16+

Казан дары заводы коллективына кушыласың килсә әгәр...

1788 елның 24 июнендә эшли башлаган Казан дары заводы үзенең хезмәт юлын уңышлы дәвам итә.

Казан дары заводы коллективына кушыласың килсә әгәр...

1788 елның 24 июнендә эшли башлаган Казан дары заводы үзенең хезмәт юлын уңышлы дәвам итә.

- Казан дары заводына эшче һөнәрләренә кешеләр чакырабыз. Безнең предприятиедә хезмәт хаклары 50 мең сумнан башлана. Бу эш тәҗрибәсе булмаганнар өчен. Без алар белән укучы килешүе буенча эшли башлыйбыз, һөнәргә өйрәтәбез. Шуннан соң хезмәткәр үзенең разрядын һәм, әлбәттә, хезмәт хакын күтәрә ала, - дигән заводның кадрлар сәясәте идарәсе җитәкчесе Татьяна  Михайлова “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Өченче разрядлы эшчеләр уртача 63 мең сум тирәсе хезмәт хакы ала. Дүртенче разрядтагылар – 67 мең сум, бишенчеләр – 74 мең сум, алтынчылар  78 мең сум һәм аннан күбрәк хезмәт хакына ия.

Михайлова әйткәнчә, элек хезмәткәрләрнең үзләренең разрядларын күтәрүе ярты елга кадәр сузылган. Хәзер тизләтелгән алым кулланыла: аттестацияне бер айда, ә кайбер очракларда ике атнада да алырга була. “Яңа елдан хезмәт хакларының кимендә 10 процентка артуы көтелә”, - ди Дары заводының кадрлар сәясәте идарәсе җитәкчесе.

Моннан тыш, предприятие хезмәткәрләре өчен  күпсанлы бонуслар каралган: тырыш һәм нәтиҗәле эшләгән өчен премия, һөнәри бәйрәмнәргә һәм юбилей даталарга премия, бер ел эшләгәннән башлап хезмәт еллары өчен бүләкләү. Казан дары заводы зарарлы хезмәт шартлары өчен компенсация түли. Дәүләт оборона заказын үтәүдә катнашучы ир-атларга мобилизациягә алынудан бронь бирелә.
- Без балалы хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Әгәр бала уку елын “отлично” билгеләренә тәмамласа, хезмәткәрнең хезмәт хакына 1-1,5 мең сум өстәлә. Беренче сыйныфка баручы балалары булган ата-аналарга да премия каралган. Кечкенә сабыйлары мәктәпкә яхшы портфель туплый алсын. Яңа елга бүләкләр һәм заводның профилакториясендә зур чара әзерлибез, - ди Татьяна Михайлова.

Ташламалар һәм социаль гарантияләр әле тагын бар. Болар: кичке һәм төнге сменаларга предприятиегә килергә бушлай транспорт, профилакторийга бушлай юлламалар, никах теркәгәндә яки бала туганда матди ярдәм, заводның тернәкләндерү үзәгендә дәвалану, заводның уку-өйрәнү үзәгендә бушлай квалификацияне күтәрү һәм башкалар.

Казан дары заводына быел 235 ел тулды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде юбилей тантанасында.
- Коллектив заводны үзенчәлекле итә. Болар – үз вазифаларына гаять тә җаваплылык белән караучы чын һөнәр осталары. Һәр хезмәткәргә рәхмәт! Предприятиенең төп горурлыгы – хезмәткәрләр. Алар арасында хезмәт династияләре аерым урын алып тора. Безнең дары заводында 160 хезмәт династиясе, - дип әйтеп үтте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Казан дары заводының данлы коллективына кушылырга ниятләгән очракта, тулырак мәгълүматны 8 (843) 554-34-51 телефоны аша белешергә була. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading