16+

Янгын сүндерүчегә “тыныч йокы” теләмәгез. 30 апрель – янгын сүндерүчеләр көне билгеләп үтелә

“Бурдан кала, уттан калмый”, – дип юкка әйтмәгәннәр.

Янгын сүндерүчегә “тыныч йокы” теләмәгез. 30 апрель – янгын сүндерүчеләр көне билгеләп үтелә

“Бурдан кала, уттан калмый”, – дип юкка әйтмәгәннәр.

Узган атнада гына да республика буенча 60 янгын очрагы теркәлгән, ике кеше һәлак булган. Янгын сүндерүчеләр – кеше гомере өчен көрәштә, авыр хезмәттә эшли. Бу һөнәр ияләрен бәйрәм белән котлап, янгын сүндерүчеләр турында кызыклы фактлар тупладык. 

Илдар Исламов – Казанның өченче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлегенең каравыл командиры ярдәмчесе. Армия сафларында хәрби янгын сүндерүчеләр командасында хезмәт иткән. Хәрби хезмәтне тәмамлагач, янгын сүндерүче һөнәрен дәвам итәргә булган. Илдарның бабасы да янгын сүндерүче булып эшләгән.

Илдар Исламов

Янгын булмаганда янгын сүндерүче нишли?
– Иртән эшкә килгәч, каравылны кабул итәбез. Барлык җиһазларны, машиналарны тикшерәбез. Аннан дәресләр башлана: куркынычсызлык кагыйдәләре, физик әзерлек һәм башкалар. Үзебезнең белемнәрне һәрвакыт яңартып торабыз. Алдан төзелгән көн тәртибе бар, шуңа күрә буш вакыт күп дип әйтмәс идем. 

Янгын сүндерүче “прическасы”
– Янгын сүндерүчеләр физик яктан көчле булырга тиеш. Безнең хезмәттә кагыйдәләр армиягә охшаш. Әйтик, озын чәч белән йөрергә ярамый, чөнки ул эш вакытында комачаулый ала. Чәч кыска итеп киселгән, өс-баш пөхтә булырга тиеш. Элегрәк һәр янгын сүнедерүче озын сакал йөрткән. Сулыш системасын саклаучы махсус җиһазлар булмаганда, янгын сүндерүчеләр ут эченә кергәндә борынын сакал белән каплаган. Гомумән, безнең эштә төгәллек тә мөһим. Янгын турында хәбәрне алгач, без 26 секундта киенеп бетергә тиеш. 

Эшнең иң кыен мизгелләре
– Эшкә урнашкач, стажировка вакыты кыен. Уттан курку хисен җиңү авыр. Киеренке мизгелләрне күргәч тә, йөрәккә шом керә. Әмма адәм баласы һәрнәрсәгә күнегә. Утка да күнегәсең, курыкмый башлыйсың. Хәзер инде утка ияләштем дип әйтә алам. Беренче ел гына эшләмим бит. Ут эчендә йөргәндә кызуга да түзәргә кирәк. Үзеңне һәр көн мунча кергән шикелле итеп тоя башлыйсың. Мунчадан да кызурак әле. Утка кергәндә гаиләмне искә төшерәм. Тормыш иптәшем, өч кызымны. Эшкә китәр алдыннан кызларымны үбеп чыгып китәм. “Иртәгәгә кадәр”, – дип әйтеп китәм. Сменадан кайта алмауны уйлыйсы килми. Янган кешене күргәч, күңелгә авыр. Без нинди хәлдә булсак та, кешене алып чыгарга тырышабыз. Әмма бөтен кешене дә коткарып булмый, кызганыч. Ут эченә төркем белән керәбез. Төтен эченә кергәндә кислород балоннарында булган һаваны сулыйбыз. Манометрда күпме һава калганы күренеп тора. Кайвакыт һава килми, шуңа иптәшеңнең балонына кушылырга туры килә. Димәк, һава ике тапкыр тизрәк сарыф ителә. Җиһаз сигнал биргәч, кире чыгу юлын карарга кирәк. Утта яну – куркыныч. Янгын сүндерүченең дә гаиләсе бар, шуңа күрә һава бетүен күреп тә, алга бару дөрес түгел. Ишекне кисеп тә керәбез. Балконнан, тәрәзәдән дә керә алабыз. Һәр янгыннан соң, станциягә кайткач, үзебезнең эшкә анализ ясыйбыз. Нәтиҗәлерәк эшләү юлларын эзлибез.

Янгын сүндерүчеләрнең ырым-шырымнары
– Бер Аллаһка ышанырга кирәк инде. Мин утка кергәндә дә: “Аллаһка тапшырдык”, – дип әйтәм. Ләкин элек-электән килгән ырым-шырымнар да бар. Яңа хәрби кием алгач, егетләр: “Моны су белән коендырырга кирәк”, - диләр. Киемне су белән коендырмасаң, бер-бер хәл була. Яңа аяк киемеме, әллә бияләй булса да, коендыралар. Янгын сүндерүчеләр 20 ел хезмәт иткәч, лаеклы ялга чыга. Пенсиягә озату йоласы да бар. Машиналарны чыгарып, суга тоташтырып, лаеклы ялга китүчене су белән коендырабыз. Ул инде хәрби киемнән була. Тагын бер ырым бар: янгын сүндерүчегә “тыныч йокы” теләмә. Тыныч йокы теләсәң, ашыгыч чакыру чыгарга, зур яңгын булырга мөмкин. 

Сәер чакырулар бармы?
– Кайвакыт кешеләрнең игътибарсызлыгы сәер очраклар тудыра. Подъездга төтен таралган, ис тә бар. Әмма фатирда берни янмый. Без, әлбәттә, чакыру булгач, килеп җиттек. Фатирда яшәүче кыз юынырга кереп киткән булган. “Макарон пешә торсын”, – дип аны утта калдырган. Кәстрүлдә су бетеп, макароннар янган. “5 минутка гына бүленәм”, – дисәгез дә, утта берни калдырмагыз. Без киләбез, ләкин һәркемгә сакланырга кирәк. Кер юуу машинасын да уттан алырга онытмагыз. Хәзер җайлы: аны ярты сәгатькә куялар да чыгып китәләр. Бер егет кер юу машинасын тутырып куйган да, кибеткә киткән. Кайтып керсә, бөтен аш-бүлмәсе дөрләп яна, без янгын сүндерәбез. Өйдән чыгып киткәндә электр җиһазларын сүндереп йөрегез, зинһар. Мондый чакырулар хәзер дә еш килеп тора. 

Ни өчен янгын сүндерү машинасы сусыз килә?
– Андый хәлгә калырга язмасын. Аллаһка шөкер, сусыз йөргән юк. 7-8 тонна, 3 тонна 200 литр су сыйдырышлы машиналар бар. Секунд эчендә 7-10 литр су сибелә, шуңа күрә алып килгән су тиз сарыф ителә. Без янгынга барганда ук, су чыганакларын эзлибез. Шәһәр буенча гидрантлар урнаштырылган, аларның төгәл урыннары бар. Ә авылда янгын сүндерү кыенрак. Янгынны сүндерү өчен күпме су кирәк буласын алдан белеп булмый. Янгын урынына барганда шәһәрдә бөкеләр кыенлык тудыра. Кешеләр янгын сүндерү машинасы сигналларын ишеткәч, читкә китеп, юлны бушатсын иде. Без аларны болай гына кулланмыйбыз. Димәк, каядыр янгын, кешеләргә ярдәмгә мохтаҗ. 

Сез үзегезне герой итеп хис итәсезме?
– Эштә булган хәлләрне эштә генә сөйләшәбез. Өйгә кайткач, мин – ир, әти. “Мин – герой”, – дип кенә тормыш бармый. Кеше гомерен саклап калган очраклар бар, әлбәттә. Хәтта янгын белән бәйле булмаган очраклар да була. Әйтик, үз-үзенә кул салырга теләүчеләр. Андый вакытта психолог та булырга кирәк. “Үзеңнең проблемаларыңны безгә сөйлә, бәлки, ярдәм итә алырбыз”, – дип, кешенең зарларын тыңлап, яшәүнең никадәр кыйммәтле булын аңлатырга тырышабыз. Яшүсмерләрнең әти-әниләренә бик игътибарлы булырга киңәш итәм. Бу яшьтә аларга аеруча таяныч, терәк булырдай кешеләр кирәк. 
 

Гаиләсе белән

Янгынның куркынычы ягыннан 5 дәрәҗәсе бар. 1нче номерлы янгында – 2 (янгын зуррак булса – 4); 2нче номерлыда – 8; 3нче номерлыда – 10; 4нче номерлыда – 14; 5нче номерлыда – 18 машина эшкә җигелә. 

Иҗатта да. янгын сүндергәндә дә бергә


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading