Тинчуринлылар җиләк җыя: Хөснетдиновлар – Питрәчтә, Хафизовлар Балык Бистәсендә.
Кәрим Тинчурин исемендә Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Харис Хөснетдиновны каен җиләге аланында эзләп таптык, ә Гөлчәчәк белән Ирек Хафизовлар белән җир җиләге болынлылыгында күрештек.
Харис Хөснетдиновның җиләк җыю стажы – 26 ел! Дөресрәге өйләнгәннән бирле.
- Эшнең ояты юк, җиләк җыюның үз рәхәтлеге! Күңел ял итә. Бөтен борчуларыңнан онытып торасың. Ләйлә белән өйләнешкәч, алар гаиләсендә бөтен кеше бергә җиләккә бара да, сибелеп китеп җиләк җыя икән. Мин инде ирләрчә генә сөйләшкән булам, мәйтәм сезне алып барам, машинада гына утырып, көтеп торырмын, дим. Барып җиттек. Ләйлә аптырап кына, алай да бер чиләк калдырып китим, дип, миңа чиләк сузды. Алган булдым. Тик торасы килми бит. Уйнап кына җиләк җыя башлаган идем, чиләкне тутырганымны да сизми калдым. Ләйлә янына күтәреп барсам, тегеләрнеке әле тулып та җитмәгән. Кай арада өлгердең дип әй исләре киткән иде. Менә шуннан соң җиләк җыю белән сихерләндем, бер елны да җиләк җыярга бармыйча калганым юк, – ди Харис.
Каен җиләге җыйган урыннары да Казаннан ерак түгел генә. Артислар сәхнәдән тыш күп кенә эшләр эшләп, дөнья көтә, ди ул шаяртып. Менә шул эшләрнең берсе белән йөргәндә Харис Питрәч районының Шигали авылы янына барып чыга.
– Шигалиның күрше авылына да сугылдык. Туктап, бер стакан каен җиләге җыйган идем. Икенче елны Ләйләне ияртеп киттем. Икебез 9 литр җыеп кайттык, ышанасызмы? 5 елдан бирле гел бер урынга гына барабыз. Мин бит үзем Теләче районының Кече Мирәтәк авылы егете. Халык телендә ул авылны Бичер дип тә йөртәләр. Җиләкне дә туган авылым кырыеннан җыя дип уйлыйлар. Юк шул, урыны башка. Бездән соң монда Ләйләнең апалары килеп куна. Узган ел 15 литр җыеп кайткан идек, быел менә тугыз тирәсе. Төпчегебез – Алинәнең җиләк җыярга килгәне юк иде, аның быел дебют! Пикник дигән булып йомыркасына кадәр пешереп, яшелчә-җиләк-җимешләрне тутырып, одеалга кадәр төреп килдек. Каен җиләге иң файдалысы. Әле ул монда телефон да тотмый торган, экологик яктан бик чиста урында үсә, – ди Харис.
Җиләк сатып акча эшләсәләр дә була, әмма Харисовлар аны миксер белән изәләр дә шикәр комы белән бутап, 250 миллилитрлы махсус савытларга тутырып туңдыргычка куялар. Кунакка килүчеләргә биреп җибәрергә дә, кунакка күчтәнәч итеп алып барырга да уңайлы диләр.
– Җир җиләген дә күпләп җыябыз, 20-30 литр тирәсе. Анысы да күчтәнәч исәбенә яхшы. Җир җиләгенә ияртеп бар әле диючеләрне бер сүзсез алып барам! Ә менә каен җиләге алтын бәясеннән йөри шул.. Аның да урыны елдан-ел кими бара. Җиләк аланлыгына йортлар сала башладылар. 10 лап йорт күтәрделәр инде. Коттеджлардан гына торган поселок булачак, имеш, – ди артист.
Болардан тыш Харисовлар урманга барып, кура җиләге дә җыялар икән. Аның да урыны гел үзгәреп тора, ди гаилә башлыгы.
– Боровое Матюшино тирәсендә 3 ел элек кенә 3 сәгать эчендә 36 литр кура җиләге җыйган идек. Кура җиләге күченә бит ул. Бетте шул. Аның тәмлелеге иде, үзләре эре! – ди Харис.
Гөлчәчәк белән Ирек Хафизовларның җиләк урыны – Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылы янындагы аланлыклар. Ирекнең ул туган төбәге.
– Без инде хәзер буш өйгә кайтабыз. Кайнанам Хәлимә Миләүшә апа янында Яңарыш авылында тора. Әти үлгәннән соң, без аны ялгызы азапланырлык итмәдек, әле беребез, әле икенчебез алып китә идек. Апаның ире Казанга йөреп эшли, җизни эшкә киткәч, аңа да үзенә генә кыен, шуңа да әнине яныннан җибәрәсе килми. Алар янына без кунакка кайтабыз, кунабыз. Ә авылдагы йорт бакчасына бәрәңге утырткан идек, корт баскач, агуларга дип кайттык. Әй кортлар котырып та карый быел... Эшләп арыгач, Иреккә, әйдә җиләккә күз салып килик әле, мәйтәм, хәл юк югын да. Без җиләккә барсак та 40 минуттан кайтып китү җаен карыйбыз. Ә монда – кып-кызыл келәм диярсең, җиләкләре дә берсеннән берсе эре! 1,5 сәгать вакыт эчендә 20 литр җиләк җыйдык. Чүбеннән чистартам да бакча җиләге белән аралаштырып, аз гына песок белән болгатып махсус савытларда туңдыргычта катырам. Узган ел да барган идек, бик вак булгач, булмый бу дип кайтып киттек. Ә үземнең күңел тыныч түгел, их мәйтәм, кыш көне туңдыргычтан җиләк кабаларга өйрәнгән идек, быел нишлисе булыр. Ирек әйтә, әйдә Колхоз базарын карап меник әле ди. Барсак мари ягыннан соңгы җиләкләрне җыеп килгән бер бабай җиләк сатып утыра. Үзләре эре, кып-кызыл! Ике чиләген дә алып кайтып киттек. Аллаһы бирим дисәме, шулай да насыйп итә! – ди Гөлчәчәк.
Язманы тулысынча җомга чыгачак "Шәһри Казан. Язмыш" газетасында укырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар