Соңгы арада, берәүләр 23 февраль белән армиядә хезмәт иткән егетләрне генә котларга кирәк дисә, икенчеләр 8 март белән бала тапкан хатын-кызларны гына котлау дөрес дигән фикер яңгырый. 8 март бүгенгесе көндә нинди бәйрәм һәм аны ничек бәйрәм итәләр?
8 Мартны бәйрәм итү - кеше өчен артык ял көне һәм мәҗбүри рәвештә чәчәкләр бүләк итү белән ассоциацияләнә. Әмма һәрвакытта да шулай булмаган. Халыкара хатын-кызлар көненең ничек барлыкка килгән? Ни өчен бүген 8 Мартны йөз ел элек булган кебек кабул итмиләр?
8 Мартның әһәмияте нидә? Бу хакта яшьләр нәрсә уйлый?
- Әлеге бәйрәмне күзаллаганда, минем үзеннән үзе күз яшьләре барлыкка килә, чөнки рәсми рәвештә 9 март минем әниемнең үлгән көне булып санала. Әниемнең 8 март көне төнлә үк хәле начарая башлаган. Гомумән, март аеның башы минем өчен бик зур депрессия вакыты. Тик шулай да, мин аек акыл белән эш итә беләм. Бервакытта да кешене гаепләмим. Бала чактан ук минем гаиләм булып әтием булды. Минем апаларым бар, бер-беребезгә ел саен бүләкләр бирешәбез. Бүләкләрне, авыр булса да, мин алам. Бу көнне минем йөрәгем дүрткә бүлгәләнә. Кешегә көне буе яктя йөз күрсәтсәм дә, елмаеп йөрсәм дә, бер акырып-бакырып еламыйча булдыра алмыйм. 8 март якынлашканда мин Актанышка кайтам, көнне җиңелрәк үткәрермен дип ышанам. 8 мартта мин мәчеткә барам, намазлар укыйм. Әмма бәйрәм рухы миндә бервакыт та булмый.
“Интертат” электрон газетасы журналисты Алинә Айдарова
- 8 март – ул безнең күптәннән килгән бәйрәм. Безнең өчен ул Халыкара хатын-кызлар, әниләр-әбиләр көне. Егетләр барлык гүзәл затларны котларга тиеш, дип саныйм.
Культура интитутының 4 курс студенты Рәмис Габдулхаев
- Бу бәйрәмнең әһәмияте, минемчә, игътибар күрсәтүдә һәм берләшүдә. Күпме кеше нәкъ менә 8 март көнне якыннары белән күрешә, әти-әнисе янына кайта, бер-берсе белән аралаша, бүләкләр бирешә. Нинди рәхәт бит!
“Ялкын” журналы журналисты Зилә Дәрҗеманова
- 8 март - ул әле шоколад, чәчәк бәйләме, айфон бәйрәме генә түгел. Ул иң элек җенесләр арасында тигезлек һәм хатын-кызлар хезмәтенә хөрмәт өчен көрәш символы да. Хәзер генә без бәйрәмне чынлап та җете буяуларга төреп бетердек. Төп әһәмияте шунда.
“Ватаным Татарстан” газетасының журалисты Чулпан Гарифуллина
8 Март - бала тапкан хатын-кызлар гына көне дигән фикергә карашлар:
- Хатын-кыз булып бала тапкан кешене генә атыйлар. Әмма бәйрәм белән мин сеңелләремне дә, апаларымны да котлыйм. Кияүдә булмасалар да, кыз бала булсалар да, ун яшьлек кыз-бала булса да, котлыйбыз. 8 март - бик зур бәйрәм! Үзем бәби тапмаганда да, мине котлыйлар иде, шуңа мин дә котлыйм.
Алинә Айдарова
- Минем уйлавымча, бу фикер бер дә дөрес түгел. Тарихка күзәтү ясасагыз, бәйрәмнең каян килеп чыкканын аңласагыз, сез дә минем белән килешерсез.
Рәмис Габдулхаев
- Юк, бу фикер белән мин бер дә килешмим. Халыкара хатын-кызлар дигәч, барлык кызлар да саналырга тиеш дип уйлыйм. Аның өстәвенә, бала тапкан хатыннарның үз бәйрәмнәре - әниләр көне бар бит.
Зилә Дәрҗеманова
- Әлбәттә, юк. Алайса, ни өчен 23 февральдә барлык ир-атларны котлыйбыз ? Барысы да Кызыл армиядә хезмәт иткәнме әллә? Барысы да Ватан алдындагы бурычын үтәгәнме? Әллә армиядә киез итек киеп, ничә ел гомерен уздырганмы?
Чулпан Гарифуллина
Хатын-кызлар өчен иң яхшы бүләк нәрсә?
- Яхшы бүләк – материаль булмаган бүләк. Минем ирем мине бик яхшы аңлый. Бу көнне миңа зур игътибар бирергә тырыша. Беләзекләр, чәчәкләр, шоколадлар белән сөендерә. Ул аңлый: кафега барып утырырга минем хәлем дә, кәефем дә юк. Шәхсән миңа “Алинә яхшы бүләкләр бирә” дип әйтәләр. Бүләкләр бирү – үзе бер рәхәтлек. Кешегә кирәкле булган бүләк бирү бик матур күренеш дип саныйм.
Алинә Айдарова
- Хатын-кыз өчен иң яхшы бүләк – чәчәктер. Алардан бигрәк, үз кулларың белән ясап, ихластан бирелгән бүләк. Мәсәлән, яраткан кешеңә бергә төшкән фотоальбом. Ашый торган бүләк булса, бигрәк тә әйбәт инде. Үземә бәйрәмнәрдә пешкән бәлеш түләк итсәләр, нык шат булыр идем.
Рәмис Габдулхаев
- Нинди генә бүләк булса да, беренче чиратта ул чын күңелдән бирелгән булырга тиештер. Шәхсән үземә шоколад белән чәчәк бүләк итсәләр дә ярый, иң мөхиме - кеше миңа игътибар күрсәткән. Әгәр дә кеше материаль яктан булдыра икән, кыйммәтлерәк бүләкләрдән дә баш тартмас идем. Ничек кенә баналь булмасын, мин Дайсон фирмысының фенын бүләккә бик теләп алыр идем.
Зилә Дәрҗеманова
- Әй, хатын-кызга бүләк алу шундый җайлы бит ул! Мин еш кына ник ир-ат булмадым икән, дим. Фантазияне рәхәтләнеп эшкә җигәргә була бит! Хатын-кызга бер гөлләмә дә бүләк инде ул. Әмма аны бәйрәмнәрдә генә түгел, ә гади көннәрдә дә бирсеннәр иде. Иң матур сүз һәм иң гади игътибар - болары да күңелгә ятышлы бүләкләр. Ихластан булсын алар, иң мөһиме шул. Кушканга, бәйрәм хөрмәтенә генә бирелмәсен.
Чулпан Гарифуллина
8 Март көнендә тагын нинди бәйрәмнәр бар?
1. Халыкара хатын - кызларның сыра кайнату көне
2. Язгы канатлар көне
3. Мәскәү Изге Ана иконасы барлыкка килү көне
4. «Сокольская» Изге Ана иконасы бәйрәме
5. Поликарп Смирнскийны искә алу көне
6. АКШта «Каршы булу» көне
7. АКШта шоколад белән капланган арахис көне
8. Таҗикстанда Әниләр Көне
9. АКШта уникаль исемнәр көне
10. Лаос белән Албаниядә Әниләр көне
11. Сириядә Халык революциясе көне
12. Иранда имам Алиның туган көне
Ралинә Заһидуллина
Фото: https://pixabay.com/ru
Комментарийлар
0
0
Хормэтле редакция. Нишлэп бик еш кына ялгышлар жибэрелэ ? Матбугатта да ялгыш булгач ничек була инде ул? Бу мэкалэдэ " шоколалар" ( шоколадлар). " Алинэ яхшы булэклэр бирэ" бирэ...
0
0
0
0
Иң беренче тарихка күз салып,8Мартның,каян килеп чыкканын белергә кирәк,хәзер бу хатын-кызлар көне буларак бәйрәм ителә инде,матур язгы бәйрәм,бөтен хатын-кызлар өчен уртак бәйрәм,чөнки аерым Әниләр көнен нрябрьдә билгеләп үтәбез бит инде.
0
0