“Бала” сүзе Айратны, аңын һәм күзен томалап торган, сихер пәрәвәзеннән йолып алды, ми күзәнәкләреннән Ләйсән исемен куалап чыгарды.
– Эльмира синме бу?! Балабыз булырга тиеш, дисеңме? Әти булу минем хыялым. Сугышта исән калсам, өй тутырып бала үстерәм, дигән сүзем бар иде. Бер малай алып кайтсак, ә. Нәрсә булды соң әле сиңа, нигә елап утырасың? – дип балкып, сөйли-сөйли кызның каршына чүгәләп, аның тезләреннән кочты егет.
Мондый кискен үзгәрешне күреп, Эльмира ни көләргә, ни еларга белмәде.
– Әллә мин авыр сүз әйттемме сиңа, җаным? Зинһар үпкәли күрмә, синнән башка кемем бар, – дип Айрат сөйгәненең дымсу, кайнар битләреннән, тозлы иреннәреннән үпте.
– Айратым минем! Айратым! Белсәң иде ничек өзгәләнгәнемне? Яратам бит мин сине! – дип кыз да ярына сарылды.
Ләйсәннең өрәге Айрат белән Эльмира янә бер йөрәк кебек тибә башларлар дип һич көтмәгән иде.
– Кеше бәхетенә кердем, ләбаса. Айратны никадәр генә көчле яратсам да, мин аңа Эльмира бирәчәк бәхетне – баланы бирә алмаячакмын. Кияүгә чыгып, тату гаилә корып, матур-матур балалар үстерү минем дә хыялым иде бит. Ә хәзер кем мин? Үлек җаны. Мәет. Юк! Мин мәет түгел, мине үтерүчеләр ул – мәет. Ә мин яшәүнең, сөю һәм сөелүнең тиңсез рәхәтлеген әле дә тоям, чөнки Айратым бар. Тик аңа тулы бәхет кенә бирә алмыйм икән шул. Китәргә кирәк миңа, тәнем янына китәргә кирәк, – дип үзалдына сөйләнде өрәк кыз.
Һәм акрын гына дәште.
– Айрат!
Чит авазны беренче булып Эльмира ишетеп алды.
– Сине кемдер чакыра, – диде кыз, чәчләрен төзәткәләп.
– Айрат, бу мин – Ләйсән.
Хатын-кыз тавышы өй эчендә килгәнлектән, Эльмира янә чарасызлыктан сорады.
– Кем ул? Башка хатын белән яшисеңме? Әйткән сүзләрең һаман ялганмы?
– Тынычлан, Эльмира. Хәзер барысын да аңларсың, – диде йөзе җитдиләнеп калган Айрат. Сөйгәнен иңнәреннән кочып, көзге каршына алып килде.
– Эльмира, гафу ит! Айратка сүзләремне син киткәч әйтәсе булган да соң, ашыгып дәшкәнмен, – дип сөйли башлады көзгедәге кыз шәүләсе.
Эльмира коты очып Айратка сыенды.
– Айратны синнән биздерергә мин тырыштым. Әмма, кеше бәхетен тартып алып, бәхетле булып булмый икән. Үз бәхетегез үзегезгә калсын. Айрат, бу көзгене кыядан түбәнгә ташларсыз. Мин үз антымны үтәдем, инде тынычлап, тәнем янына китәрмен, – диде өрәк.
Айрат, гозерне карусыз үтәп, көзгене беркетелгән урыныннан алды. Эльмира каушавыннан, яңа тәпи йөри башлаган сабый кебек, абына-сөртенә җәймә алып килде. Гашыйклар көзгене шул җәймәгә төреп, күл буена алып барып, биек кыядан түбәнгә ыргытты. Ташларга бәрелеп вак кисәкләргә ватылган көзгедән нәни генә ут йомгагы һавага күтәрелде дә: “Бәхетле булыгыз!” – дип, күкләр авазы калдырып, шәһәр зираты тарафына очып, күздән югалды.
Төн салкыны һәйкәл кебек хәрәкәтсез басып торган Айрат белән Эльмираны чиркандырып җибәрде. Алар көзгене төреп алып килгән җәймәгә бөркәнеп, дөньяда барлыгына куанып болында чабышкан колыннар кебек, бакча өенә йөгерде. Караңгы төннең куркыныч төшен чигендереп, таң сызыгы күтәрелеп килә иде.
Фото: https://pixabay.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар