Самара төбәгендә туучылар саны, үлүчеләр санына караганда күбрәк икән. Өстәвенә, мондагы актив милләттәшләребез, микрорайоннарга бүленеп, анда яшәүче татар гаиләләрен санап чыккан.
Скопировать ссылку
Самара төбәгендә туучылар саны, үлүчеләр санына караганда күбрәк икән. Өстәвенә, мондагы актив милләттәшләребез, микрорайоннарга бүленеп, анда яшәүче татар гаиләләрен санап чыккан.
Самара өлкәсендәге татар оешмалары эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә «Болгар» мәчете имам-хатыйбы Расих хәзрәт Вакказов: «Хәзер Самара төбәгендә 130 мең татар яши, Җанисәптән соң, без әле 160 мең булабыз», – дип сөендерде.
Самара төбәгендә туучылар саны, үлүчеләр санына караганда күбрәк икән. Өстәвенә, мондагы актив милләттәшләребез, микрорайоннарга бүленеп, анда яшәүче татар гаиләләрен санап чыккан. «Әлегә төгәл саннарны әйтә алмыйбыз. Шәһәр буенча, якынча 35 меңләп татар яши», – диде Самара шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ленар Сабиров. Татар балалары «Яктылык» татар мәктәбендә белем ала. Хәзерге көндә анда барлыгы 390 укучы белем ала. Укыту планына татар теле һәм әдәбияты, татар халкы тарихы дәресләре кертелгән. «Мәктәпкә укырга килергә теләүчеләр күп, ләкин барысын да кабул итә алмыйбыз. Безнең мәктәптә татар телен белү шарт. Проект таләпләре буенча, 2 генә сыйныф ачарга ярый. Шулай да быел 3 сыйныфка 84 бала кабул итәбез», – дип мәгълүмат бирде мәктәп директоры Радик Газизов.
Самара өлкәсендәге милләттәшләребез Халык санын алу буенча да фикерләрен җиткерде. «Мишәрме без, типтәрме, ниндидер үзебезгә хас сөйләшебез бармы, беренче чиратта, без – татарлар! Башкортлар белән дә дус яшибез. Аларны аерып карау безнең өчен бөтенләй хас булмаган күренеш», – дип бердәм булырга чакырдылар.
Комментарийлар