16+

Казандагы Нәүрүз киләчәктә Бөтенроссия бәйрәменә әверелергә мөмкин

Казан ипподромындагы мәйданда Нәүрүз  гөрләде. Төрки халыкларда ул язны каршылау бәйрәме. Көнчыгыш календаре буенча 21 марттан яңа ел башлана. Татарстан башкаласында 115тән артык милләт вәкиле яши. 

Казандагы Нәүрүз киләчәктә Бөтенроссия бәйрәменә әверелергә мөмкин

Казан ипподромындагы мәйданда Нәүрүз  гөрләде. Төрки халыкларда ул язны каршылау бәйрәме. Көнчыгыш календаре буенча 21 марттан яңа ел башлана. Татарстан башкаласында 115тән артык милләт вәкиле яши. 

— Республикадагы халыклар ассамблеясе белән берлектә милли мәдәниятләрне үстерергә тырышабыз. Казанда 9 ел элек тәүге мәртәбә Нәүрүз үткәрелде, бәйрәм моның кадәр колач алыр, дип уйламаган да идек. 12 милли-мәдәни җәмгыять үзенең мәйданчыгында җырларын, биюләрен һәм милли ризыкларын тәкъдим итә, уеннар оештыра. Казан Нәүрүзен Бөтенроссия бәйрәменә әверелдерергә, халыкара дәрәҗәгә күтәрергә ният бар,-диде Татарстанның “Халыклар дуслыгы йорты” директоры Ирек Шәрипов.

Төркия, Казахстан, Әфганстан, Әзәрбайҗан,Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан һәм Россиянең Башкортстан белән Якутия мәйданчыкларына биергә дөньяның барча илләре халыклары җыелышкан, диярсең. 

—Бәйрәмдә яшьләрнең һәм балаларның күп булуы куанычлы күренеш. Мең еллар дәвамында үткәрелгән милли бәйрәмнәрне һәм традицияләрне сакларга, балаларга өйрәтеп калдырырга кирәк. Чит илләрнең Казандагы консуллары да катнаша Нәүрүз бәйрәмендә,-диде Татарстан Республикасы Рәисе департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Айрат Зарипов, республиканың мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова, Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова бәйрәмгә килгән халыкны сәламләделәр, дуслыкта яшәргә чакырдылар.

—Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка милли мәдәниятләрне үстерүгә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт! Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга да җиңел түгел, без аңа таяныч булыйк. Нәүрүз бәйрәмендә төрле телләр яңгырап тора, ләкин безне дуслык бербөтен итә. Шушы дуслыкны таркатырга омтылучылар бар. Без бирешмик, бердәм булыйк, бердәмлектә-көч,-диде Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев.

Программаны алып баручылар игълан иткәнчә, җырлы һәм сыйлы Нәүрүз бәйрәменә 5 меңнән артык кеше килгән. Россия, БДБ илләре, Азия һәм Африка дәүләтләре кешеләренең бер-берсен елмаеп сәламләп, җырлап-биеп күңел ачуы бик зур әһәмияткә ия. Нәүрүз мөбәрак булсын!

Автор фотолары

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading