16+

Республика мәчетләрендә Корбан гаете ничек үтәчәк һәм быел корбан нисабы күпме?

27 майда мөселман халкы Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Республика мәчетләрендә Корбан гаете ничек үтәчәк һәм быел корбан нисабы күпме?

27 майда мөселман халкы Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров билгеләп үткәнчә, Корбан гаете – Аллаһ Раббыбызга якынаю, Аны зурлау һәм дә мохтаҗларны ризыкландыру көне. “Коръәндә: “Аңа чалган корбаннарыбызның ите дә, каны да ирешми, Аллаһка безнең тәкъвалыгыбыз ирешә”, – диелә. Бу гыйбадәтнең асылы Аллаһ ризалыгына ирешү”, – дип белдерде ул.  

Татарстан мөфтиятенең казыйлар һәм голамәләр шураларының бердәм карары белән, Татарстанның барлык мәчетләрендә гает намазын кояш чыгып, 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә.

– Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Корбан чалырга теләгән барлык кешеләр өчен дә мондый мөмкинлек булдырыла. Казанда корбан унҗиде мәйданчыкта чалыначак, – диде мөфти урынбасары.
Быел корбан чалу өчен нисаб күләме, бөтен әҗәтләр һәм асыл хаҗәтләрдән тыш, 100 000 сум күләмендә билгеләнгән. “Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 100 мең сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала. Монда 100 мең дигәндә акчаны гына түгел, шул күләмдә кулланмый торган өстәмә милекне дә күз уңында тотабыз”, – диде Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков.

Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда Корбан гаете уңаеннан гаилә бәйрәмнәре дә узачак. Мөхтәсибәтләр гадәттәгечә паркларда һәм мәчетләр янында бәйрәмнәр оештырачак. Катнашучылар өчен сый-нигъмәт, төрле бәйгеләр, викториналар, эстафеталар, милли уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни программа каралган. Кунакларны шулай ук кайнар пылау, коймаклар, тәм-томнар һәм чәй көтә.
Казанда 27 майда Корбан бәйрәме уңаеннан «Корбан-фест» гаилә бәйрәме булачак. Ул «Елмай» балалар паркында 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр узачак.

Казан шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
02:15 – 03:15 – иртәнге намаз, Коръән укылу;
03:15 – 03:45 – гает вәгазе укылу;
03:45 – гает намазын уку;
03:55 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

26, 27, 28, 29 һәм 30 нчы май көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә. Бу көннәрдә (26 майда – иртәнге намаздан башлап 30 майда – икенде намазын кертеп) фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр) сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд”. Ирләр тәкбирне – тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә.

Равил хәзрәт Зөфәров

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading