16+

Казанда меценатлар клубы ачылды

13 апрельдә Меценат һәм хәйрияче көне билгеләп үтелә, һәм нәкь менә шушы көнне Казанда Татарстан Республикасы Меценатлар клубының беренче утырышы узды. Ул йортсыз һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтүче "Приют человека" хәрәкәтенең попечительләр берлеге нигезендә төзелә.

Казанда меценатлар клубы ачылды

13 апрельдә Меценат һәм хәйрияче көне билгеләп үтелә, һәм нәкь менә шушы көнне Казанда Татарстан Республикасы Меценатлар клубының беренче утырышы узды. Ул йортсыз һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтүче "Приют человека" хәрәкәтенең попечительләр берлеге нигезендә төзелә.

 Кешеләрне бушлай ашатучы әлеге проект инде 6 ел эшләп килә. Башта көненә 50 порция кайнар ризык бирүче бер пункт булса, бүген Казанда гына шундый 6 ноктада бер меңнән артык мохтаҗны ашаталар. Моннан тыш, "Приют человека" исеме астында Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Норлат, Әгерҗе, Менделеевск, Бөгелмә һәм Буа шәһәрләрендә дә пунктлар эшли. Шушы көннәрдә алар Лаеш белән Питрәчтә дә ачылачак.

Меценатлар клубының максаты — бушлай ашатучы әлеге пунктларны Татарстанның һәр районында булдыру. Шунысын да әйтергә кирәк, "Приют человека" йортсыз калганнар белән инвалидларга гына ярдәм итеп калмый, анда гади әби-бабайлар да, пенсионерлар да килә, чөнки аларга тәмле ризыкка акчалары җитми. Әлеге проект эшмәкәрләрнең күңеленә тия икән, алар аңа кушылырга теләк белдәрәләр. Алар "Приют человека"ны оештыручыларга чыга башлаганнар, хәтта башка төбәкләрдә дә аны ачарга тәкьдим итәләр. Шуларны исәпкә алып, эшчәнлекне тагын да киңрәк җәелдерү максатыннан, Меценатлар клубы төзү идеясы килгән дә инде. Бу хакта аның авторы эшмәкәр Ильяс Гыймадов сөйләде. Бүген оешмада 30 кеше исәпләнә. Киләчәктә ул хәйриячелек белән шөгыльләнүче иң шәп бизнес-клуб булырга омтыла.

Эшмәкәрләр җыйган акчалар мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итүгә һәм яңа пунктлар төзүгә тотылачак. Бу гына түгел, инде зур тәҗрибәсе булган бизнес вәкилләре кечкенәләренә остаз булып та барачак. Татарстан тарихында Әхмәтбай Хөсәенов, Сөләйман Аитов, Иван Алафузов Мөхәмәтсадыйк Борнаев, Сергей Землянов, Юнысовлар, Апанаевлар һәм Үтәмешывлар династиясе кебек көчле хәйриячеләр булган. Меценатлар клубы шушы легендар шәхесләрнең традияцияләрен дәвам итәргә уйлый. Бер елдан соң көненә 10 мең мохтаҗ кешене ашатырга дигән план белән яшиләр. Ильяс Гыймадов үзенең шул "Приют человека" пунктына барып, ашау таратканын, килүчеләр белән аралашуын әйтте. Башка эшмәкәрләрне жә шулай эшләргә чакырды. Нәкь менә шул вакытта йөрәк сыкрый, мохтаҗларга ярдәм кирәклеген аңлыйсың һәм аларга ярдәм итәсе килү теләге уяна, ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading