16+

Көрәш буенча спорт мастеры үзенчәлекле миләш агачлары үстерә

Рәмзил Бәдриев Минзәләдә туып үсеп, укытучы һөнәрен үзләштергәч тә, кире туган ягына кайтып төпләнгән.

Көрәш буенча спорт мастеры үзенчәлекле миләш агачлары үстерә

Рәмзил Бәдриев Минзәләдә туып үсеп, укытучы һөнәрен үзләштергәч тә, кире туган ягына кайтып төпләнгән.

Тумышы белән ул Куян авылыннан. Бүгенге көндә гаиләсе белән Минзәләнең үзендә яши. 

Рәмзил әфәнде һөнәренә дә тугры калган. Унбиш ел район хакимиятендә спорт комитетында эшләгән. Соңгы сигез елда спорт мәктәбен җитәкләгән. Хәзерге вакытта татарча көрәш тренеры. Ремонт ясатып, “Минзәлә батыры” дигән көрәш залын ачканнар. Йөздән артык бала көрәш белән шөгыльләнә. 
Кайчандыр үзе дә көрәш ярышларында актив катнашкан. Районда узган сабантуйларында үз авырлыгында унбиш тапкыр җиңүче булган. Ике тапкыр абсолют батыр исемен алган. 

Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре дигән мактаулы исемен алган Рәмзил Бәдриев күптән түгел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Хатыны Флүзә белән ике бала үстергәннәр. Кызлары Фәизә белән уллары Ранис икесе дә Мәскәүдә нефть университетында укыйлар. 
Бәдриевләр үз көчләре белән йорт салып чыкканнар. Бүген шунда тату гомер кичереп ятышлары. 

– Егерме дүрт сутый җиребез бар. Авылдагы сымак яшәп, күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Бакчадан кергәнебез дә юк дип әйтергә була. Ел да алтмышар баш каз алып үстерәбез. Авылда туып үскәч, эшсез тора алмыйбыз, – ди Рәмзил әфәнде.

Остаз гына түгел, мичуринчы да икән әле ул. Өй каршына ул үзе уйлап чыгарган сортлы миләш агачлары утырткан. “Рәмзил миләшләре” җыйнак булып, җәелмичә генә үсәләр. 

– Биш еллар элек егермеләп төп миләш агачы утырттым. Бер елдан, җире дә матур булып торсын дип, газон чәчтем. Аны махсус чапкыч белән чапканда, агачлар төрле якка авышып, кәкрәеп-бөкрәеп беттеләр. Ямьсез булып торгач, төз утырсыннар дип таякларга шпагат бау белән бәйләп куйдым. Шуннан матур булып үсеп киттеләр. Бауны ныклап кысмыйча гына бәйлим. Ел саен яз көне сүтеп, яшь ботакларын өскә каратып җыеп кабат бәйләп куям. Башларын кисеп торам. Тукландырабыз, суын сибәбез. Мәшәкате бар, әлбәттә, әмма матур булып үскәннәрен күргәч, күңел күтәрелә. Күргән бер кеше сокланып китә. Без бу дөньяда кунак кына. Файдалы, игелекле гамәлләр кылып, үз эзебезне калдырып китәргә иде. Сине яхшы сүз белән искә алырлык итеп яшәргә кирәк. Җитәкчелектән китеп, кабат көрәшкә кайтуым да шул максаттан. Яшь буынны үстерүдә үз өлешемне кертәсем, районда көрәшне югары дәрәҗәгә күтәрәсем килә, – ди Рәмзил әфәнде.

Видеосы сылтама буечна: https://t.me/shahrikazan/23326

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading