16+

Казанда беренче тапкыр БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе конкурсы оештырыла

24-26 июль көннәрендә Казанда беренче тапкыр БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе конкурсы оештырыла.

Казанда беренче тапкыр БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе конкурсы оештырыла

24-26 июль көннәрендә Казанда беренче тапкыр БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе конкурсы оештырыла.

Конкурсантлар Коръәнне яттан сөйләп түгел, матур итеп укуда ярышачак, дип билгеләп үтте Россия Мөфтиләр шурасының беренче урынбасары, БРИКС илләренең Изге Коръән премиясен оештыру комитеты рәисе Рушан Аббясов чарага багышланган матбугат конференциясендә.

24 июльдә “Корстон”да узачак конкурста 22 дәүләттән, шул исәптән Бразилия, Кытай, Эфиопия Һиндстаннан да берәр кеше катнашыр дип көтелә. БРИКС илләреннән генә түгел, гарәп илләреннән дә киләчәкләр. 

– Һәр дәүләтнең үз халыкара Коръән уку ярышлары бар. Быел исә беренче тапкыр БРИКС илләренең дә Коръән премиясен булдырдык. Алга таба ул һәр елны уза башлар дип ниятләп торабыз. Күптән түгел генә БРИКС уеннары узды. Без дин әһелләре шушы илләрнең үзара элемтәсен рухи яктан да ныгытырга телибез. Чарага БРИКС илләренең мөселман лидерлары да киләчәк, алар белән бик мөһим резолюция кабул итәчәкбез, – дип сөйләде Рушан Аббясов.   

Изге Коръән премиясендә Россияне Саратовтан Ясир Додарбеков тәкъдим итәчәк. 13 июльдә узган сайлап алу конкурсында жюри нәкъ менә аны сайлап алган. 
25 июльдә “Рухи ефәк юлы” дигән халыкара конференция һәм яшьләр өчен форум да узар дип көтелә. 

26 июльдә “Ярдәм” мәчетендә Изге Коръән премиясе конкурсының ябылу тантанасы үтәчәк. Анда билетлар алып керергә туры киләчәк, хәйриячелектән кергән әлеге акча күзләре күрмәүчеләр өчен Брайль системасы буенча Коръән бастыруга китәчәк.   

Сүз уңаеннан: Изге Коръән премиясе конкурсында җиңүчеләргә акчалата премия тапшырылачак. Беренче урын алучыга 7 мең доллар, икенчегә – 5 мең, өченче урын иясен 3 мең доллар биреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading