16+

«Идел-Пресс” яңа китап бастыру станогын эшләтеп җибәрде

Әле гыйнвар аенда гына “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексына Италиядә эшләнгән Trim & Perf 600 китап басу станогы кайтартылган иде.

Әле гыйнвар аенда гына “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексына Италиядә эшләнгән Trim & Perf 600 китап басу станогы кайтартылган иде.

Инде менә бер ай эчендә урнаштырып, аны эшләтеп тә җибәрделәр. Татарстан өчен уникаль булган,  полиграфия прродукциясенең почмакларын түгәрәкләп кисү мөмкинлегенә ия булган бу китап бастыру җайланмасын журналистларга тәкъдир иттеләр.

ТРның матбугат һәм массакүләм коммунникацияләр буенча Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, әлеге басу җайланмасы балалар өчен китаплар бастырып чыгаруда уникальләрдән санала, ул полиграфия продукциясен төрле формаларда бастыру мөмкинлеге бирә. Бу исә бүгенге заман ихтыяҗларына туры килә дигән сүз. Әлеге җайланма “Идел-Пресс” басмаханәсенә көндәшлеккә сәләтле  продукцияләр бастырыа чыгарырга ярдәм итәчәк.

Җайланмада басылган китаплар һәм полиграфия продукциясе беренче чиратта балаларга тәгаенләнә, алар өчен  мавыктыргыч һәм куркынычсыз басмалар чыгару мөмкинлеге бирә. Балалар моннан соң китапның үткен кырыйларына киселеп яраланмаячак. Әлеге басу станогы китапларга төрле формалар бирә ала. Әйтик, курчак, автомобиль, кәрзин формасындагы китаплар балаларның күңелен җәлеп итми калмаячак.

Әлеге бастыру җайланмасының бәясе 20 миллион сум тәшкил иткән. Аның җитештерүчәнлеге сәгатенә 5 мең данә. Станокта балалар басмалдарыннан тыш, әдәби китаплар да бастырырга ниятлиләр. Станокның тагын бер үзенчәлеге шунда, ул тулы циклны башкара, ягъни станоктан китап кырыйлары контур буенча киселеп, әзер продукция булып чыга. Ул хәтта 4 мм калынлыктагы тышлыкларны да тигез итеп кисәргә сәләтле.

«Идел-Пресс” 10 мең данәгә беренче заказны да кабул итеп алган инде, бүген аны гамәлгә ашыру процессы бара. Басмаханә җитәкчелеге хәбәр итүенчә, алдагы көннәрдә тагын берничә шундый зур заказлар килүе көтелә. Басмаханәнең генераль  директоры  Әнәс Әскаров мондый басма станогы ярдәмендә яңа клиентлар җәлеп итү мөмкинлеге бермә-бер артачак, республика ихтыяҗлары белән генә чикләнеп калмыйча, аннан читтә дә хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеге туачак. 

Бүген “Идел-Пресс”та 4 китап линиясе эшли. Тәүлегенә 4 миллион сумлык продукция эшләп чыгарыла. Продукциянең төп өлеше Мәскәүгә җибәрелә. Клиентлар базасында шулай ук башка төбәкләр – Удмуртия, Чувашия, Башкортсан, Марий Эл, Якутия республикалары, шулай ук Казахстан бар.

Фото: "Татар-информ" МА
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading