Апаста бишенче сыйныфта укыган чак. Октябрь бәйрәме килеп җиткәнне сизми дә калдык.
Киченнән кар себерепме себерә. Нәрсә инде бу, бәйрәмгә төшеп булмасмы икән?
- Гилнур, иртәрәк кил, рапортны кабатлап карарсын, отрядка сүз килмәсен инде! – дип? сыйныф җитәкчебез (милләте буенча чуваш) Зоя Матвеевна Данилова кисәтеп куйды бит. Отряд советы председателе була торып, ничек октябрь бәйрәменә бармыйсың ди инде?!
Ападан калган авыр тунны бер киям, бер салам. Әле үземә яңа пальто алмадылар. Бу кышка чып-чын үземнең пальто булачак! Апа тунын тау шуарга сөйрәп йөрермен әле. Карда аунарга ярамаган тагын! Аягыма гына ни кияргә аптыраган. Былтыр үземнең өр-яңа матур күк итегемне мәктәптә урлагач, ападан калган итеккә Шәрәфулла абый олтан салып бирде бирүен.
Матур прощай кебек сапогием бар барын, озак йөрсәк, туңармын дим.
Тәрәзә пыялаларына бизәкләр төшереп, усал җилләрен мич торбаларында биетеп, таң атты. Мин инде бәйрәмгә җыенып торганда,
авызыннан пар чыгарып ишек алдыннан кергән Дүни:
- Кызым, аягыңа итегеңне киеп бар, күтең катар, тышта чын кыш җиткән! - дип кисәтте.
Аяктагы сапогины салып, олтанлы итекне кидем. Кулларда әни бәйләгән йон бияләй. Башта мамык шәл. Киттем Апаска демонстрациягә! Өйдән чыгуга, капка төбендә Югары оч кызлары Рәмилә белән Люция көтеп тора иде. Кызык-мызыклар сөйләшеп, 2 километрны төшеп җиткәнне сизми дә калдык. Рәмилә белән без 5ел инде бер партада утырабыз. Әминә апа белән Госман абыйның унике бала, кышкы киемнәр белән балаларны киендерешергә хөкүмәт булыша.
Рәмилә дә барс тиресе төсле якалы зәңгәр пәлтәсен кигән. Килешә тагын үзенә. Башлыгы да пәлтә якасы кебек. Апастан китерделәр ди. Аягында минеке сыман олтанлы киез итек. Болай булгач, икебезнең дә аяклар өшемәс.
Без бер катлы агач мәктәптә укыйбыз әле. Апалар ике катлы мәктәптә укый. Итекләрнең карын каккалап мәктәпкә керәбез. Кергәч сул якта укытучылар бүлмәсе. Зоя Матвеевна килгән! Безнең отряд 2 флаг тотып барырга тиеш икән!
Сыйныфыбызның тишек борыннары белән стройга басып, рапортны, җырны кабатлап алабыз. Кызыл флагларны селкеп, кайсы җирдә "Ура!" кычкырырга, шуны кабатлыйбыз. Завуч Мөнирә апа алай-болай йөренгәләп, безнең өс-башны күзәтә, әйтерсең, трибуна янында безне чишендереп карыйлар! Анда өлкән абыйлар озак басып торсалар, үзләре дә катарлар.
Мәктәп эчендә көчле җыр яңгырый:
Весть летит во все концы:
Вы поверьте нам, отцы, –
Будут новые победы...
И вновь продолжается бой.
И сердцу тревожно в груди…
И Ленин – такой молодой,
И юный Октябрь впереди!
Мәктәптән чыгып, җырны җырлап, Апасның бер урамыннан быргы кычкыртып, барабаннар кагып, бәйрәм буласы трибуна каршына килеп бастык. Трибуна өсте тулы кара бүрекле, папахалы абыйлар. Аяк астында нидер бутала, карасам, олтан! Кем олтаны төшкән инде монда дип, бар көчемә тибеп җибәрим дип аякны күтәрүгә, аяк табанына кыш чеметеп керде. Үземнең олтан икән, корт чаккыры! Әле митинг башланды гына… 1 сәг “ура!” кычкырып, әллә кемнәрнең сөйләгәнен тыңлап торасы бар.
Трибунадагы абыйлар озак-озак итеп сөйлиләр тагын, борыннары кызарса да, сер бирмиләр. Аякка салкын үтә башлагач, кулымдагы йон бияләйне салып, урталай бөкләдем дә, киез итегем эченә тыгып, яңадан кидем. Аяк җылынып китте. Ну баш шәп эшли инде минем дим, үзем тирә-якны күзәтәм. Янәшәмдә баскан Рәмилә генә минем хәлгә кереп:
- Малай, ничек кайтып җитәсең инде бу тишек табан белән? - дип кайгыра.
- Әй, җитәрмен әле, тагын бер бияләй бар бит! - димен.
- Кулың туңса, бер бияләйне мин биреп торырмын яме, - дип, миңа калын итеп ямау салган бияләен күрсәтә. Мин алай эреләнә торган кыз түгел, киярмен дә!
Митинг беткәч, авылга кайтырга чыктык. Апасларга рәхәт, без ярты юлны узганда, алар инде җылы өйдә кабартма белән чәй эчеп утырадыр дибез. Туңмас өчен йөгерешә-йөгерешә кайттык.
Мин кайтып кергәндә, әни дә чәй әзерләп йөри иде.
- Ничек, кызым, матур булдымы бәйрәм?
- Булды, пычагым, итек бөтен ямен җибәрде.
Аягымда ике йон бияләй тыгып кигән итегемне мич янына салып аттым.
- Кимим бүтән кеше калдыгын! Үземнең прощайны киеп йөрим. Тун да иләмсез. Үзе авыр. Аны Апаска сөйрәп бара-бара хәл бетә, - дип, кулларымны юып, табын янына утырдым.
Дүни минем тишек табанлы итекне карап:
- Аягың тимердер синең, ә дигәнче тишеп чыгарасың! – дип, бар гаепне минем өскә аудармакчы. - Алай да, тишеккә бияләй тыгып кияргә башың эшләгән, минем кебек башлы үзең дип юаткан була.
- Олтансыз бәйрәм кызык та булмады, - дим, чәй эчеп, эчемә бераз җылы кергәч.
Шул көннән алып мәктәпкә бер мәртәбә дә олтанлы итек киеп бармадым. Бер атнадан яңа пәлтәле дә, башлыклы да, итекле дә булдым. Бераз кәҗәләнеп алу да ярап куя икән!
Гөлнур Айзат, Буа
Комментарийлар