28 ноябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында журналистларга һәм язучыларга «Кәҗүл читек» (Г.Исхакый) спектаклен күрсәттеләр.
Әсәрнең төп герое Әхмәдуллага әтисе Казаннан Гает бәйрәменә дип кәҗүл читекләр алып кайтырга тиеш. Малай, шуны көтә-көтә, барысын да кәҗүл читекләре белән йөдәтеп бетерә. Мәдрәсәдә бергә укыган шәкерт дуслары аны: «Син бәйрәмгә караганда, читекләреңә күбрәк сөенәсең», – дип котыртып та ала әле үзен. Ләкин әтисе алып кайткан читекләр Әхмәдуллага зуррак булып чыга. Гаяз Исхакыйның әсәрендә ул, корымга буялган әнисенең читекләрен киеп, оятка кала. Ләкин спектакльнең режиссеры Ренат Әюпов башка финал әзерләгән. Әхмәдулла белән кәҗүл читек тарихын ничек тәмамланасын үзегез карагач күрерсез. Спектакльнең бөтен серләрен дә чишеп бетермим. «Кәҗүл читек» – Ренат Әюповның хореограф буларак беренче эше дә әле. Биюләр, күмәк күренешләр спектакльгә аерым бер әкияти төсмер өсти.
Гаяз Исхакыйның кечкенә генә хикәясен тулы бер спектакльгә Нәзифә Кәримова әйләндергән. Нәзифә ханым төп сюжет линиясенә дини дәресләр, Ибраһим пәйгамбәр тарихын да өстәгән.
Спектакльнең рәссамы – Санкт-Петербург белгече Илшат Вилданов. Соңгы ике премьерасында да Кариев театры сәхнә бизәлешендә минимализм стиленә өстенлек бирә. «Ут чәчәге»ндәге кебек, «Кәҗүл читек»тә дә сәхнә кап-кара фон белән уратып алынган. Сәхнә өстендә йорт түбәсен хәтерләткән яшькелт ике тасма сузылган. Вакыйгалар үзгәргән саен, тамашачы йә мәдрәсә бинасына, йә Әхмәдуллаларның өенә, йә авыл урамына эләгә. Спектакль тәмамлангач, «Ни өчен персонажларның киемнәре тарихи дөреслеккә туры килми?» дигән шелтәле сүзләр дә ишетергә туры килде рәссамга. Чыннан да Әхмәдулланың әнисе яулыгын заманча итеп япкан иде. Шул бәхәскә җирлек булды.
– Спектакльдә тарихи дөреслек булырга тиеш түгел. Ул кино, музейлар өчен генә тиешле шарт. Без стильләшкән образ тудырдык. Тарихи яктан тәңгәл килерлек киемнәр тектерү өчен бик күп акча да кирәк әле. Ә театрларның андый мөмкинлеге юк, – ди Илшат Вилданов.
Хәлфә белән Әхмәдулланың әтисенең сакаллары да ошамады беренче тамашачыларга. «Үзгәртергә кирәк!» дигән карар чыгардылар. Шулай итеп, яңа тамашачы алдына актерлар яңа сакаллар белән чыгарга мөмкин хәзер.
Спектакльгә көйне «Калеб» яшьләр җыенында калкып чыккан композитор – Казан дәүләт консерваториясе укучысы Миләүшә Хәйруллина язган. Аның музыкасын югары бәяләделәр. Ләкин ул да төрле фикер уятты.
«Сәхнә» журналы баш мөхәррире Зиннур Хөснияр «Иман кәлимәсе»н заманча көйгә салуга каршы чыкты. Язучы Камил Кәримов, киресенчә: «Бу бит гает вәгазе түгел, бу – спектакль, анда музыка булырга тиеш», – диде.
– Без, мораль кодексның бөтен статьяларына туры китереп, КПСС вакытында коммунистик тәрбиясе алып үскән буын. Кинәт сәхнәдә шундый тамаша күрү сискәндереп тә куйды. Безнең җәмгыять 20-25 ел эчендә ни дәрәҗәдә үзгәргән икән?! Безнең хөкүмәт хәзер тәрбия белән шөгыльләнми. Хәзер тәрбия бирү дин белән театр кулына калды. Әгәр дә без хәзер спектакльне гает вәгазенә әйләндерсәк, бу спектакль булмас иде инде. Тамашачы, мәктәп укучылары, дин белән якыннан таныш булмаган кешеләр бар икәнен дә онытмаска кирәк. Алар бит спектакль карарга килә. Шуңа күрә әлеге күренешне музыкадан мәхрүм итәргә ярамый. Киресенчә, спектакльнең намаз белән башланган өлешен үк инде музыка белән ачып җибәрергә кирәк, – ди Камил Кәримов.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Айдар Әхмәдиев, Миләүшәне яклап: «Дини текстны мондый музыкага салу бик кыю адым», – диде.
Шунысы үзенчәлекле: Әхмәдулла ролен кыз кеше – Ләйсән Закирова башкарды. Бу хәбәрне ишеткәч, спектакльгә шикләнеп кенә барган идем. Янәсе, театрда егетләр беткәнмени инде. Спектакльне караганнан соң гына бу рольнең Ләйсән өчен (бәлки Ләйсән бу роль өчендер) яратылган икәнен аңладым. Гади тамашачы башына да китермәгән әйберләрне тоемлый белүе белән аерыла да инде режиссер. Сүз уңаеннан, Ләйсән премьерага әзерләнгән вакытта кияүгә дә чыгып өлгергән әле.
Кариев театрының үзенчәлекле спектакле бик күп тамашачыларның күңелен яулаячак. Спектакль бүген – 30 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтә һәм 1 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә күрсәтеләчәк.
Язучы Нәбирә Гыйматдинова:
– Режиссер бала психологиясен шулкадәр сизгер тоемлап эшләгән. Ышанып карадым мин. Әлеге спектакльнең уңышка ирешәчәгенә шигем юк.
Шагыйрә Луиза Янсуар:
– Спектакль миңа Раштуа мистериясен хәтерләтте. Ул балаларга динне гуманистик яктан ачып бирә.
Рәмис Нәҗмиев фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар