16+

Ярымфабрикатлар: өйдә әзерләгәне тәмлерәк, әмма әзерләргә вакыт юк

Ярымфабрикатлар белән даими тукланып буламы?

Ярымфабрикатлар: өйдә әзерләгәне тәмлерәк, әмма әзерләргә вакыт юк

Ярымфабрикатлар белән даими тукланып буламы?

Сыйфатсыз товар алган очракта, кибеткә яки сатучыга мөрәҗәгать итеп, яңа товарга алмаштырырга яки акчасын кире кайтарырга була, ә менә өй шартларында әзерләнгәннәрен нишләтергә?!

«Ветеринария һәм тормыш» журналы хәбәр итүенчә, бер ел эчендә Россиядә ит ярымфабрикатларын сату сизелерлек арткан. 2023 елның мартыннан 2024 елның мартына кадәр ярымфабрикатларны сату натураль рәвештә 19,1 процентка һәм акчалата чагылышта 26 процентка арткан. Шул ук чорда 2022-2023 елларда сату үсеше темплары дүрт тапкырга түбәнрәк булган. Минимаркетларда ярымфабрикатлар сату өчтән бер өлешкә, уртача киң ассортименты булган кибетләрдә — 27 процентка, супермаркетларда — 23 процентка, гипермаркетларда — 19 процентка үскән. Иттән ясалган ярымфабрикатлар категориясендә 23,3 процент шашлыкка туры килә. Бер ел эчендә куллану кәрзинендәге аның өлеше 1 процентка, ә сатулар 31,7 процентка арткан. Тавык канатларына, стейкларга ихтыяҗ 1,5 тапкырга диярлек үскән.

Ярымфабрикатлар белән даими тукланып буламы?
Көне буе баштанаяк эшкә чумган хатын-кыз кичке бишләрдә кичке ашка нәрсә әзерләргә соң дип баш вата башлый. Әле бит өйдәгеләре дә көязләнә, һич кенә дә ярап булмый. Гаилә башлыгы үзең баскан токмачтан пешерелгән аш сораса, балаларның берсе – макарон, икенчесе пилмән сорый. Ә озын-озак бөкеләрдә утырып, көч-хәл белән кайтып егылган хатын-кызның бер-ике сәгате плитә янында басып уза. Әнә шуңа кайбер танышларым җиңел юл уйлап тапкан – кибеткә йөгереп кереп, җылытып алырга мөмкин булган продукт, ягъни ярымфабрикат сатып ала икән. Кайберләре моңа шул чаклы күнегеп беткән ки, атнаның биш көнендә дә шуларны куллана. Ә ял көннәрендә авылга әниләренә, йә булмаса, кунакка ашыга. Тик менә бу ризык хатын-кызларның, кайбер очракларда буйдак ир-атлар өчен сәламәтлеккә зыян китермиме? Ярымфабрикатлар белән даими тукланып буламы?

Иртәнге аш, төшке аш һәм кичке аш — барысы да суыткычтан
Алда әйтеп китүемчә, еш кына эре шәһәрләрдә яшәүчеләр эштән кайтыр өчен генә юлга күпме сәгать сарыф итә, шуңа күрә плитә янында озак торырга көче дә, вакыты да юк. Ә, мәсәлән, фабрикада әзерлеккә җиткерелгән яшелчә һәм котлетларны кыздыруга 15 минуттан артык вакыт китми. Аннан соң әлеге продукция шул чаклы популярлашты ки, һәр йортта (биредә Казан күздә тотыла) үз оста куллары, пешекчеләре бар. Әйтик, ватс апп чатлардагы аш-су төркемнәрендә алар рәхәтләнеп үз продукциясен: кәтлит, пилмән, голубцы, манты тәкъдим итәләр. Алучылары да табылып тора, күрәсең. Игълан куелып бераз вакыт үткәннән соң, бронь куелды дип тә язалар. 

Авылныкылар шәһәр халкын ялкау дияргә ашыкмасын, инде салага да килеп җиткән ул ярымфабрикатлар. Район үзәгендә яшәүче бер танышым әнә шул әзер продукция иң кирәк вакытта, әйтик, кинәт кенә кунаклар килеп төшкән чакта ярдәмгә киләләр, ди. Әлбәттә, шик-шөбһә дә бар: ярымфабрикатның төгәл составын тикшерү авыр, хәтта мөмкин дә түгел –этикетка юк, анда нинди ит кушылганын аңлау да кыен, тоз артык күп түгелме? Үзебезнең гаилә белән булган очрак искә төште. Командировкада булу сәбәпле, эштән бик соң кайтырга туры килде. Ватс аптагы “Өй ризыклары” дигән төркемне карый башладым. Әһә, күрше йортта яшәүче бер ханым пилмән, мантылар сата икән. Сатучы белән элемтәгә кереп, күркә ите кушып ясалган бер кило пилмән (450 сумнан), бер кило кәтлит (470 сумнан) алдым. Кыскасы, ризыктан өстен булып булмый, әмма балаларга ошамады ул кемдер әзерләгән ризык. “Әни, син әзерләгәне күпкә тәмлерәк. Башка алма, яме”, дип таралышты алар өстәл яныннан.

Иң куркыныч хәлләргә китерүе ихтимал
Роспотребнадзор белгечләре ярымфабрикат сатып алганда ризык кабының эченә генә түгел, тышына да игътибар итәргә киңәш итә. Шул хакта идарәнең ашау гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге начальнигы Назилә Хуҗиәхмәтова фикерен дә тыңладык. 

– Ярымфабрикатларны сайлаганда нинди киңәшләрне үтәргә тәкъдим итәсез?
– Продуктның тышкы кыяфәтенә игътибар итегез: кап бербөтен, герметик һәм тышкы яктан ертылмаган, деформацияләнмәгән булырга тиеш.
Ярымфабрикат формасы традицион продукт төренә туры килергә, кабат туңдыру, җилләтү эзе, шулай ук аның өстендә боз катламы булырга тиеш түгел. Этикетканы өйрәнегез – ул аңлаешлы телдә (гадәттә, рус телендә) булырга тиеш. Ярымфабрикатларны саклау шартларына (суыткыч булуга) игътибар итегез. Иттән ясалган ярымфабрикатлар махсус саклау шартларын таләп итә, шуңа күрә аларны суыткыч җиһазлары булган, шул исәптән түбән температуралы кибетләрдә генә сатып алырга кирәк. Шулай ук сәүдә ноктасының чисталыгына игътибар итегез (хезмәткәрләрнең шәхси гигиенасын үтәү өчен шартлар булу). Продуктларны санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында (тиешсез урында куелган базарлар, юллар буенда) очраклы сатучылардан сатып алмагыз. Сайланган продукциянең яхшы сыйфатлы булуына һәм куркынычсызлыгына теләсә нинди шик туганда, әлеге товарны сатып алудан тыелырга кирәк.
– Хәзерге вакытта күп кенә йорт чатларында, хәтта авылда да, өй кулинарлары, аларның салатлары, тортлары, пилмәннәре һ.б. популярлык казана. Бу очракта нишләргә, аларга ышанырга кирәкме?
– Халыкка сату өчен азык-төлек продукциясен җитештерү бары тик җитештерү биналарында гына рөхсәт ителә. Азык-төлек производстволары өчен биналарга, персоналга, чималга һәм продукциягә аерым таләпләр куела.
Өй шартларында ярымфабрикатлар ясаганда без җитештерүченең аерым суыткыч, аерым өстәл һәм юыну ваннасы кебек шартлары бармы икәнен белмибез; ул шәхси гигиенаның элементар таләпләрен (баш киеме, перчаткалар, бәдрәфкә кергәннән соң кулларны юу) үтәп эшлиме икәнлеге турында да мәгълүмат юк. Бу "җитештерүченең" гаилә әгъзалары сау-сәламәт микән, йортта хайваннар юкмы, эш өслегенең чисталыгы җентекләп күзәтәләме һәм аларны даими эшкәртәләрме һәм башка бик күп факторлар...
Моннан тыш, мәсәлән, тортлар ясаганда иң көчле аллергеннар булырга мөмкин азык-төлек буягычлары һәм өстәмәләр кулланалар. «Өй» тортларының этикеткалары юк, составы билгесез. Әгәр дә аллергиясе булган кунак бәйрәмдә шундый торт белән сыйланса, авыруның кискенләшүе ихтимал. Хәтта иң куркыныч хәлләргә китерүе мөмкин.
Азыктан агулануларны, массакүләм йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларны булдырмас өчен, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе сәнәгый җитештерелгән продукцияне стационар сәүдә урыннарыннан гына сатып алырга тәкъдим итә.

Әгәр дә сез бозылган продукт сатып алгансыз икән, аны кибеткә кире кайтара аласыз — бу кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон белән каралган. Әгәр аның составы сезгә ошамаган икән, Роспотребнадзорга шикаять языгыз. Сезнең мөрәҗәгатегез буенча ведомство планнан тыш тикшерү уздырачак һәм хәтта лабораториядә шул ук пилмәннәрне яки котлетларны тикшерә. Әгәр дә ялган продукция булуы расланса, җитештерүчеләрне зур штраф көтә (100 дән 300 меңгә кадәр), ә бөтен азык-төлек партиясен алачаклар. Тик менә өй шартларында җитештерелгән ярымфабрикатларга бу кагылмый диярлек, чөнки товарның этикеткасы да, сатып алуны дәлилләүче чек та юк. Бу очракта исә җаваплылык тулысынча сатып алучы җилкәсенә төшә.

Кешенең ышанычы зур роль уйный
“Салават Күпере” микрорайонында яшәүчеләрнең күбесе – яшьләр, көне-төне эштә. Әнә шуңа күрә биредә әзер продукциягә, әйтик, пирог. Өчпочмакларга ихтыяҗ зур. Танышларым арасында Гөлия Шәһитова исемле хуҗабикәне мактап телгә алдылар. Клиентлары аны таныш-белеш, “сарафан радиосы” аша эзләп таба икән.
— Тумышым белән Питрәч районы Шәле авылыннан, – ди Гөлия үзе. – “Салават Күпере” микрорайонына күченгәч, берара пекарняда икмәк пешерүче булышчысы булып эшли башладым, Иннополиста эшләп алдым. Анда эш күләме күп иде, көненә 700 данә эчпочмак, өлешләр пешерә идем. Быелның март аеннан бирле өйдән торып кына эшлим.

 3-4 көн алдан заказ алырга тырыша. Көне килеп җиткәч кенә әйтсәләр дә, баш тартмый ул. Заказ күп булганда, иртәнге өчтә торып эшкә тотына. Атнага бер көн ял итәргә тырыша. Бүген Гөлия өйдә 17 төрле пирог, гөбәдия, кош теле, чәк-чәк ясый. Ашларга бәлеш, хәтта кайберәүләр аны төшке ашка, кичке ашка заказ бирәләр. Гомумән, клиент нәрсә теләсә, кире бормаска, белмәгәнен өйрәнергә тырыша ул.

Гөлия пешергән телеңне йотарлык бәлеш


— Кеше гел алга омтылырга тиештер инде, бер урында таптанып булмый. Халыкка гел яңа ризык тәкъдим итәсе килә, — ди Гөлия. — Бүген кеше өчен иң кыйммәтле әйбер – вакыт. Әйтик, пирогны пешерү өчен аның камырын, эчлеген алырга, аларны эшкәртергә, ясарга, пешерергә кирәк. Шуңа әзер продукциягә сорау зурдыр, чөнки күп яшьләрнең вакыты юк. Ә минем өчен иң мөһиме, заказчыларымның канәгать калуы. Камыр эше гаять зур җаваплылык, чисталык, пөхтәлек сорый. Шуңа мин һөнәри пешекче буларак бөтен таләпләрне үтим.
Ни дисәң дә, хәзер интернет заманасы, шуңа микрорайонда гына да камыр ризыкларына багышланган әллә ничә ватс ап төркеме бар. Гөлия әйтүенчә, табадан төшкән пирог, яки өлешләрне көтеп кенә торалар.

«Халыктан сорау күп»
«Эльмира Камалиева» брендын булдырган блогер Эльмира үз эшен моннан 7 ел элек тортлар ясаудан башлап җибәргән. Хәзер инде ул ярымфабрикатлар, ягъни мантылар, ханума ясауга да керешкән. 


– Бөтен нәрсәгә дә ябышып булмый, – ди Эльмира. – Ясыйбыз да, тиз генә кибетләргә үзебез үк илтеп тә бирәбез. Гадәттә, сату нокталары 17-15 килограмм продукциябезне алып та бетерә. Бигрәк тә диабет чиреннән интеккән, диетада булган кешеләр үз итә аларны. Чират торып алып бетерәләр икән. Камыры юка, кул белән җәябез. Хәләл таләпләренә туры китереп эшлибез. Пилмән ясауда бер кыз, ханумада икенче бер кыз, өч кыз тортлар әзерләүдә хезмәт куя. Үзем документ эшләре, заявкалар кабул итәм. Әзер продукцияне төргәклим. Аннан соң ирем белән аларны таратабыз. 
Халыктан сорау күп булганлык белән тортлар ясау юнәлеше тулы көченә эшләп килә һәм алар күпләп төрле нокталарга озатылалар. Шул сәбәпле, инде бүгенге көндә Арча халкы гына түгел, Татарстанның төрле районнарында яшәүчеләр дә бу тортлардан авыз итә ала.

Составы ни кадәр “баерак” булса, зыяны да шул кадәр күбрәк
Өйдә үзең ясаган ярымфабрикатларның артык зыяны булмаса да, кибеттән алынганнары сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин. Аларның составында төрле тәмләткечләр, майлар, күп күләмдә натрий була, ди нутрицилог, диетолог Чулпан Мөслихова.


– Натрий хлориды һәм натрий нитриты баш авыртуларының сәбәпчесе дә булырга мөмкин, кан тамырларына да зыян китерә, – дип үз фикерен белдерә Чулпан. – Төрле тәмләткечләр, аеруча глутомат кешенең нерв һәм эндокрин системасына йогынты ясый, бәйлелек тудыра, кеше һаман да шул ярымфабрикатларны куланырга тели, психологик яктан да йогынты ясый, озак пешерәсе түгел, 20-30 минут эчендә әзер була. Еш куллану артык авырлылыкка китерә. Чөнки әлеге ярымфабрикатларда, беренчедән, май күләме аксымга караганда артык зур, калорий күп, эшкәртелгән продуктлар организм тарафыннан тиз үзләштерелә. Икенчедән тәмлерәк булсын өчен аларга шикәр дә салалар. Шикәр, тоз, майларның бергә кушылмасы аеруча куркыныч. Алар эчәклек микрофлорасын да боза. Кешедә ашказаны кайнату системасында төрле авырулар барлыкка килә. Метеоризм, эч кибү, диарея барлыкка килергә мөмкин. Әлеге төр ризыкларны еш куллану йөрәк-кан тамырлары системасына зыян китерүе дә исбатланган. Ярымфабрикатларга тәмен көчәйтү өчен химикатлар (тәмләткечләр) дә, бигрәк тә Е кушылмасын кушалар. Алар төрле онкологик авыруларның сәбәпчесе булып тора. Ярымфабрикатларның составы ни кадәр “баерак” булса, зыяны да шул кадәр күбрәк. Шуңа күрә әгәр зур кибетләрдә ярымфабрикатлар алырга туры килсә, составын яхшылап өйрәнегез.
Ярымфабрикатлар алганым бар, беренче чиратта составына карыйм. Тәмләткечләрсез ясалганын алырга тырышам. Күп очракта зур кибетләрдән, үлчәп сатыла торганнарын түгел, ә кечкенә кибетләрдән составы язылганнарны алам. Хәләл дип язылганына өстенлек бирәм, үзебезнең Татарстаныбызда ясалганнарын сайлыйм. Шулай ук үзем белгән әзерләүчеләрдән дә алганым бар. Итнең сыйфатлы булуы да мөһим. Антибиотиклар кушылмаган, көтүлеккә йөргән мал итеннән ясалган ярымфабрикатлар зыянлы булмый. Еш кына үзем дә ял көннәрендә әти-әниләр үстергән, авылдан алып килгән иттән кәтлит, пилмән, голубцы, тутырылган борычлар ясап куйгалыйм. Алар, чыннан да, тыгыз эш атнасында хатын-кызларның эшен җиңеләйтә. Катырылган шулпаның зыяны юк. Мин үзем дә шулай эшләргә тырышам. Катырылган шулпа 3 айга кадәр туңдыргычта саклана ала. Алар ашарга пешерү процесын бик җайлаштыра. Һәм туңдырылган ит шулпасы үзенең файдалы үзлекләрен югалтмый. Нинди генә ризык ашасагыз да, аның сезнең организм өчен нинди файдасы булуын аңлап ашарга тырышыгыз. Сәламәт булыйк!

«Берәр ризык пешерә башласам йә көя, яисә яна...»
Белгәнегезчә, журналист хезмәте иң тынгысыз һөнәрләрнең берсе, шуңа сәгатьләр буе плитә артында басып торырга вакыт та калмый. Җитмәсә, гаиләле булсаң, төннәр буе балалар белән өй эше әзерлисе бар. Бу уңайдан хезмәттәшләремне дә тыңларга булдым. Ярымфабрикатлар ашый микән журналистлар?
– Бүгенге көндә ярымфабрикатларның нинди генә төрләре, кайда гына җитештерелгәннәре сатылмый! – ди “Интертат” электрон басмасы хәбәрчесе Юлай Низаев. 

– Әлбәттә, сайлап алу мөмкинлеге зур булса да, аларның сыйфаты төрлечә шул... Үзем буйдак тормышы белән яшәгәч, ярымфабрикатлар иң уңайлысы инде минем өчен. Болай берәр ризык пешерә башласам йә көя, яисә яна... Ә ярымфабрикат пилмәннәр, мантылар һәм голубцыларны пешереп алу әллә ни ашарга пешерә белү осталыгы таләп итми. Ешрак ярымфабрикатлар авылдан килә миңа. Туганнар күчтәнәчләр итеп тә бирә. Өй ярымфабрикатларын кибетнеке белән чагыштырып булмый инде! Авылдан килгән бетеп китсә, кибеттән алам. Базар-ярминкәләрдән ит продукциясе алырга шикләнәм. Бик күп тапкырлар алданганым булды. Ә менә супермаркетларда, олы-олы кибетләрдә продукция ничектер тикшерелеп тора сыман. Әмма дә ләкин сыйфатлы итле, "хәләл" маркалы ярымфабрикатлар табу кыенрак Үзебезнең яшәү комплексы, күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең чатында да ярымфабрикатлар белән сәүдә итүче иптәшләрдән игъланнар күргәнем бар. Тик белмәгән кешедән алырга шикләнәм. Сыйфатсыз булуы ихтимал. Сәламәтлеккә зыян килсә дә, аны урыслар әйтмешли "не предъявить" бит.

Сыйфатын кем белгән?
“Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Сәрия Мифтахова, гомумән, кибеттән сатып алынган ярымфабрикатлар куллану яклы түгел.

– Кибеттәгесенең сыйфатын кем белгән? Суыткычны ачып, составын карагач, кире куярга туры килә. Боларны ашамыйча торуың хәерлерәк дисең. Өнәп алмаганны ничек ашарга? Өйдә дә гаиләмә үзем әзерләгәнне генә ашатырга тырышам. Авылда бары абый үстергән малның итен генә алабыз. Күчтәнәчкә дә бирәләр. Кайчак колбасаны ышанычлы фермерлардан сатып алгалыйбыз."Эшең күп", - дип, әни фарш әзерләп, пилмәнен,мантыен да ясап җибәрә. Илһам килгәндә,үзем дә әзерлим. Минем өчен табында көн аралаш шулпа, гади ризык булсын, - ди Сәрия.
Аның фикерен озак еллар газетабызда шоу-бизнес рубрикасын алып барган журналист,  хәзер риэлтор булып эшләүче Эльвира Шакирова да куәтли.

Эльвира гаиләсе белән

– Балаларның андый төр продукт ашавына каршы мин, – диде ул. – Шөкер, әти-әниебез янында яшибез. Кайчан кайтма, өстәлдә – кайнар ризык. Дәү әниләре балалар ни тели, шуны пешереп тора. Ул яктан, без бәхетле. Берара 8 сыйныфта укучы олы улым Эмиль өйдә сырниклар ясап пешерә башлады. Хәтта запаска туңдырып та куя иде. Иртән уяндык исә, Эмиль аш-су бүлмәсендә кайнаша, безне шулай сыйлый. Танышлары аңа: “Сиңа бу юнәлештә бизнес ачарга кирәк”, дип тә карады. Юк инде, укуга вакыт күбрәк кирәк. Алга таба ни уйлар, бәлкем, атаклы пешекче булып китәр, – ди Эльвира.

«Сыналган, белгән кешеләрдән генә алам»
Ә менә Казан шәһәрендә яшәүче Гөлназ Әхмәтвәлиева ярымфабрикатларны бик ашыгыч кирәк булганда һәм белгән кешеләрдән генә алу яклы.


– Ярымфабрикатларны бик сирәк алам, – ди ул. – Сыналган, белгән кешеләрдән генә. Әлеге продукция хәләл булырга тиеш. Аш, берәр мәҗлес үткәрә калсак та, пирогларга гел бер кешегә генә заказ бирәм. Берничә тапкыр сыйфатсыз продуктка тап булдым, шуннан бирле башта тикшерәм, сорашам. Манты, пилмән алгалыйм. Анысы да сирәк һәм бик ашыгыч вакытта гына.
Әлки районы Татар Борнае авылында яшәүче Фирүзә Сабикова күп балалы әни, ире дә үзе дә көне-төне эштә. Әнә шуңа авылда берәрсе мал суя калса, арт ботны сатып алалар да, шуннан әзер ризыкларны үзе әзерли икән.

– Ялларда балалар белән пилмән, манты бөгеп куябыз. Бу бер караганда, балаларны эшкә җәлеп итү дә. Мәш килеп берничә җәймә пилмән әзерлибез дә, туңдыруга куябыз. Авылда да ярымфабрикатлар ясап сатучылар бар анысы, аларны күбрәк олышьтәге, үзләре генә яшәүче әби-бабайлар алырга тырыша,- диде Фирүзә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading