16+

Табагач белән кисәүгә ияреп әллә никадәр хатирә дә ияреп төште

Искегә тисәң, исең китәр, диләр. Әйтем, иске нәрсәнең тузганына гаҗәпләнерсең, дигән мәгънәдә бугай.

Табагач белән кисәүгә ияреп әллә никадәр хатирә дә ияреп төште

Искегә тисәң, исең китәр, диләр. Әйтем, иске нәрсәнең тузганына гаҗәпләнерсең, дигән мәгънәдә бугай.

Иске — кирәксез булса да ташларга базмаган, якты хатирәләр туплаган истәлекле әйбер була, еш кына. Юк, тузмый алар! Чөнки ул табылдыкларны хәтерләп аңыбызда яңартабыз... 

Чормада аглый белән таглый — табагач белән кисәүне очраттым. Үтеп китәм димә!.. Ике дистә ел элек, әни исәндә, кирәкле эш кораллары булып, үз урынында — акшарланган зур мич белән стена аралыгында ята иде алар. Әни, көнаралаш мичкә ягып, таба ашы пешерә иде, бәгырькәем. Кунакчыл нигезнең төп вазифасы итеп күргән ул аны: каената-каенанасын, каенишне, әтинең барлык чыбык очы туганнарын да, үз балаларын, соңрак, кияү-киленнәрен, җәйләрен биш-алты булган оныкларын, Казаннан кайткан кода-кодагыен, кибеткә барганда хәл-әхвәл сорашып кергән авылдагысын да сыйлый иде.

Барысы да күзалдында: ит пәрәмәче, өчпочмаклар; җәүликмәк, кабартма, гөбәдия, төрле пироглар мичкә керер алдыннан, шушы кисәү, утлы күмерләрне казан астына әйдәкләп алып керә торгач, мич төбендә төнге күкне хәтерләтеп, анда-санда нәни йолдызлар сыман, утлы күмерләр генә җемелдәшеп кала иде дә, табагач, әле санап үткән таба ашын мичкә озата һәм мич капкачы ябыла торган иде. Әнкәемнең еш тотканга шомарып, ялтырап беткән табагач сабы инде бурсып беткән. Әмма ул элеккечә хәтердә... 

Якты хатирәләр!.. Әнкәем үзе теккән канатлы алъяпкычын, башына ак яулыгын чөеп япкан килештән, мич кызуы белән алсуланган йөзендә яшәү яме чагылдырып шушы табагач-кисәүләрене алмаш-тилмәш кулларында уйнатуын күзалладым. 

Әнием-җаныем төп йорт килене! Балаларына, оныкларына туганлык хисләрен мулдан салган көчле иманлы, чын татар хатыны иде шул... 
Рәхмәт, Әни!.. 

Табагач белән кисәүгә ияреп әллә никадәр хатирә дә ияреп төште шул...

Гүзәл Галләмова


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading