Нократ Аланы районының Урта Шөн авылында 30 сентябрь көнне янгын чыгып ике хуҗалык тулысынча янып беткән.
– Гагарин урамында урнашкан 20 һәм 22 номерлы йортлар янып бетте. Аларның берсе безнең әти-әниебезнеке, – дип сөйләде безгә Алсу Нәҗипова. – Безнең мунча гына исән калды. Шул көнне генә ишегалдында йөрдек. Мунча да якмаган иде. Хәвеф-хәтәр буласын берни сиздертмәде. Әти белән әнием кичке аш ашарга утырганнар. Күршеләр чабып кергән дә; “Сез янасыз” дигәннәр. Әнием сумкасын, документларын алып чыгып йөгергән. Ә әтием бер сыңар аяк киеме белән урамга чыгып чапкан. Берни дә алып чыга алмаганнар.
Рәсүл белән Сания Шәйхетдиновлар элек Себердә яшәгән. Тик туган яклары үзенә тарткан, күрәсең. 1995 елда тулысынча бирегә кайтып төпләнгәннәр.
– Себердән вагон белән төзелеш материаллары, әйберләр ташыганыбыз әле дә хәтердә. Өч ел дәвамында төзедек без бу йортны. Әтиемнең туганнары биредә яшәгән иде. 145 кв м. 3 катлы йорт булды ул безнең, беренче катта подвал, икенче катта гына яшәдек. Анда бүлмәләр дә, аш-су бүлмәсе дә. Үзебез Нократ Аланында яшибез. Ял булган саен әти-әнием янына кайта идек. Олы апам алардан бер урам аша гына яши. Янгын чыгуы турында хәбәр алган ут сүндерү хезмәткәрләре бик тиз килеп җиткән үзе. Тик, ни булгандыр, озак кына җайланмаларын эшләтеп җибәрә алмадылар. Көткән кешегә озак тоела бит. Мондый хәлиткеч вакытта бер секунд та кадерле, югыйсә, – дип ачына Алсу.
Кайбер фаразлар буенча, ут ялкыннары Шәйхетдиновларның лапасыннан чыккан. Тик төгәл сәбәпне бары тиешле экспертизалар үткәргәннән соң гына белеп булачак.
– Ватс аппта авылның үз төркеме бар, фаҗига булуы турында хәбәр салгач, дәррәү килеп һәркем кузгалды. Авылдашларыбыз бик нык ярдәмчел безнең. Һәркем үзенчә булышты. Әтием 2 нче төркем инвалид, әнием дә лаеклы ялда. Әлегә апамнарда яшәп торалар.
Шәйхетдиновлар белән берлектә ишекләрен кызыл әтәч шакыган тагын бер хәсрәт төшкән гаилә ул Нурмөхәммәтовлар.
– Кичке алтыда тәрәзәдән салют аткан сыман тавыш ишеттем, – дип уртаклашты ул безнең белән. – Әллә берәрсе шашлык пешерәме, бәйрәм итәме дип уйладым. Ә бу вакытта күршеләрнең лапасы ут эчендә булган икән инде. Өйдә мин һәм 87 яшьлек каенанам иде. Аны киендереп урамга алып чыгардым. Әле без янмыйбыз, әмма үзем дә сизмәстән, өебезгә документлар артыннан кереп киттем. Ялкын телләре безгә тимәс дигән өмет тә бар, Күршеләр белән орынып кына торабыз. Ул көнне бик көчле җил иде бит. Хәтерләсәгез, хәтта МЧСтан да бу хакта кисәтү хәбәре таратылды. Ун минут эчендә, документларны җыеп. урамга чыгып барганда күршеләрнең лапасларыннан дөрләгән ут телләре безнең өйгә, аннан соң аларның йортларына үрмәләгән. Аларның агачтан төзелгән өй җитмәсә, ул иң беренче булып янып бетте. Чиратта – безнеке. Ике хуҗалыктан берни калмады. Акырып еласаң да юк.
Киров өлкәсендә өч татар авылы бар. Урта Шөн авыл җирлеге үзе өч авылдан тора: Урта Шөн, Түбән Шөн һәм Сосмак авыллары. Заманында Түбән Шөн авылы баш булса, хәзер ул вазифаны Урта Шөн башкара. Өч авылда барысы бергә ике меңгә якын кеше яши икән. Өчесендә дә мәчет, зират, мәдәният йорты бар.
– Гомер иткән йорт безгә мирас булып калган иде. Аны еллар дәвамында төзекләндереп, матурайтып, ремонтлар ясап тордык. Үз өең шулай бит инде, ел саен рәтләп торасың. Документларны алып урамга чыкканда янгын сагы хезмәткәрләре утны сүндерә башлаган иде. Ашыгыч ярдәм дә килеп туктаган. Авыл халкы бердәм безнең. Өч татар авыл халкы да җыелган. Һәркем ярдәм итәргә тырыша, әйбер ташыйлар. Күрше авылдан бер ир-ат әйбер ташыйм дип эчкәрәк кергән күрәсең, исле газ белән агуланган, Кызганыч, аңа берничек тә ярдәм итә алмадылар. Табиблар кулында җан бирде. Безнең хәсрәт бер хәсрәт, моңа өстәп тагын да олы кайгы өстәлде. 55 яшьлек ир-ат. Изге эшкә килеп, менә шулай һәлак булды. 30 сентябрь көнне җирләделәр, аны соңгы юлга озатырга барып кайттык. Гыйльфанов Рафил исемле кеше. Алар Себердә яшәп, эшләп, безнең күрше авылга кайтып төпләнгәннәр. Балалары урнашып беткән. Инде тапкан малларының рәхәтен, балаларының игелеген күрергә дип яшәп ятканда менә шундый фаҗига, – ди еламсырап кайгыга тарыган Эльвира апа.
Үзеңнең хәсрәтең хәсрәт, ә биредә кешене кайтарып булмый. Тәкъдирдер инде.
– Ике көн бик авыр иде, хәзер инде позитивта. Үзебез исән-сау дип тынычланабыз. Йортыбыз иминиятләштерелгән, әмма документлар артыннан шактый йөрисе. Җитмәсә, аның ярты суммасы гына кайтарылачак икән. Нидер булса да булсын инде, янгын сагы хезмәткәрләре 30 сентябрь көнне килде. Экспертизалар билгеләнде. Авылдашлар безгә буш өйләр тәкъдим итте. Биредә бер өйгә күчендек, кышка керәбез бит, нидер уйларга кирәк. Үзем шәхси эшмәкәр, бәрәңге, кәбестә үстереп, шулар белән Нократ Аланындагы мәктәп, шифаханәләрне тәэмин итә идек. Яшелчә сакланучы складлар да өй янында гына. 20 тонна күләмендәге яшелчә янган, аны ыргытырга гына. 8 тоннасын әле ничек тә сатарга була. Яраклы анысы, - диде Эльвира апа. Тормыш иптәше Рәзил Нурмөхәммәтов – хоккей буенча танылган тренер. Аның җитәкчелегендәге авыл малайлары хоккей буенча өлкә ярышларында күп санлы медаль ияләре. Тирә-якка танылган данлыклы «Шунские барсы» командасында уйный икән алар. Рәзил абыйның элекке шәкертләре дә ярдәм кулы сузган. Һәркемгә рәхмәтле Нурмөхәммәтовлар.
Әйдәгез, кулыбыздан килгәнчә әлеге ике гаиләгә ярдәм күрсәтик! «Тамчыдан күл җыела», диләр. Кеше кайгысына битараф калмыйча, мөмкинлектән чыгып ярдәм итсәк иде.
Ярдәм күрсәтергә теләүчеләр акчаны Сбербанк картасына күчерә ала. Банк картасы телефон номерына бәйле:
8 996 047-78-89 Ляйсан Расуловна сестра (Сбербанк)
8 9229621843 Нурмухаметова Эльвира (Сбербанк)
Комментарийлар