16+

Камера төшерсә, йөртү таныклыгыннан мәхрүм итә алалармы?

Газета укучыларыбыздан килгән сорауларга адвокат Марат Гайнуллин җавап бирә.

Камера төшерсә, йөртү таныклыгыннан мәхрүм итә алалармы?

Газета укучыларыбыздан килгән сорауларга адвокат Марат Гайнуллин җавап бирә.

– Камера юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәгән икән, штраф кына язылачакмы?
– Күпләр камера теркәгән очракта бары тик штраф кына салына дип уйлый. Әмма кайбер очракларда машина йөртүчене йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

– Нинди очракта бары тик штраф салу гына каралган?
– Әгәр хокук бозу автоматик режимда эшләүче фотовидеофиксацияләү камерасы тарафыннан теркәлсә, кагыйдә буларак, транспорт чарасы хуҗасына штраф кына языла. Бу очракта камера руль артында кем булуын төгәл билгели алмый, шуңа күрә йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү кулланылмый.

– Кайчан машина белән йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр?
– Әгәр камера автоматик рәвештә штраф язмыйча, бары тик мәгълүматны ЮХИДИ хезмәткәренә тапшыра икән. Бу очракта инспектор автомобильне туктата, машина йөртүченең шәхесен ачыклый, административ беркетмә төзи. Аннары эш судка җибәрелә. Әгәр хокук бозу расланса, суд йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгара ала.

– Бу кагыйдәне Югары суд ничек аңлата?
– Югары суд ассызыклаганча, юлдагы барлык камералар да автоматик режимда эшләми. Кайберләре хокук бозу турында сигнал гына бирә. Мондый очракта камера дәлилләрнең берсе генә булып тора, ә җаваплылык инде конкрет машина йөртүчегә карата билгеләнә.
Конкрет мисал очрагында аңлатыйк. Әйтик, машина йөртүче каршы як полосага тоташ сызык аша чыгып узган, ди. Хокук бозу камера ярдәмендә ачыкланыла да мәгълүмат шунда ук якындагы ЮХИДИ экипажына тапшырыла. Инспектор автомобильне туктатып беркетмә төзиячәк. Суд йөртүчене дүрт айга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгара ала.

– Машина йөртүче бу карар белән килешмәсә?
– Әлбәттә, суд практикасында төрле бәхәсле очраклар бар. Әйтик, күптән түгел бер машина йөртүче мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, «юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны камера теркәгән икән, димәк, штраф кына булырга тиеш». Адвокат буларак, аңа ярдәм итәргә тырышып карадык. Әмма барлык суд инстанцияләре, шул исәптән Югары суд та, бу фикер белән килешмәде.

– Димәк, камера кайбер очракларда машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм дә итә ала?
– Юк. Монда иң мөһиме, камераның ничек эшләвеннән тора. Әгәр ул автоматик рәвештә генә хокук бозуны теркәп, карар чыгару өчен хезмәт итә икән, штраф кына салыначак. Әгәр камера инспектор эшендә ярдәмче чара булып кулланылса, һәм аннан соң машина йөртүченең хокук бозуын ачыклап, беркетмә төзелсә, суд аны йөртү таныклыгыннан мәхрүм итә ала.

– Машина йөртүчеләргә нәрсәне истә тотарга кирәк?
– «Камера гына төшерде бит, димәк, машина йөртү таныклыгын алмыйлар» дип фикерләү дөрес түгел. Әгәр хокук бозу өчен җитәрлек дәлилләр җыелса һәм инспектор канун буенча материалларны рәсмиләштерсә, камера язмасы да йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү өчен нигез була ала.

Сәхифәне Лилия Гайнуллина әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading