16+

«Кайнар суны кайчан сүндерәләр?» Татарстанда яңа мошенниклык схемасы

Татарстанда мошенниклар яңа алдау ысулын куллана башлаган.

Татарстанда мошенниклар яңа алдау ысулын куллана башлаган.

Хәзер алар кешеләргә “кайнар суны сүндерү графигы” дип ялган сылтамалар җибәрә.

Бу хакта ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мошенниклар кешеләрнең көндәлек тормышындагы актуаль темаларны оста файдалана.

— Яз көне алар “чәчәк китерү” схемасын кулланды: янәсе, курьер шалтыратып, смс аша килгән кодны әйтергә куша. Хәзер исә кайнар суны сүндерү графигы исеменнән хәбәрләр тарата башладылар. Кеше сылтама буенча күчкәч, мошенниклар сайтына эләгә, — дип аңлатты Яковлев.

Белгечләр әйтүенчә, мондый хәбәрләр еш кына: идарәче компания исеменнән; дәүләт хезмәтләре стилендә; “ашыгыч мәгълүмат” рәвешендә килә.

Сылтама буенча күчкән очракта, телефонга вирус эләгергә яки шәхси мәгълүмат урланырга мөмкин.

Белгечләр шикле сылтамалар буенча кермәскә; кайнар суны сүндерү графигын бары тик рәсми сайтлардан гына тикшерергә; смс һәм мессенджерларда килгән хәбәрләргә ышанып шәхси мәгълүмат кертмәскә.

Альберт Яковлев искәрткәнчә, мошенниклар һәр сезонга яраклашып яңа сценарийлар уйлап таба. Шуңа күрә иң мөһиме — уяулыкны югалтмаска.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading