Буада фура шартлый: берсен янгын көйдерә, икенчесе дөрләп яна-яна коега сикерә. Өченчесе хастаханәдә, тәне 60 процент пешеп, операция көтә.
22 сентябрь көнне кичкә каршы Буа өстендә күтәрелгән кара төтен алдыннан җир тетрәгәндәй шартлау ишетелгәч, шул тирәдә яшәүчеләр сискәнеп китә. Әллә... Сизенүләр юкка булмый. Таһир Хәлфетдиновның әти-әнисе йорты каршында дөрләп янган фураның өч кеше гомеренә зыян салганлыгын белгәч, җирләр убылып киткәндәй итә: нәрсәгә барып ябышырга, ничекләр итеп ярдәм итәргә дә белмиләр.
Утлы ялкын килеп ябырыла
Күкләргә кадәр менеп җитә язган кара төтен ике гаиләгә гомерләренә җитәрлек олы кайгы китерә: 33 яшьлек Таһир Хәлфетдинов белән 32 яшьлек Фәнил Сабитовка каты шартлау аша утлы ялкын килеп ябырыла. Әйтүләренчә, Таһир арттарак басып торгангамы, гәүдәсен тоташ ялкын урап алса да, читкәрәк йөгерергә өлгерә. Дөрләп янган көйгә арт бакчаларындагы коега сикерә. Ә менә Фәнилнең исән калу мөмкинлеге булмый. Аны шунда ук көйдереп үк бетерә.
Кайгыларын уртаклашырга теләп, җирлеккә шалтыраттык. Мәрхүм Фәнил Сабитовның ике бала белән тол калган хатыны Ләйсән белән сөйләштек.
- Әле мин Фәнилнең юклыгына һаман да ышанып бетә алмыйм. Кайтыр кебек. Акылым да аңлый югыйсә... Әле кичә телефон шалтырагач, 3 яшьлек олы улым Айнур килде дә, әти шалтыратамы ул, ди. Болай да күз яшемне күрсәтмәскә тырышам, тыелып кала алмадым, ике баламны кочаклап, үкси-үкси еладым. Икенче балабызга әтисен җирләгән көнне 9 ай булды... Фәнил чын ир иде ул, без аңа ышыкланып яшәдек. Өйләнешкәч тә башта вакытлыча фатирда яшәп тордык, аннары бер бүлмәле фатирны ипотекага алдык. Анысын да түләп бетерергә күп калмаган иде. Фәнил бик тырыш кеше иде бит ул мәрхүм, авыл йортында яшисе килгәндә, йорт салырга тотынды. 30 яшенә җиткәндә аны да эшләп чыкты. Күченгәнебезгә ике елдыр. Бик бәхетле яшәдек без, - ди Ләйсән.

"Фәнил кая?" - диләр...
Соңгы күрешүләрен сорадым. Ул көнне Ләйсән икенче баласы авыртып торганга, аны хастаханәгә алып бара. Капка төбенә чыккач, ире белән соңгы мәртәбә сөйләшә.
- Фәнил эшеннән бирелгән Нива машинасы белән йөри иде, минем үз машинам бар. Бала белән мине машинага утырышты әле, баланың саклык каешларын да үзе эләктереп куйды. Фәнил янгын сүндерүче булып эшләсә дә, ялында үзенең КамАЗ машинасы белән чөгендер ташыды. Кырда бит чөгендер төяргә дә чират. Әле генә шалтыраттылар, минем машина чираты җиткән дип, безнең белән саубуллашты да китеп барды. Шул чагында арткы көзгедән аның аркасына карадым да миңа никтер сагышлы, күңелсез, җаныма салкын булып китте... Көндез берничә тапкыр языштык. Баланың хәлен сорашты. Барысы да яхшы булачак, тернәкләнәчәк дип юатты мине. Урамга чыгып керегез, диде. Урамга һава суларга чыккач, аңа баланы фотографиягә төшереп җибәрдем. Кичкә таба баланы йоклатырга яткырдым. Үзем дә йокымсырап киткәнмен. Бала йоклатканда телефонның тавышын басып куям мин.
Кичке сәгать алты тулып, җиденче ун минутлар киткәч уянып, телефонны кулыма алсам, кем генә шалтыратмаган. Шалтырый да, шалтырый телефон. Алсам, Фәнил кая диләр. Эштә, кырда, чөгендердә, дим. Аның телефоны сүнгән дигәч тә, соң кырда тотмыйдыр дидем. Анда бик каты шартлау булган, Фәнилне шунда дип әйтәләр, диләр. Ышанмадым. Үз күзләрем белән күрмичә ышанмыйм, мәйтәм. Тагын шалтыратып шул сүзне әйттеләр. Шикләнә калдым. Кабат шалтырау, Фәнил өйдәме диләр. Кырда түгел ул, фура шартлаган, ул да анда булган дигән сүзне кабаттан ишеткәч, реанимациядәме, дип сүзен бүлдем. Юк инде ул, дигәч, тукта мәйтәм, үзем барып күрим әле. Ашыга-ашыга баланы җыендырып, кайнанамнарга барырга чыкканда, аны да алып, бергә барырбыз дигән идем, Фәнилнең җитәкчесе килә. Кая барасың, утырма әле үзең рульгә, ди. Ул рульгә утырды, кайнанамнарга барып керсәм, әни кычкыра-кычкыра елый. Айнурым аларда иде, ул елап, тәмам куркып беткән. Мин әнине юатам, әни мине тынычландырмакчы... Ничекләр акылдан шашмадык икән без. Шул арада "Ашыгыч ярдәм" хезмәте килеп керде. Миңа укол ясамакчылар, мәйтәм мин бала имезәм. Шулай дисәм дә, уколны ясадылар, - ди әңгәмәдәшем.
Менә шушы мәлдә ул Фәнилнең җитәкчесенә бер сорау бирә. Дөресен сөйләгез, авыр булса да, күтәргесез хәсрәт килсә дә, аның чын дөресен беләсе килә.
"Яна-яна коега сикергән"
- Фәнилнең фурасы бар иде. Кайнанам, Фәнилнең фура алырга йөргәнен белгәч тә, каршы килде. Кайчан карама, шул фуралар авариягә очрый дип сөйлиләр телевизорда, КамАЗың бар бит инде, дип каршы килде. Фәнилнең яшәп каласы килде, ашыга-ашыга тормыш көтте. Безнең әле мунчабыз да, коймаларыбыз да, сарай белән гаражыбыз да юк иде, ике атна элек яңгыр сибәләп торганга сарай белән гаражны тоташ итеп салыр өчен нигезен өяргә кереште. Яңгыр астында эшләмә, салкын тидерерсең, өйгә кер, дип тә әйтеп карадым, тыламады, - ди Ләйсән. - Менә шул фурасы ватылган да, Фәнил аны дустының автосервисына ремонтка илткән. Таһир белән бергә бер сменада эшлиләр иде. Ни булгандыр, белмим...
- Халык телендә эретеп ябыштыру җайланмасы алып чыгып эшли башлаганнар, шуның нәтиҗәсендә бензин багы шартлаган дип сөйлиләр, дөресме шул сүз?
- Әйтә алмыйм, мин чын дөресен белмим дә. Аңлатып та күрсәтмәделәр. Таһир Фәнил артындарак басып торган, шуңа да ул бөтен җирен ялкын чорнап алгач, яна-яна бакчаларындагы коега сикергән. Әнисе күреп калган. Ул шулай үз-үзен сүндергән. "Әнием, коедан ал мине, зинһар", - дип кычкырган ул. Әнисе, белмим, ничекләр итеп алгандыр аны коедан, әмма коткарган. Нишләп Фәнил дә ТаҺир кебек читкә йөгермәгән дидем әле мин. Өлгермәгән. Шартлау куәте шундый тизлектә булган ки, Фәнил хәтта суларга да өлгермәгән, аны үзенә суырып алып, яндырып та ташлаган... Гәүдәсен безгә күрсәтмәделәр. Хәтта хушлашырга да йөзен ачмадылар. Карарлык җире юк диделәр. Таһирны шул көнне әле хастаханәгә илттеләр. Аны коедан әнисе чыгарган. Анда да әле Фәнил нихәл дип сораган. "Ашыгыч ярдәм" машинасында да Фәнил исәнме ди икән. Хастаханәдә дә Фәнилне күрмәгәч, ул кая соң дип аптыраган. Аның үлгәнен әйтмәгәннәр. Таһирның тәне 90 процент пешкән, ул үлемгә каршы тора алмады... Аны 23 сентябрь көнне җирләдек. Таһирны соңгы юлга озатырга баргач, урамнарына күзем төште, йортлары олы юлдан ерак түгел, шул җир кап-кара... Фәнилнең Нивасы да басып тора иде әле шунда. Фура янган инде. Без 24 сентябрь көнне генә җирли алдык. Әтисе Себердә эштә иде, кайтканын көттек.
- Әле бит зыян күргән өченче кеше дә бар диләр.
- Әйе, ул машинасы ватылып, әллә глушителен эретеп ябыштырыга килгән диделәр, гозерен дә әйтергә өлгермәгән, бичара. Бик уңайсыз чакка килеп юлыккан ул, үзе дә белмичә. Ялкын аңа да ябырылган. Хастахәнәгә ул үз аяклары белән барган анысы, башта тән өслеге 30 процент пешкән дисәләр дә, Буадан Казан хастаханәсенә китерелгәч, пешү дәрәҗәсен 60 процент дигәннәр. Аңа хәзер тән тиресен күчереп утырту буенча да, күп санлы операцияләр кирәк булачак, - ди Ләйсән.
Көннән көн ныграк авыр...
Таһир Хәлфетдиновның хатыны Алия белән дә сөйләштек. Ике гаилә исән чагында бик дус-тату яшәгәннәр. Кызганыч, аларны инде уртак кайгы да берләштергән.
- Ул көнне без 2,5 яшьлек Аиша кызыбызны иртән бергә йокыдан уяттык. Гел шулай бергә уята, киендерә идек без аны. Аннары ул Аиша белән юынырга кереп китте, бергәләп кофе эчтек. Бик бәхетле яшәдек без. Аннары эшкә чыгып китте. Көндез дә берничә тапкыр хәбәрләштек. Утлы төтен күтәрелгәнен үзем дә күрдем тәрәзәдән. Таһир бит йорт салып керде, 4 ел элек кенә күчендек. Әниләрдән аерым яши идек. Берзаман кайнанам шалтырата. Таһир яна, "Ашыгыч ярдәм" чакырт, ди. Алар килеп җиткәнче ун минутлар чамасы әни янында йөргән бит әле ул. Табибларга да әрнүем бар. Пешкән урынга сиптерергә препаратлары да юк иде, даруханәдән үзем барып алдым. Казанга җибәрмәделәр бит. Ул таң белән китеп барган диделәр, ә безгә иртән генә әйттеләр. Нишлисең, хәзер хаклык даулап йөрүдән эш узган, кире кайтарып булмый... Таһирның машинасын әтисе алып торган иде. Урамда кичә шул машинаны Аиша күреп алды да, әнә бит әтика дип, кычкырып еларга да тотынды. Көтеп алган, яратып үстергән кызыбыз әтисез, мин терәксез калдым. Аишага булыр дип фатир да алган идек, ипотекага әлбәттә, шуның бурычы да бар.. Ничекләр яшәргә дим үзем-үземә. Тормыш бара инде, тукталмый диләр дә, кайгысы көннән-көн ныграк авырая, - ди Ләйсән.

Таһирны бик тырыш егет иде дип искә ала дуслары. Ике эштә эшләгән, тормыш өчен янып яшәгән, юкны бар итәргә тырышкан... Нишлисең, әҗәленә язганы менә шушы булган күрәсең..
Алиянең дә, Ләйсәннең дә бурычлары хәттин ашкан. Язмыш сынавын кичәргә без дә ярдәм итсәк иде аларга. Ләйсән - 89377703578 (сбербанк), Алия - 89520409228 (сбербанк)
Комментарийлар