16+

Кибетләр гирляндалар гына түгел, хәвефне киметү өчен өмет тә сата

Яңа елга әзерлек октябрь аенда ук башланды.

Кибетләр гирляндалар гына түгел, хәвефне киметү өчен өмет тә сата

Яңа елга әзерлек октябрь аенда ук башланды.

Игътибар иткәнсездер инде, быел кибет киштәләренә чыршы уенчыклары, гирляндалар, бәйрәм символы сурәтләнгән башка товарлар октябрь уртасында ук барлыкка килде. Кайбер районнарда Яңа ел чыршысын ике атна ук урнаштыра башладылар. Яңа елга бит әле вакыт бар. Бу ашыгуның сәбәбе нидә? Белгечләрдән шул хакта сораштык.  

Былтыргы чыршың кая киткән?
Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов фикеренчә, моның сәбәбе – сатып алучыларны сәүдә үзәкләренә күбрәк җәлеп итүнең бер маркетинг алымы. 

– Яңа ел – күпләрнең көтеп алган бәйрәме. Кибетләрдә Яңа ел рухы инде сизелә, бәйрәмчә бизәлгәннәр. Бу сатып алучыларда күтәренке кәеф булдыру өчен дә эшләнә. Декабрь ахырында бүләк сайлап, кирәк-яраклар алып бәйрәм кәефен сизәргә вакыт та калмый. Шул ук вакытта сатып алучылар өчен дә моны уңайлы дип саныйм. Бүләкләрне, кирәк булган товарларны берникадәр алдан ашыкмыйча һәм арзангарак алып куярга була, – ди ул. 

«Позитив Консалтинг» бизнес-планнар эшләү үзәге җитәкчесе Ирек Галләмов исә чыршы, уенчык һәм бүләкләрне артык хискә бирелеп алмаска киңәш итә. 
– Кибеткә чыкканчы башта узган елгы чыршыңны алып карарга кирәк. Бәлки аны быел да куярга буладыр. Уенчыклар да ватылып бетмәгәндер. Күз кызыккан бөтен әйберне алып, кесәң бик тиз юкарырга мөмкин. Бәйрәмгә кадәр вакыт бар. Исемлек төзеп, кирәген генә алырга тырышыгыз, – ди ул.   
Белгеч әйтүенчә, алдан ук әзерлек башлау бизнес өчен отышлы.  Товарны сату өчен бу күбрәк вакыт дигән сүз, шуның белән сатып алулар арта, акча әйләнеше өчен дә бу мөһим, ди Ирек Галләмов. 

Хәзер сатып алмасам...

“Октябрь Яңа елы” феноменына карата психолог Гөлфирә Нуриева да үз фикерен җиткерде. 
– Быел чынлап та гадәти булмаган хәл күзәтелә: көзге яфраклар коелып өлгермәде, кибетләр киштәләре ялтырап торган мишуралар, гирляндалар белән тулды. Бизнес күзлегеннән караганда, Яңа ел товарларының сатуга иртә чыгуы – максималь рәвештә табыш алуга юнәлдерелгән стратегик адым. Әмма бу стратегия артында, бигрәк тә хәзерге стресс шартларында, кеше психологиясен аңлау ята. Әйтик, озакка сузылган ләззәт психологиясе. Кибетләр кешенең эре сатып алулар яки бүләк алу турында тиз генә карар кабул итә алмавын белә. Шуңа да товарларны иртәрәк урнаштыру "озайтылган экспозиция" функциясен үти. Башта матур уенчыкларны күреп гаҗәпләнәбез, аннары кызыга башлыйбыз, һәм, ниһаять, товар күнегелгән пейзажның бер өлешенә әверелә. Декабрьгә инде бу товар миңа кирәкме-юкмы икән дип уйланмыйбыз – аны тотабыз да алабыз, чөнки ул безнең белән “гел” булды. Шулай ук маркетологлар һәм яңалыклар ленталары, декабрь стрессын киметү өчен, товарларны, продуктларны алдан ук сатып алырга тәкъдим итә. Шуннан уйлый башлыйбыз: хәзер сатып алсам, миңа соңрак чиратта торырга туры килмәячәк һәм бәя югарырак булачак. “Октябрь ялтыравыгына” кызыгуыбыз эмоциональ халәтебез белән дә бәйле.  Билгесезлек, икътисади тотрыксызлык яки гомуми мәгълүмати шау-шу шартларында безгә эмоциональ якорь кирәк, чөнки Яңа ел ул – тотрыклылык, өмет һәм ышаныч символы. Моннан тыш чыршы уенчыкларына карап берничә минутка проблемаларыбыз турында онытып торабыз, әкият һәм балачак атмосферасына чумабыз. Бәйрәмне алдан күрү бәйрәмнең үзенә караганда күбрәк шатлык китерә. Һәм шул рәвешле иртә сатып алулар безгә дофамин гормоны алырга мөмкинлек бирә. Алдан ук әзерләнә башлаганда, әле тагын ситуация белән идарә итәбез һәм, ыгы-зыгыдан качып, бәйрәмне идеаль үткәрә алабыз дигән хис тудырабыз. Шулай итеп, кибетләр безгә гирляндалар гына түгел, хәвефне киметү өчен өмет тә “сата”. Бер нәрсәне аңларга кирәк – Яңа ел товарларының иртә барлыкка килүе заманча базарның безнең шатлыкка ихтыяҗны оста куллана торган котылгысыз чынбарлыгы. Ләкин сез бу узышта катнашырга тиеш түгел. Октябрьне һәм ноябрьне тыныч кына планлаштыру өчен файдаланып, “тылсым” һәм финансларны декабрь өчен саклагыз. Чын бәйрәм кибет кайчан тели, шул вакытта түгел, сез аңа әзер булганда гына килеп җитә, – ди психолог. 

Әзерлек башланган
Wildberries & Russ матбугат үзәге “ШК”га хәбәр иткәнчә, Яңа ел товарлары сату динамикасына караганда, Татарстан халкы Яңа елга актив әзерләнә башлаган. “Республика халкы алдан ук күбесенчә ясалма чыршылар сатып ала, аларның әйләнеше, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, октябрь-ноябрь башында 71 процентка арткан. Кар бөртекләре, чыршы уенчыклары һәм светодиод яктырткычлы фигуралар сату шулай ук 50-70 процент үсеш күрсәтте. Ә менә мишура һәм урам гирляндалары сату азрак арткан – якынча чиреккә. 
Шулай да октябрь-ноябрь күрсәткечләре узган ел декабреннән шактый калыша, узган сезонда иң күп Яңа ел товарлары сату декабрьгә туры килде”, – дип белдерде безгә матбугат үзәге. 

Бәйрәм кәефе артыннан чабуның ничек корбаны булмаска? Гөлфирә Нуриева безгә киңәшләрен дә җиткерде:

1 нче киңәш:  
Көзге айлар (октябрь, ноябрь) ул – хыяллар һәм планлаштырулар вакыты. Массакүләм сатып алулар чорына әле иртәрәк. Шуңа да «сатып алулар исемлеге» түгел,  «теләкләр исемлеген» төзергә киңәш итәм. Кемнәрне котларга җыенасыз, шул кешеләрнең исемлеген төзегез һәм аларга нинди хисләр бүләк итәргә теләвегез турында уйланыгыз. Сатып алулар өчен аерым көн билгеләгез.  Әйтик, 1 декабрь яки айның беренче ял көне. Бу вакытка кадәр бәйрәм атмосферасы белән ләззәтләнегез, акча сарыф итмәгез.

2 нче киңәш:  
«Аңлы сатып алу» практикасын кулланыгыз. Маркетинг импульста эшли, ә сезнең бурыч – акрынаю. 24 сәгать кагыйдәсе: әгәр дә ошаган әйбер күрсәгез, шунда ук сатып алмагыз. Үзегезгә 24 сәгать вакыт бирегез. Әгәр икенче көнне сез әле һаман да бу сатып алуның кирәклегенә инанасыз икән, ул чагында алыгыз. Күпчелек очракта кире уйлаячаксыз.
Игътибарны әйберләргә түгел, тәҗрибәгә юнәлтегез. Иң кыйммәтле бүләк чыршы астында ятканы түгел, ә хәтердә калганы. Бюджетны планлаштырганда, хисләр бүләк итә торган театрга бару, гаилә кичке ашы яисә зур булмаган сәяхәт турында да уйларга була.

3 нче киңәш:
"Бәйрәм энергиясен" саклагыз.  Бәйрәмнең иртә башлануы эмоциональ яктан аруга китерергә мөмкин. Йортыгызны көз көне бизәргә тотынсагыз, декабрь ахырына таба мишуралардан арый да башларга мөмкинбез. Яңа ел атмосферасының вакытын декабрь ае өчен саклагыз.


Яңа елга әзерләнә башладыгызмы? 
Социаль челтәрдә язылучыларыбыз арасында уздырган сораштыру җаваплары:
3 проценты – әйе
21 проценты – әлегә юк
40 проценты – иртә дип саныйм
36 проценты – гомумән әзерләнмим 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Октябрь ахырыннан инде кибетләрдә чыршылар бизәп куйдылар, күзәтүемчә моңа берәү дә игътибар бирми, чөнки урамда кара көз! Һәр нәрсәнең үз вакыты. Бу елтыр-елтыр утлар халыкны туйдырып бетерәчәк, Яңа ел атмосферасвның яме китәчәк. Очын- очка ялгап яшәүчеләр өчен тагын бер стресс- "күпме акчаны үткән ягалар!"

    Мөһим

    loading