16+

Кияү азды, нишлик икән?

Кичә кызым килгән. Кияү белән аерылышалар икән. Ике балалары бар. Озак түзде инде, кияү сулга йөрергә ярата шул.

Кияү азды, нишлик икән?

Кичә кызым килгән. Кияү белән аерылышалар икән. Ике балалары бар. Озак түзде инде, кияү сулга йөрергә ярата шул.

Кайчак балаларны да күрми. Тегеләре, әти, кая киттең, дип, ишек төбендә тилмереп басып калалар. Өс-башын кыяфәтли дә, чыгып йөгерә, күзенә ак-кара күренми. Кызым белән нишләп кенә карамадык.

Күрәзәчеләр барган саен яңа сөяркә тапкан, диде. Өшкерүчеләргә киемнәрен дә алып бардык, догалы тозны да мендәр астына салдык. Файдасы тими.

Кызымның да, мондый тормыштан арыса да, әле аерылышып куясы килми икән, сөйләшүеннән шулай аңладым. Берәр киңәш бирегез әле, кияүне ничек тәртәгә кертергә? Мин кысылсам тавыш зурга китә. Үз әнисе авыру, аны кызым карый. Безгә нишләргә? 

Кадрия Исламова.
Чүпрәле. 
  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

1

4

4

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    0

    Ницек тузеп бетерергэ инде апа?Узе рэткэ килмэсэ цыгып китэргэ генэ кала, может алай лучшерактыр да, нерва бетереп яткыйнца. Безнен районда участковый Заляловнын хатыны 3 олан бн цыгып китте. Казанга китеп урнашты, узе эшли, оланнары укыйлар, Аллах юлны аца ул, куп нерва тукте инде ул да. Эльмира апа, белэсездер дэ, ЭКГ тошерэ иде. Купме Гомере, нервасы эрэм. Цир китэ гадэт китми дилэр бит....Хазер районда шундыйлар кубэйде шул, хатыннары да азгын. Таттелекомда эшлэуце Лэйсэн минем иремэ язган бер 3 еллар элек, оланнар бергэ садикка йори иделэр, узенен ире бар, 2 оланы, минекенэ куз салган. Ял коне иде, привет пупсик дигэн, ят тошен тошереп жибэргэн, эстэгафируЛлах. Хатыннары да пакысь бездэ...

    • аватар Без имени

      4

      0

      Эле кызыгыз энэсен карый дигэнсез, вот рэхмэтсез бэндэ, кызыгыз узен юкка цыгарып ята инде мыскыллатып. Сбербанкта идэн юуцы Рэмзия апа оланнары усеп беткэц тузэ алмыйца цыгып китте, зато хазер эшли дэ ашый, яны тыныц.Ятсын иде узе шында анасын карап, может акылына килер иде.

      Мөһим

      loading