16+

Илсур Метшин казанлыларга республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды

 Бүген Казан шәһәр Думасының XXII сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин ТР башкаласы үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды. Республиканың азык-төлек сәнәгатен үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук Казан Мэрының Рәхмәт хаты белән шәхси эшмәкәр Фәридә Давидова бүләкләнде.

Илсур Метшин казанлыларга республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды

 Бүген Казан шәһәр Думасының XXII сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин ТР башкаласы үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды. Республиканың азык-төлек сәнәгатен үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук Казан Мэрының Рәхмәт хаты белән шәхси эшмәкәр Фәридә Давидова бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасы Казан шәһәр Думасының XXII сессиясендә узды.

Халыкны саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә эпидемиология бүлеге мөдире – МКДЦ эпидемиолог-табибы Валентина Шәрәфетдинова лаек булды.

Торак-коммуналь хуҗалык тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган ТКХ хезмәткәре» мактаулы исеменә Казан Башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе урынбасары Римма Гарипова лаек булды.

Республиканың төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» мактаулы исеме Казан шәһәр Думасы депутаты, «ДСК» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Рамазановка бирелде.

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен шәһәрнең Совет районы 8 нче гимназиясе директоры Марина Пичугина «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Казан Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының финанслар бүлеге башлыгы Эльвира Фатыйховага «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем бирелде.

«Казан файдасына башкарган хезмәте һәм батырлыгы өчен» билгесе белән ТР мөфтиенең Үзәкләштерелгән дини оешма – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль проектлар буенча киңәшчесе, совет рәисе – «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды администрациясе җитәкчесе Илдар Баязитов бүләкләнде.

Казан файдасына башкарган күпьеллык намуслы хезмәте, хокук фәнен үстерүдәге казанышлары өчен «Казан файдасына фидакарь хезмәте өчен» билгесе белән Казан шәһәр Думасы депутаты, Казан федераль университетының юридик факультеты деканы Лилия Бакулина бүләкләнде.

Казанның Мактау грамотасы белән Татарстан Республикасының «Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы президенты, «МТ Моделс» ҖЧҖ генераль директоры Изольда Сахарова, «Парадигма» нәшрият йорты» ҖЧҖ креатив директоры Наталья Титова һәм Казанның элеккеге баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова бүләкләнде.

Тантана ахырында Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитеты Аппаратының Эшләр белән идарә итү чараларын тәэмин итү бүлегенең баш белгече Артур Кубасовка һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы урынбасары – күзәтчелек һәм профилактика чараларын оештыру бүлеге башлыгы Олег Марининга рәхмәт белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading