16+

Яңартылган «Гаилә ипотекасы» буенча фатирны кемнәр һәм нинди шартларда алачак?

8 процент ставкалы “Ташламалы ипотека” програмамсы тәмамланды. Ә «Гаилә ипотекасы» программасына үзгәрешләр кертелде.

Яңартылган «Гаилә ипотекасы» буенча фатирны кемнәр һәм нинди шартларда алачак?

8 процент ставкалы “Ташламалы ипотека” програмамсы тәмамланды. Ә «Гаилә ипотекасы» программасына үзгәрешләр кертелде.

Ипотека шартлары үзгәрде
8 процент ставкалы “Ташламалы ипотека” програмамсы тәмамланды. Ә "Гаилә ипотекасы" программасына үзгәрешләр кертелде. Хәзер 6 процентлы ставка алты яшькә кадәрге балалары булган, шулай ук мөмкинлекләре чикле балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләргә генә мөмкин булачак. Шулай ук субсидияләнгән ставка аерым төбәкләргә дә кагыла, әмма Татарстанга түгел. 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге ике баласы булган гаиләләр өчен программа төзелеш күләме азрак булган 35 төбәктә генә эшләячәк. Анда да яшәүчеләр саны 50 меңгә кадәр булган кече шәһәрләрдә. 

Ташламалы дәүләт программасы 2030 елга кадәр гамәлдә. Программа буенча беренчел кертем үзгәрешсез калды – фатир бәясенең 20 проценты. Кредитларының максималь суммасы Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе өчен 12 миллион сум тәшкил итә, башка төбәкләрдә – 6 миллион сумга кадәр. Хәзер бер генә торак кредиты рәсмиләштерергә мөмкин – элек бирелгән ташламалы ипотека кредитлары исәпкә алына.
2024 елга "Гаилә ипотекасы" программасына бюджеттан 223,8 миллиард сум каралган.

Арзанлы кредит юк
Югарыда атап үткән шартларга туры килмәгән гаиләләргә нишләргә? Ташламалы программалар булмагач, фатирны базар ставкалары буенча алырга туры киләчәк. “РФ ДОМ” мәгълүматларына караганда, июнь ахырына, ташламалы программалардан тыш, яңа төзелешләргә уртача ипотека ставкасы 18,32 процент тәшкил иткән. Ягъни ипотека түләве ташламалы ипотека белән чагыштырганда – ике (ташламалы 8 проценттан базардагы 18 процентка кадәр) һәм 6 процентлы “Гаилә ипотекасы” белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк булачак. Икенчел базарда ипотеканы мондый процент белән нигездә иске фатирны яңа торакка алыштырып сатып алучылар (элеккеге һәм булачак фатир арасындагы бәяләрдәге аермага) алган. Ташламалы ипотека булмаганда, фатирга айлык түләү Мәскәүдә уртача 200 мең һәм төбәкләрдә 80 мең сумга кадәр арта. Мондый кредитны хуплау өчен хезмәт хакы бер ярым-ике тапкыр күбрәк булырга тиеш.

Диагноз куелган
Сбербанк башлыгы Герман Греф фикеренчә, “Ташламалы программа” тәмамланганнан соң, ипотека базары берничә ел “авырып” алачак.
– Массакүләм ташламалы ипотека программасыннан соң базар "берничә ел авырыячак", ә аннары нормаль хәлгә киләчәк. Бөтенебез бергә авыраячакбыз, – дип яза “Ведомости” Герман Грефның Россия Банкының финанс конгрессы барышында әйткән сүзләрен китереп. Аның сүзләренчә, торак алу мөмкинлеге кимүен дәвам итәчәк, моннан девелоперларга да, банкларга да авыр булачак. 

Шул ук вакытта ташламалы ипотека программалары торак бәяләренең күтәрелүенә дә китерде. Моны Герман Греф та билгеләп үткән. Массакүләм ташламалы ипотека белән әлеге тәҗрибә мондый программаларның һәрвакытта да нәтиҗәле булмавын күрсәтте, дигән Греф. Ул гамәлдә булганда торак алу мөмкинлеге якынча 10 процентка кимегән, ә бу субсидияләрдә девелоперлар гына акча эшли алган.

Фатир алучылар кимиячәк
Татарстан риелторлары гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев әйтүенчә, ипотека программасындагы яңа шартлар фатир алырга теләүчеләрнең саны берсүзсез кимиячәк, ә менә бәяләр төшәр дип өметләнергә кирәкми. 
– Төзүчеләр бәяне болай гына төшерә алмый, чөнки алар аны кредитка төзи. Минемчә, фатир хаклары шулай ук кала, әмма ниндидер акция, ташламалар тәкъдим итәчәкләр, – ди ул.  
“Ташламалы ипотека” программасы эшли башлаганнан соң, икенчел торактагы фатирларның бәяләре дә артты. Аны 17-28 процент ставкалы ипотека белән алырга атлыгып торучылар юк. 
– Ул секторда күптән “тынлык” инде. Аңа ихтыяҗ бик нык кимеде. Бәясенә килгәндә, әз генә төшә. Реаль сатып алу барышында берәр ел элек фатир бәясен 50-100 меңгә киметсәләр, хәзер 300-400 мең сумга кадәр төшерәләр, – ди әңгәмәдәшем.

“Лефарт” күчемсез милек агентлыгына нигез салучы, Татарстан риелторлары гильдиясе әгъзасы Ләйсән Гыйлаҗиева фикеренчә дә, бәяләр төшәр кебек түгел. 
– Йорт төзүче компанияләр үзләре берәр акция уйлап чыгарсалар гына. Яңа шартларның торак базарына йогынтысы нинди булачагын әйтергә әле иртәрәк, – ди ул.   

“Гаилә ипотекасы” эшли башлаганнан бирле аның ярдәмендә 1,1 миллон гаилә торак шартларын яхшырткан. 

“Ташламалы ипотека” программасын эшләтеп җибәргәннән бирле яңа йортлардагы фатирларга 1,5 миллион кредит бирелгән, кредитның уртача күләме – 3,8 миллион сум.

“РФ ДОМ” исәпләүләре буенча, 2024 елның июнь аена кертеп, "Ташламалы ипотека" программасы буенча якынча 84 миллион квадрат метр торак сатып алынган. Ташламалы ипотека кредитлары саны һәм күләме буенча беренче унлыкка Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Төмән өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Татарстан Республикасы, Новосибирск өлкәсе, Ленинград өлкәсе һәм Ростов өлкәсе кергән.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading