16+

Казан урамнары буйлап тәгәрмәчле мич йөри?!

Казан урамнары буйлап тәгәрмәчле мич йөри дисәләр, ышаныр идегезме? Үз күзләрем белән күрмәсәм, мин дә ышанмас идем.

Казан урамнары буйлап тәгәрмәчле мич йөри?!

Казан урамнары буйлап тәгәрмәчле мич йөри дисәләр, ышаныр идегезме? Үз күзләрем белән күрмәсәм, мин дә ышанмас идем.

Әлеге мичнең хуҗасы Гадел Бариев белән мин Чувашиядә узган Федераль Сабан туенда таныштым. Ул чагында Гадел, тирләп-пешеп, Сабантуй кунакларына коймак пешереп ята иде. Әбиләренеке кебек мичтә пешкән ризыкларны авыз итәргә теләүчеләр дә шактый иде. «Балачак тәме килә», – дип, Гадел тәлинкә белән китереп куйган коймакларны ялтыратты гына халык.

Әллә берәр сере бармы соң бу коймакларның, дип, мин дә егеттән пешерү алымнары турында сорашам.
– Бер сере дә юк. Гап-гади коймаклар. Мичтә пешкәнгә генә үзенчәлекле килеп чыга. Рецептын әбиләрдән сораштым. Сөт, сыек май, тәменчә шикәр, тоз салабыз, – дип елмая эшкуар.

Үзенчәлекле мичләрне Гадел Удмуртиядән күреп кайткан икән. Шунда ук аны Татарстанга да кайтартырга уйлаган.
– Әле күптән түгел генә эшли башладык. Шулай да безнең белән кызыксынучылар күп. Татарстанда камыр ризыкларын яраталар бит. Башта, нинди мич икән бу, дип кызыксынып киләләр, аннан ризыклар белән сыйланалар, – ди Гадел.

Әлеге мичне инде Казан халкы да күреп өлгергәндер. Гадел аның белән парк, скверларга чыга, Сабан туйларына йөри. «Бигрәк җайлы инде, кая барсаң да, мич үзең белән, машинага гына тагасы», – дип елмая егет. Биредә коймак кына түгел, өчпочмак, бәлеш, вак бәлеш, бөккәннәр дә пешереп була.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading