Шулай итеп Рәфыйк Һадиев машинасы белән беренче тапкыр былтыр районда узган Җиңү парадына чыга. “Аңарчы күрсәттем инде машинаны, парадка болай гына чыга алмыйсың бит. Район башлыгы да күрде. Башкалар да үз бәясен бирде. Әлфия апа Мөбарәковага рәхмәт – үзе җитәкләгән “Саба телевидениесе” аша халыкка күрсәтте. Махсус карарга килүчеләр дә бар. Кызыксыналар, булдыргансыз, диләр. Моңарчы да үзгәртеп эшләүләр күп булса да, бу җыелган беренче машинам. Бетон болгаткыч, тегермәннәр дә ясаган идем. Без нәселле тегермәнчеләр бит. Әтине дә заманында Туктар авылыннан Сабага тегермәнче буларак чакыралар. Йорт салып, монда күчтек”, – дип сөйли Рәфыйк абый.
– Техника җене малай кешегә яшьтән кагыла бит инде. Электән нәрсәләр сүтә идегез? – дип сорыйм.
– Мотоцикл, мопедлар да булды. Кеше каникулда ял иткәндә, без көтү көтеп, алдык аларны. Әтинең “Иж Планета” мотоциклы бар иде. Җәй көне без аның маен алыштырып, сөртеп-юып куя идек. Шуннан техника җене кагылып калгандыр инде. Моны машина кирәктән дә җыйадым инде. Хобби дип әйтимме?! Хәзер машинаны төрлечә алып була. Бу кешегә күренәсе килүдән дә, кешегә белгертәсе килүдән дә түгел. Машинаны җыю рәхәтлек бирде. Бер караганда авыр инде, әмма ләззәтен дә алсың, – ди яңа машина уйлап табучы җавапка. – Кайбер төбәкләрдә машинага үзенең исемен куючылар да бар, ә мин “Саба” дип атадым. Әйткән сүзем бар иде: әгәр матур килеп чыкса, үземә ошашлы булса, районның исемен кушам. Беренчедән кыска, дүрт хәреф, әйтелеше бар, яңгырый. Икенчедән, район да матур бит, чиста, тәртип, моның өчен Рәис Нургалиевичка зур рәхмәт. Өченчедән, бездә халык та әйбәт, ярдәм итәм дип тора.
Сүз дә юк, Рәфыйк абый әйткәнчә, монда йокламаган төннәр, аягүрә ашаулар күп булган. Кайчак син уйлаганча барып чыкмый. Эшнең кире ягы була. Өйдәгеләр дә шундый эшкә алынган иргә каршы килми. Рәфыйк тотынган икән, димәк, ул аны булдырып чыгачак.
Шулай да моның кадәр машинаның шактый кесәгә сукканын чамаларга була. Сорамыйча кала алмадым. “Белмим, чутлаганым да юк, чутлыйсым да, саныйсым да килми. Монда ару китте инде, әгәр дә кулыңны кесәңә тыгып, нәрсәдер “экономить” итеп, очсызлы материаллардан ясыйм, дип үз-үзеңне алдасаң, барып чыкмый ул. Шуңа күрә, акча булган саен, кирәк-яраклардан күләмлерәк җирләрен алып эшлисең. Күпме ягулык яга диючеләр дә бар, анысыннан да зарланмыйм. Үзең ясагач, җаны бар шикелле. Техниканы каһәрлисем килми. Шуның белән йөрим. Башка машинам юк. Сабада җәяү йөрергә яратам. Әйбер күтәреп алып кайтмас өчен генә машина белән чыгам. Болай юлда кеше белән күрешәсең, дүрт-биш ел күрешмәгән кешеләр бар. Машинадан кул болгап кына китәләр”, – дип сөйли ул.
“Саба” хаммеры җәй көне тантаналы төстә хастаханәдән бәби алып кайткан. Ә туйга заказ биргәннәре юк икән. “Яшьләр хәзер техниканың нәрсә икәнен аңламый, аларга телефон булсын. Балаларга безнең шикелле техника да кызык түгел. Без бит укырга барганда берәр машина батса, ул чыкмыйча, йә мәктәпкә бөтенләй бармыйбыз, йә тиз генә шуннан китә дә алмый идек”, – ди хаммер хуҗасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
хэмер кулланмыйбыз
0
0
0
0
Нинди генә талантлы кешеләр юк инде. "Шәһри Казан " га рәхмәт шундый геройлар турында язганы өчен.
0
0
0
0
Булдырган,
0
0
0
0
Рәсмиләштерә дә алган. Кызыклы кеше
0
0