16+

Коронавирус аркасында шикаятьләр саны да арткан

Пандемия белән бәйле рәвештә хезмәт күрсәтү өлкәләренә карата шикаятьләрнең саны арткан. Узган ел белән чагыштырганда, туристлык агентлыкларыннан зарланучыларның саны ике мәртәбәгә, транспорт хезмәтенә өч, интернет кибетләргә алты тапкырга арту күзәтелә. Шулай ук юридик хезмәт күрсәтүчеләргә дә дәгъвалары шактый.

Коронавирус аркасында шикаятьләр саны да арткан

Пандемия белән бәйле рәвештә хезмәт күрсәтү өлкәләренә карата шикаятьләрнең саны арткан. Узган ел белән чагыштырганда, туристлык агентлыкларыннан зарланучыларның саны ике мәртәбәгә, транспорт хезмәтенә өч, интернет кибетләргә алты тапкырга арту күзәтелә. Шулай ук юридик хезмәт күрсәтүчеләргә дә дәгъвалары шактый.

Пандемия чорында сәүдә үзәкләре ябылды, халык товарны интернет кибетләр аша алды. Чит илгә чыгу мөмкинлеге дә булмады. Күбесенең кулларында юлламалар калды. Шулар буенча сораулары күп җыелды. Соңгы айда мөрәҗәгатьләр саны кимеде, шулай булса да, ел буенча алганда, туристлык хезмәтләренә бәйле шикаятьләр саны артты. Туристлык операторлары акчаны йә кире кайтарырга, яки башка тур тәкъдим итәргә тиеш, бәя аермасы булса, оператор аны үзе түли. Юлламаны куллану вакыты 2021 ел ахырына кадәр гамәлдә, – дип сөйләде Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова.

Европа сыйфат атнасына багышланган матбугат очрашуында ул товарларны маркировкалау системасының ничек эшләве турында да сөйләде.  
– Товарларны маркировкалауның максаты – халыкны куркыныч ялган товарлардан саклау һәм контрафактка каршы көрәш. Быел дару препаратлары, тәмәке, аяк киеме, фототоварлар, машина шиннары һәм ислемайлар маркировкаланды. Һәр кулланучы мобиль кушымта ярдәмендә маркировкаланган товардагы код аша үзенә кирәкле мәгълүматны таба ала. Товарда аны кем һәм кайда, кайчан җитештергән, яраклылык вакыты күрсәтелгән булырга тиеш. Шуларның берсе генә булмаса да, закон бозу очрагы санала. Соңгы айда аяк киеме сатыла торган кибетләрдә 45 тикшерү уздырылды. 700 пар аяк киеме буенча сораулар туды. Таләпләргә туры килмәгән товар конфискацияләнә, – дип сөйләде ул.

Намуссыз җитештерүчеләр белән дә очрашырга туры килә. Бер җитештерүче майлылыгы 2,5 процент булган сөтнең ярлыгына 3,2 процент дип язып куйган. Шул рәвешле сөт чынлыкта күпкә сыеграк булып чыккан. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова сүзләренчә, иң күп кагыйдә бозулар сөт ризыклары сыйфатына туры килә. Күрсәтелгән составы, майлылыгы, авырлыгы буенча сораулар туа ди. Әмма шул ук вакытта соңгы елларда продуктларның сыйфаты буенча уңай динамика күзәтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading