16+

Казан Сабан туенда 20 мең өчпочмак ашалган һәм...

Казан Сабан туенда быел 170 мең кеше кунак булган. Бик күпләр башкала җитәкчелегенең Сабантуйга милли киемнәрдән килү башлангычын хуплаган. Моннан тыш та бәйрәм яңалыкларга бай иде. Быелгы Казан Сабан туе нәтиҗәләре турында бүген матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Гомумән, быел милли үзенчәлекләргә зур игътибар бирелде. Сабантуй узган өч мәйданда да бик зур уңыш белән төрле-төрле мастер-класслар узган. Теләгән кешеләр үз киемнәрен бизәргә милли элементларны үз куллары белән ясый алды. Шулай төрле районнарның утарларында тормыш кайнады – монда бию буенча да мастер-класслар, милли ризык пешерү остаханәләре дә эшләде. Сабан туенда рекордлар да куелды. Әйтик, Яшел Үзән утарында 173 килограммлы чәкчәк пешергәннәр. Ә Менделеевск утарында 1т 600 кгдан артык авырлыктагы бавырсак, дип сөйләде Казан башкарма комитеты Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов. 

Кызыклы исәпләүләр дә ясаганнар: Сабантуй көнендә 20 мең өчпочмак, 10 мең вак бәлеш һәм башка милли ризык, 3 мең литр чәй эчелгән. Күңел ачу программасында исә 2500 артист катнашкан.

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, Сабантуй оештыручылары алдында бәйрәм чараларын традицион формаларга китерү бурычы куелган. Шул ук вакытта бәйрәм модалы һәм популяр булып калырга тиеш иде, ди ул. Һәм бу әле эшнең башы гына, алга таба ул дәвам итәчәк, дип белдерде.

Гүзәл Насыйбуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading