16+

Халык үзе шагыйрь ул

И заманалар диген. Бөтен дөньяны интернет чолгап алды да, хәзер кем нәрсә пешергән, кем пешермәгән, кем керен ничек юган, кем кыяр, помидор, суганын ничек үстерә дигәндәй, бөтен нәрсәне интернет әйтә, сөйләп-аңлатып, күрсәтеп тә бирә. Бик җайлы, бик рәхәт. Интернет начар түгел, тик менә бер кергәч, чыгып китеп кенә булмый кайчакта. Чәең кайнап бетә, ашың ташып китә.

Халык үзе шагыйрь ул

И заманалар диген. Бөтен дөньяны интернет чолгап алды да, хәзер кем нәрсә пешергән, кем пешермәгән, кем керен ничек юган, кем кыяр, помидор, суганын ничек үстерә дигәндәй, бөтен нәрсәне интернет әйтә, сөйләп-аңлатып, күрсәтеп тә бирә. Бик җайлы, бик рәхәт. Интернет начар түгел, тик менә бер кергәч, чыгып китеп кенә булмый кайчакта. Чәең кайнап бетә, ашың ташып китә.

Ә бит әле кайчан гына, авылда интернет түгел, телефон да юк иде. Телефон ди сиңа, телевизорның авылда пәйда булганына да ярты гасыр гына бит әле. Шулай, халык интернетка кермәгән, телевизор, телефон белмәгән, яшәгән бит барыбер гасыр­лар буена. Аның каравы, элек аулак өйләр булган, аннан соң инде клубларда «вечер»лар гөрләгән. Кеше бер-берсенә хәл белешергә барган, күрше күршегә кул эше белән кич утырыр­га кергән. Барыбер аралашу чарасын да уйлап тапкан, дөнья, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булган. Елына бер-ике тапкыр килгән артистлардан яңа көй-җырлар да отып калганнар. Һәр өйдә 5 тәңкәлек «колхоз»  радиосы бар иде ул заманда. Концерт-спектакльләр тыңлый идек бит инде барыбыз да. Ә авылның үз ар­тистлары – әллә филармониядән ким идеме гармунчылар, җырчылар?! Бәйрәм саен гөрләтеп концерт, спектакль куя­лар иде. Ә авылның үз фольклоры! Шул фольклорны иҗат итүче авылның сүз осталары...

Тукай әйткәнчә, бер нәрсә шылт иттеме, халыкта бәет әзер. Бәет тә түгел кайвакыт, беткәнче бер дүртьюллык. Кайвакыт авторы да билгесез, хәер, авторы кирәкмәгәндер дә.
Хөснетдин абзыйны (Хөстин), бик үк тулы булмаса да, сугышка алганнар. Ул сугыштан кайтмаган инде, имештер, аларның Бибинурттә белән хат алышканнарын әле без дә ишетеп үстек.
Хөснетдин абзый фронттан хат язган ди, имеш:

«Одеял ябынасыңмы,
Юрган ябынасыңмы?
Бибинур җаным, бик сагынам,
Син дә сагынасыңмы?»
Бибинур:
«Одеяллар да ябынмыйм,
Юрганнар да ябынмыйм,
Бөтен түләүдән котылдым,
Сине бер дә сагынмыйм».
Тагын:
«Чеметкәнеңне онытмыйм,
Сагынам сине, Хөснетдин,
Чеметә торган идең бит
Тез­дән югары боттин».

Хәреф тә белмәгәндер инде ул Хөснетдин. Берәрсе шаярткан гынадыр.
Хәер, кем белә инде... бәлки чыннан да үзләре язышканнардыр, әйме. Бәлки берәр татар кешесе очрап куйгандыр. Шул рәхимле бәндә Хөснетдиннең сагыну-сагышларын ире исеменнән Бибинурына юллагандыр. Хөснетдин абзыйга хатлар язып биргәндер.

Шулай да Хөснетдин абзыйның бер канатлы сүзе безнең көннәргә кадәр килеп җитте бит әле. Кайвакыт, урыны туры килгәндә, без дә әйтеп куябыз әле аны. Нәрсә өчендер, налог өченме, заемы түләнмәгән өченме, берәүнең сыерын алып чыгарга кирәк, тик берәүнең дә әшәке буласы, каргыш аласы килми. Әйдә, Хөснетдин, шушы сыерны гына бәйләп алып чык әле, курыкма курыкма, сөзми ул, дигәннәр. Хөснетдин бау­ларын кире үзләренә тоттырган да чыгып киткән. Чыгып киткәндә, өч кенә сүз әйткән: «Соңыннан сөзә ул».

Менә тиле Хөстин диген син! Аның шул сүзләре урыны-җае белән авылда әле һаман да кулланыла. Соңыннан сөзә ул!
Сугыш беткән, кемнәрдер мәңгегә ятып калган, кемнәрдер исән-сау әйләнеп кайткан. Кемдер сыңар кул, сыңар аяк белән. Ә кемдер трофей малы да алып кайткан. Авылда берәүнең – елтырап торган күн итек белән, ә сеңлесенең затлы Герман күлмәге белән клубка «вечер»га чыкканына исләре китмәгәнгә салышкан авыл яшьләре шул кичне үк икесенә дә берәр куплетны «сылаганнар».

«Итегенә кызыкмагыз –
Герман итеге бит ул.
Итеген салып ташласа,
Чуен китеге бит ул!»
Сеңлесенә дә бер дүрт юл:
«Күлмәгенә кызыкмагыз –
Герман күлмәге бит ул.
Күлмәген салып ташласа,
Күмер чүлмәге бит ул!»
Әйе, калганнар киндер күлмәк белән йөргәндә, ничу монда бәя күтәреп йөрергә. Авыл бәяне күлмәгеңә карап куймый ул.
Клуб эше әз генә аксап киткәндәй тоелса:
«Хордрамның җитәкчесе
Мотыйгуллина Сәйдә.
Театр куябыз дия
Шушы алдагы җәйдә».
Гел алышынып торган китапханәчеләргә:
«Китапханә бикле,
Ачылуы шикле.
Китап бирүче апа
Килде дә китте».
Халык бик актив булган, ә кич чыгарга бер клуб булган. Телефон, телевизор, интернет юк. Ә аннан чәчү, урып-җыю вакытында кырда, трактор вагонында куна-төнә эшләгәннәр.
«Кәмиләттә, ашларың,
Чыга чуер ташларың.
Ташларыңа теш үтмәде,
Этләреңә ташладым».

Монысы шул кыр станында аш пешергән Кәмиләттәгә инде. Мишәр Кәмиләсе. Кая шуның хәтле кешегә пешкән ашның борчагын чүпләп бетерәсең инде! Югандыр да салгандыр инде. Учак ягарга җүнле утыны булгандыр дисеңме? Ире Ибраһимы сугышта ятып калган тол хатынны кемнәр кайгырткандыр дисең.
Нәкъ Тукай әйткәнчә, халык –  дәртле ул, көчле ул, шагыйрь ул. Мең еллар яңгыраган туган телемне бе­терер­гә генә, Раббым, ирек куймасаң иде.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара районы, Мәмәшир авылы.

фото - vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading