Көрәш ярышларына баргач, еш кына янәшәдә утырган тамашачылар белән танышып китеп, аралаша башлыйбыз. Үзенә күрә бер бәйрәм бит ул, көрәшчеләр әйтмешли, атмосферасы рәхәт. Бигрәк тә балалар ярышларында сөйләшү кызык.
11 апрельдә Балтач районы Бөрбаш авылына РСФСРның һәм Татарстанның атказанган спорт остасы Фидаил Нури улы Шакиров истәлегенә балалар арасында татарча көрәш ярышына барган идем. Сул ягымда утырган әтиле-уллы Азат һәм Даян Әхмәдуллиннар белән сөйләшеп киттек. Чемпион турында якыннанрак таныштырырга булдым әле. Чөнки яңа “күршем” бик тырыш, акыллы егет, менә дигән көрәшче булып чыкты.
— Көрәш дип үлеп тора инде. Бик яратып йөри. Ярышларны көтеп ала, - ди Азат абый улы турында.
Даян без олыларның сүзен игътибар белән тыңлады, ара-тирә елмаеп куйгалады, бик тыйнак үзе, шыпырт кына утыра. Ә келәмгә чакыргач... Мин әле генә танышкан Даян тулысынча үзгәрде дә куйды. Бик яхшы мәгънәдә әйтүем. Ул шартын китереп сикерә, “җылына”, килештереп әллә нинди алымнар ясый, келәмдәге көрәш рухын тәмам “уятып” җибәрде. Уң ягымда көрәшче-тренер Руслан Нургалиев утыра иде. “Бу Даян отачак. Келәмдәге холкын карале син. Үзенә ышанычы бик нык сизелеп тора”, - дим Русланга. “Җиңә, җиңә!” - дип куйды Руслан. Билгеле инде, Даян үз авырлыгында I урын яулап, чемпион булып кайтып китте. Каршыбызда тренер Ринат Хәйретдинов баскан, келәмдәге Даянны өйрәтеп тора. “Синекеме? Бигрәк оста”, - дим Ринатка. “Минеке! Ул шундый!” - ди Ринат укучысы белән горурланып. Даянның көрәштә кумиры да тренеры Ринат Хәйретдинов икән. “Ринат абый кебек буласым килә минем”, - ди Даян.
Әхмәдуллиннар Балтачта яши. Даянга 13 яшь.
— Даянны өченче бала булып, 42 яшемдә таптым. Кечкенәдән киң күнелле, бик акыллы бала булып үсте. Әбисе дә, апасының балалары да бик ярата аны. Без күңелдә йөртеп тә тел белән җиткерә алмаганнарны әйтеп шаккатыра, - дип сүз башлады Даянның әнисе Ләйсән. - Беркөнне, II сыйныфта укыганда, канатланып: “Көрәш һәм бию түгәрәкләренә язылдым”, - дип кайтты. Мин аңа: “Көрәшчеләр баһадир кебек зур, таза булалар. Ә син кечкенә һәм ябык”, - дидем. “Булсын, мин барыбер Нургали бабам кебек көрәшче булачакмын!” - диде. Бабасы озын буйлы, таза гәүдәле, бик көчле кеше иде. Шуннан бирле көрәшне дә, биюен дә калдырмый. Бию белән төрле конкурсларда катнашып, 1-2 урыннар яуладылар. Ә көрәштә ярышлар ел буе бара. Җәй җитсә, бер Сабантуй да калмый. Барысында да I урын яулап, төрле истәлекле бүләкләр, хәтта велосипедлар белән бүләкләнде. Балтач районында һәр барган Сабантуйда да I урын алып, ике тәкә отты. Корбан гаетенә чалырбыз, дип тора. Даян әтисенең зур булышчысы да әле ул. Маллар асрыйбыз: сыер, ат, бозау, Даянның тәкәләре... Ул аларны ашата, асларын чистарта, печән, салам өяргә булыша. Әле быел тагын бер шөгыле барлыкка килде: тальянда уйнарга өйрәнде. Тальян буенча укытучысы Кәрим Нуриевны да бик ярата. “Без бергә”, “Талантлар парады” конкурсларында беренче урыннар яулады. Әтисе куанып: “Син минем бөтен хыялларымны да тормышка ашырдың, улым”, — ди. Гаиләбез белән бергәләп чаңгы шуарга яратабыз. Даян монда да калышмый, мәктәп күләмендәге ярышларда призлы урыннарны яулый. Монысы белән дә ныклап шөгыльләнергә вакыты җитеп бетми, анда да беренче булыр иде. Даян – гаҗәеп юмарт бала, көрәшеп откан акчаларына бөтен туганнарына бүләкләр алып өләшә. Шул ук вакытта киң күңелле, һәркем белән бик тиз уртак тел таба, шуңа күрә дуслары да күп, бер-берсенә кунакка йөрешәләр.
Ярыштан кайткан көннән бирле Даянның әти-әнисе белән аралашып торабыз. Бик гади, ачык, тырыш гаилә. Әле кабат хәбәрләшеп алган идек. Даянның бүсеренә операция ясатып кайтканнар икән. Бер дә уфтанып ятмый чемпион: “Сабантуйларга хәтле тезәлеп бетәм инде, Аллаһ боерса”, - ди. Чын көрәшченең авырып түшәктә ятканда да уенда көрәш шул аның. Даян тизрәк аякка бассын, дип теләп калабыз!




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар