңы турында яза, сөйли. Нәтиҗәдә аны гаиләсе белән Кировка сөрәләр, яшәү шартлары авыр булу сәбәпле, ул 35 яше дә тулмаган килеш сөргендә вафат була...
Сталин турында алар сөйләргә, гомумән, яратмый. Сигнахи үзәгендәге диварга, хәтта Сталин геноцидына каршы мемориал һәйкәл дә корып куйганнар. Шунда ук союздаш республика булудан туктаган көнне дә зур итеп язып куйганнар – бәйрәм тек бәйрәм! (Алга китеп булса да әйтим, Казбек тавы янәшәсендәге Гудаури төбәгендә СССР чорындагы Дуслык аркасын шул датага нисбәтле итеп шартлата тау халкы. Вакыт үткәч, Зураб Церетели яңасын корып куя, анысының диварында тарих сурәтләре...)
Казбек О, тауларга гашыйк кешеләр бу тауга, һичшиксез, менәргә тиеш! Юл уңаенда Нарзан чыганагына тукталабыз – ак таулардан челтерәп агып төшкән чишмә (шулай диик) җәрәхәт эзе кебек әфлисун төсендәге сырларга буялган. Чөнки суның составында тимер күп, шуңа инеше дә күгәрек аккан кебек. Авыз итеп карыйбыз, бик тә файдалы дигәч, шешәгә дә тутырасы килә, тик чыганакның файдасы 12 сәгатькә генә ди. Күп эчәр идең, анысы да шикләндерә. Тауларда, гомумән, ашау-эчү белән сак булырга кирәк, 2 шакмак шикәр – тәүлеклек глюкоза нормасы. Боржомида да туйганчы минераль су эчәргә шикләндерде, тәме дә әллә ни кызыктырырлык түгел – кока-кола түгел. Анда текә тау кыясыннан ургып төшкән шарлавык яныннан гына китә алмый интектем – минем медитация шул тирәдә дзынь ноктасын тапты ахры дигән идем. Юк, Казбектагы халәтне берни белән дә аңлатып булмый.
Бу якларда – иң биек нокта ул. «Көяз кәләш» дигән атамасы да бар икән, ярый бу юлы без аның холкына килештек: болытлар таралган, кояш; туңудан түгел – тау башындагы энергетикадан калтырата. Теләк телә дә дога кыл гына! СВОдагы энекәшемә дә, аны көткән әти-әниемә дә, балама, ил-көнгә дә иминлек теләдем. Гомумән, «Тынычлык өчен!» – грузиннарның гел кабатлап йөргән теләге генә түгел, хәтта тосты да икән. Гид сөйли, беренче тост Аллалары өчен, икенчесе Патриарх өчен, өченчесе вакыйга уңаеннан, дүртенче тынычлык өчен, ди. Нарзан суы эчкәндә дә шундый матур тостлар, теләкләр әйтү грузиннарның бер культурасы инде ул.
Вардзия Вардзия таулары да безне кояшы белән каршы алды. Кыядагы мәгарә-шәһәрдә биеклектән сулышлар капса да, тауда әзерлексез йөреп тезгә авырлык килсә дә, сер бирмәдек! Сезгә дә бер киңәш: тауга җыенсагыз, эластик бинт алыгыз – тау бит ул: хафалы да, мәгънәле дә, биек тә, горур да. Вардзиядә исә XII–XIII гасырда монахлар яшәгән һәм... алар бүген дә шунда яшәп ята.
Дөрес, бүгенгеләре инде телефонлы, Интернетлы, ризыклы. Кыя – шәһәрнең су чыганагы да, канализациясе дә булган, хәтта яшерен чыгу юллары төзелгән патшабикә Тамара (царь Тамара дип йөрткәннәр аны) өчен аерым бүлмәләр дә. Элек бу урын стратегик объект саналган: дошман күренсә, кыя өстендәге алагаем зур чаң какканнар – тау халкы үз телен, үз илен саклап калуның кырыкмаса-кырык төрен белгән!
Бу ил гел ниндидер сугышлар белән яшәгән дигән фикер кала. Әле төрекләр басып ала, әле фарсылар бәреп керә. Боржомида борынгы бик күркәм бер йорт каршында озак кына тукталып тордык. 1892 елда Мирза Риза хан салдырган Фирүзә йорт (шулай дип йөртәләр дә). Дөрес, балконы элек асылташлар белән бизәлгән булган, илбасарлар аны талаган, хәзер исә ялтыравык калайлар гына балкып тора.
Рабатта төрекләрдән калган мәчетне күреп сөендек. Хәзер инде ул тарихи бина булып кына калган. Ә Тифлиста гел чиркәүләр генә ахры дип йөри торгач, Ботан бакчасыннан чыкканда мәчет күреп аһ иттек. Шәһәрнең бердәнбер мәчете шул икән. Бүген азәрбайҗан мөселманнары кулында. Имамы белән сөйләшеп алдык, кайдан икәнебезне белгәч, бу мәчетне XIX гасырда Казан татары салдырган димәсенме! Бу татарның холкын аңламассың, Каф тау артына барып та иман йорты төзеп кайтырга мөмкин.
Батуми Ә менә Батуми – нигездә, мөселманнар шәһәре. Аджария төбәгендә грузиннарның күбесе Мөхәммәт өммәтендә икән. 8 сәгать юлны автобуста бардык. (Дөрес, ике шәһәр арасында тиз йөрешле поездлар да йөри.) Иртәдән яңгыр – сибәләп кенә түгел, чиләкләп коя! Автобуста чәй дә тәкъдим итәләр, вай-фай да бар. Кыскасы, Батуми безне тропик яңгыр белән каршы алды. Ә иртән ялтырап кояш чыкты – шаккатмалы. Курорт шәһәр. Совет чоры корылмалары да, заманчалары да җитәрлек. Диңгез ярындагы Алфавит манарасы, Али и Нино һәйкәленә минем артык исем китмәсә дә, үзләре бик горурлана. Аңлашыла да: үз имляларын саклап калу уен-муен эшмени! Мөселман егете Алиның христиан кызы Нинага бәхетсез мәхәббәте дә олы гыйбрәт.
Батумига баруның сәбәбе шул – совет чорында, әле бабайны репрессияләп, атып үтергәч тә, нәсел дөньяның әллә кай почмакларына тарала безнең. Батумида шул нәселнең балалары гомер итеп ята. Авыл тарихын язмасам, бу хакта бәлки белми дә калган булыр идем. Бардык, күрештек, тагын бер китап язарлык гыйбрәт җыеп кайттык. Монысы инде бу язмага гына сыймас.
Гөлүсә Закирова
Комментарийлар