16+

Ял итү урынына суд юлында йөрергә туры килмәсен

Ял итү өчен турны броньлаштырганда мошенниклар ятьмәсенә килеп эләгү бик җиңел.

Ял итү урынына суд юлында йөрергә туры килмәсен

Ял итү өчен турны броньлаштырганда мошенниклар ятьмәсенә килеп эләгү бик җиңел.

Туристлык өлкәсендә мошенниклык очраклары ешайды, сәяхәт итәргә хыялланучылар алдар компанияләргә ышанып, акчасыз да, көтелгән ялсыз да кала. Мошенникларны ничек танырга һәм турны кайда броньларга соң?

 

Җылы якларга барып ял итәргә хыялланган турист интернетта бик арзан бәядән генә путевка сатылуын күрә. Моңа күзе кыза, чөнки түбән бәядән генә. Килешерсез, бу һәркемне дә җәлеп итә. Ә менә нәкъ шушы факт, киресенчә, сагайтырга тиеш. Кармакның бер кызыктыргыч өлеше, арзан гына бәягә бик күп хезмәтләр тәкъдим ителә. Мондый компанияләр белән эш итмәү яхшырак. Кагыйдә буларак, мондый тәкъдимнәр интернет аша җәлеп итү өчен генә куела. 

Мошенниклар тарафыннан ачылган туристик оешманың тагын бер билгесе - хезмәтләр өчен түләү ысулы. Алар һәрвакыт физик затның банк картасына күчерүне генә тәкъдим итә. Бу катгый тыела. Түләү бары тик килешү буенча һәм бары тик турагентлыкның исәп-хисап счетына гына күчерелергә тиеш. Югыйсә, туристлар үз акчалары белән саубуллашачак.

Оештырылган туризм "туроператор − турагентлык" схемасы буенча төзелә. Туроператор-ул туристлык продуктын формалаштыручы һәм аны турагентлыкка тапшыручы. Турагентлык-ул турист әлеге продукт артыннан килә торган урын. Менә бу иң ышанычлы һәм дөрес юл. Турагентлыкка килүдән дә җиңелрәк нәрсә юк. Чөнки профессионаллар эшли торган турагентлыкка мөрәҗәгать итү куркынычсызрак. Сүз уңаеннан, турагентлыклар реестры бар, анда теге яки бу агентлык чынлыкта теркәлгәнме яки юкмы икәнен тикшерергә мөмкин.

 

Юрист Марат Гайнуллин әзерләде.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading