16+

Ир-атны артык иркәләргә кирәкми... барыбер рәхмәт ишетмисең

Зөлфия ялгызы гына. Улы Салават үзенә фатир алып чыгып киткәч, ялгызлыкка ияләшә алмый әле.

Ир-атны артык иркәләргә кирәкми... барыбер рәхмәт ишетмисең

Зөлфия ялгызы гына. Улы Салават үзенә фатир алып чыгып киткәч, ялгызлыкка ияләшә алмый әле.

Моңа кадәр гел улым, балам дип кенә торган тынгысыз җаны бәргәләнә. Ялгызлыкка өйрәнеп булмыйдыр ул? Бүген тормышы шундый булганга ул тулысынча үзе гаепле. Ул да иренең кадерле хатыны, балаларының яраткан әнисе, бәлки хәзер оныкларының әбисе дә булыр иде. Булыр иде дә бит...

Зөлфия белән Самат өлкән сыйныфларда укыганда ук бер-берсен яраттылар. Самат инженер, Зөлфия пешекче-технолог һөнәрен үзләштерделәр. Гади һәм матур итеп кенә туй ясадылар. Менә шул гади туй Зөлфиягә ошамады да инде. Әнә аның сыйныфташ кызлары зур туйлар ясадылар, ширбәт айларын да чит илләрдә үткәрделәр.

Самат тыныч холыклы, гаиләсе өчен җанын ярып бирергә әзер гаилә башлыгы. Эшендә җаваплы хезмәткәр, эчеп йөрми, хәтта тәмәке дә тартмый. Уллары тугач та, Зөлфияне өрмәгән җиргә дә утыртмады, эшеннән кайткач, бала да карашты, ашарга да пешереште. Тик ни генә эшләсә дә, Зөлфия иреннән канәгать була белмәде һаман саен нидер таләп итте, нидер җитмәде. Гаиләдәге канәгатьсезлек тә, аңлашылмаучылык та һәрвакыт Зөлфиядән чыга иде. Югыйсә, тормышлары бөтенләй үк начар да түгел. Өйләнешү белән Саматның әнисе ягыннан бертуган апасы ялгыз яши иде, ул үз фатирына яшь гаиләне сыендырды. Үзе Үзбәкстан якларында яшәүче туганнарына күченеп үк китте. Фатир Зөлфия белән Самат карамагында калды. Киләчәктә фатирның аларга каласын да әйтеп китте апалары.

Торыр урын бар. Эшләре бар. Тик Зөлфия үз тормышларын башкаларныкы белән чагыштырды. Якын дусты булып йөргән Рәмзия дә утка утын өстәп торды. Рәмзия үзе кияүгә чыкты да, ире белән озак яшәмәде, бер-ике елдан аерылды. Баласы юк. Үзе генә. Кая барасы килсә, шунда бара, ни аласы килсә, шуны ала. Зөлфия кайвакыт аның ирекле булуына кызыгып куя иде. 

Саматның эш урынында хезмәт хакларын тоткарлый башладылар. Зөлфиянең әле үзенең эшкә чыгарга исәбе юк. Бала белән декрет ялында озаграк утыруны кулай күрә. Шунлыктан, акча җитми. Ике яктан да әти- әниләр дә бик ярдәм итә алмый, алар да үз мәшәкатьләренә чумганнар. Соңгы вакытта эш хакларын гына түгел, өлкәннәрнең пенсияләрен дә вакытында китереп җиткермиләр. Ә ашарга көн саен кирәк, тормыш итәр өчен вак-төяк тә һәрвакыт кирәк булып тора.

– Акча алып кайтмыйсың! Мин синең ашарыңа нәрсә пешереп җибәрим, – дип чәчрәп чыкты беркөнне Зөлфия иренә тавышын күтәреп. – Менә кичке ашка тагын шул бәрәңге инде. Иртәгә эшкә буш сумкаңны болгап барырсың.

Зөлфия шулай итте дә. Саматка эшкә алып китәргә ашарга пешермәде. Ире эшкә чыгып китте. Эндәшмәде. Самат тавыш куптармагач, Зөлфия аңа төшке ашны тутырып җибәрмәс булды. Югыйсә, көздән үк кышка җитәрлек итеп әзерләнгән бәрәңге, суган бар иде. Зөлфия баштагы вакытларда төшке аш алып китмәгән ирен кызганган кебек тә иде, ләкин дусты Рәмзиянең сүзе аның кызгануын сыпырып алгандай итте. 

– Ир-ат ачка үлми ул. Безнең әти гомере буе шундый эштә эшләде, әни бер тапкыр да ашарына әзерләп интекмәде, – дип Зөлфиягә чираттагы акыллы киңәшен бирде. – Ир-атны артык иркәләргә кирәкми... барыбер рәхмәт ишетмисең. Әти дә әнине калдырып башка хатынга китте, күреп торасың, миндә дә шул ук хәл... хәзер рәхәт! Бер башым да, бер артым, бер кешене дә көйлисе юк. Хәзерге ир-атларның күбесе акча эшли алмый. Нигә кирәк алар? Шуларга хезмәтче булып тор җитмәсә. Үзеңә ничек ошый, шулай яшә.

Тормыш дәвам итте. Самат Зөлфияне бернигә дә карамастан яратты, аның төрле көйсезләнүләренә күз йомды, кайбер сүзләрен ишетмәмешкә дә салышты. Нишләсен инде? Һөнәре яхшы аның, тик вакытлыча авырлыкларга түзәргә, тормыш юлын бергә атларга, авырлыкларны бергә җиңәргә кирәк. Зөлфия үзе дә моны аңлый, тик ниндидер көч, дустының “акыллы” киңәшләре дөрес уйларыннан читкә тайпылдырып, гаилә тынычлыгын бозды.

– Салаватның температурасы күтәрелде, ә өйдә бернинди дару юк. Ул мондый даруны эчми, тәмлесе, сироп кебеге кирәк! Акча булса, үзем барып алыр идем. Бар, теләсәң кайдан акча тап, – дип эштән кайткан Саматны ишек төбеннән үк кире борып чыгарды Зөлфия. Югыйсә, гади дару да бирә ала иде. Һаман шул дусты Рәмзия киңәшеен тотты. Имеш тәмле сиропны бала йотып кына куя. Ачы дару төймәсе белән бала азапламый. 

Озакламый Самат бераз акча һәм Зөлфия әйткән сиропны алып та кайтты. Зөлфия кайдан, кемнән алып торуы белән дә кызыксынмады. Салават терелде.
Мондый очраклар күп һәм еш булды. Зөлфия Саматтан һәрвакыт гаеп тапты, җитмәүчелектә гаепләде. Зөлфиянең киреләнүе һәм байлыкка кызыгуы – Саматның аннан читләшүенә китерде. Ирнең кайчаннан бирле яхшы итеп юылган кием-салым да күргәне юк.

– Зөлфия, без генә түгел, күпләрнең гаиләсендә шул хәл. Барысы да яхшы булыр, без дә күтәрелеп китәрбез. Эштә хезмәт хакын вакытлыча гына тоткарлыйлар бит. Булыр. Эшемдә мине бераз “күтәрмәкчеләр” дә. Бергә булсак, барысын да җиңәбез, барысын да булдырырбыз. Син миңа ышан гына. Хәзер бу эштән китсәм, кайдадыр акчаны көрәп бирүче барыбер булмаячак, – дип Самат яхшылап сөйләшергә дә омтылып карады. Тик Зөлфиянең үз туксаны туксан иде.

Зөлфия хәзер ялгызы гына калып шул мизгелләрне күңелендә барлый. Түзмәде ул. Бераз гына авырлык килсә дә, Саматны гаепләп, зур тавышлар куптарырга өйрәнеп китте. Өч ел бергә яшәгәч, апалары фатирны да аларга яздырып, бүләк итте. Торыр җирләре дә бар иде. Тик Зөлфия канәгать була белмәде шул. Аңа һәрвакыт гел яхшы, гел кыйммәт әйберләр кирәк булды. Ә Саматка гади булсын, уңайлы булсын. Самат өчен кичке аш өйдә, гаиләдә тәмле булса, Зөлфиянең ресторанга барасы килде. Бала өчен гади балалар бакчасы булса да, Зөлфия аны шәхси балалар бакчасына бирде. Җәйге ялларын Самат авылда яки су буйларында үткәрергә яратты, ә Зөлфия диңгез яки кыйммәтле ял йортларына кызыкты. Бармадылар түгел, андый җирләргә дә баргалады алар, тик алар Зөлфия өчен аз тоелды.

Зөлфия белән Самат сигез ел бергә яшәделәр. Көннәрдән бер көнне Самат фатирын, машинасын хатыны һәм баласына калдырып, өйдән чыгып китте. 
–Зөлфия, гаепләмә, үзең дә беләсең, тырышмадым түгел, тырыштым. Гаиләбезне саклап калырга бик тырыштым. Тапкан һәр тиен акчамны кайтарып бирдем. Аңлашып, матур гына яшәр өчен, тормышны тартыр өчен минем хезмәт хакым җитәрлек иде. Тик сиңа гади тормыш кирәкми, сиңа байлык кирәк, шау-шулы матур тормыш кирәк булды, – дип әйтә башлаган Саматка Зөлфия бер генә сүз әйтте.
– Бар! Әнә Рәмзия гомере буе рәхәтләнеп үзе теләгәнчә яши. Мин дә үлмәм әле!

Дөрес, Зөлфия үлмәде. Самат Салаватка гел ярдәм итте. Башта эшендәге танышында яшәп торды, соңрак тулай торакка күчте, аннан фатир арендалап, шул фатирны сатып ук алды. Аерылышып ике ел каңгырап йөргәннән соң, үзе белән бергә эшләүче Гөлгенә белән никах укыттылар. Бер-бер артлы ике кызлары туды. Самат теләгәнчә, тыныч бәхетле тормышта гомер итәләр. 

Ә Зөлфия үзе теләгәнчә яшәргә тырышты. Балага кирәк-яракларны һәрвакыт әтисе алып китереп торды, анысында гаепли алмый ул Саматны. Тик үзенә генә бай ир таба алмады. Ничәмә-ничә еллар дусты Рәмзия белән ял йортларына, җылы якларга йөрделәр. Вакытлыча мавыгулар тиз туйдыра иде Зөлфияне. Аларның берсе дә Самат кебек түгел иде шул. Кем белән очрашса да, Зөлфия ирләрдән Саматында булган уңай сыйфатларны эзләде. Еллар узган саен аны яратканын аңлап, йөрәге сызды. Үкенде һәм үзенең гаебен, хаталарын аңлады. Әмма артка юл юк. Алда Саматның ныклы гаиләсе, Гөлгенәсе, ике кызы.

Индира Сәйфуллина
Фото: https://www.freepik.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

15

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading