16+

Кайтыр өчен китеп барам сездән саубуллашып

Кичә генә кайткан идем, ә бүген инде китәр вакыт та җиткән. Алда мине бакча, шундагы чәчәк-яшелчәләрем көтеп тора.

Кайтыр өчен китеп барам сездән саубуллашып

Кичә генә кайткан идем, ә бүген инде китәр вакыт та җиткән. Алда мине бакча, шундагы чәчәк-яшелчәләрем көтеп тора.

Мин аларны сагындым. Бары тик бер генә көн бер-беребезне күрмичә тордык. Сизәм, алар да мине юксына. 

Су эчәсе килгән помидорлар борыннарын салындырган. Узып барышлый, чалма башлар чалбар балакларыннан сыйпап калалар. Кайсы гөлләр яфракларын селкетә. Үзләренчә миңа кул болгаулары инде. Кайсылары күзләрен кыса, ә тагы да шуграклары миңа ярату сүзләре пышылдый. 

Быелгы җәй узган елгарак тартым. Помидорлар үстерү өчен бик кулай күренә. Минекеләрнең төсләре – куе яшел. Шунлыктан, бернинди ашлама, үлән шулпалары бирмим. Бары тик көн аралаш, яисә өч көнгә бер тапкыр су сибәм. Төпләренә салынган кыяклы үлән сабаклары озын тасманы хәтерләтә. Бакчачылар күрсәткән сымак, киптерергә тараткан печәнне хәтерләтми.

Минекеләр кышны кар астында үткәреп, “Печән таякчыклары” тарафыннан ашала башлаганнар. Су шушы печән тасмасы өстенә коела. Су сибү көннең теләсә кайсы вакытында булып, ишек-форточкалар ачык булганлыктан, теплица эчендә коры һава. Бернинди химикатлар сиптергәнем юк. Әмма “верщинный гниль” авыруына каршы бер литр суга ике төймә, аптекадан сатып алынган кальций глюканаты эретеп сиптем. Елдагы тәҗрибә буенча, беренчеләрдән булып кызарган помидорларның унлабының баш урталары зарарлана. Быел утыртканда төпләренә кальций селитрасы да салган идем. Уйлавымча, быел минекеләр бозылмаска тиеш. Теплицаның кояш иртәнге якта төшә торган ягына бер полоса ак төстәге, төзүчеләр файдалана торган тукыма тарттырып куйдым. Иң эссе көннәрдә дә температура 35тән югары күтәрелми. Менә шушы формада казынып яту миңа тәмле помидорлар үстерергә булышыр, дип өметләнәм.

Ярар, киләсе очрашуларга кадәр! Кирәк әйберләрегез юкмы? Сорагыз. Кемгә чәчәк бәйләме, кемгә суган кыягы, озакламый кыяр һәм авызда эреп китә торган ярмалы бәрәңгеләр өлгерә. Сезнең заказ буенча, газонда тәгәри-тәгәри кошларның концертларын тыңлап ятарга да минем хәлем әлегә җитәрлек.
Сезгә ак бәхетләр, кояшлы җәйләр, үзе сусыл, үзе татлы яшелчә, җиләк-җимешләр үстерүегезне теләп хушлашам. Бәхетле булыгыз! Пока...

Габдулла Исмәгыйлев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading