16+

Кортлар үлә. Планетага куркыныч яный

Тагын бал кортлары үлә. Бу юлы Мамадыш, Лаеш, Теләче, Биектау һәм Бөгелмә умартачылары зыян күргән. Кайбер умартачыларның йөзгә якын оясы кырылган, инде берничә ел рәттән зыян күрүче хуҗалыклар да бар. 

Кортлар үлә. Планетага куркыныч яный

Тагын бал кортлары үлә. Бу юлы Мамадыш, Лаеш, Теләче, Биектау һәм Бөгелмә умартачылары зыян күргән. Кайбер умартачыларның йөзгә якын оясы кырылган, инде берничә ел рәттән зыян күрүче хуҗалыклар да бар. 

Бал җыючы кортлар калмады

Лаештан умартачы Фаек Фәрукшинның кортлары бер ай элек үк агуланган. Биш-алты оясы бөтенләй үлеп беткән, калган оялары да көчсезләнгән. Эшче кортлар үлеп беткәч, бал җыючы юк, ди ул үзе.  

Умартачы кортларның кырылуын кырга сиптерелгән агудан күрә. Ул аларны Мәскәүгә лабораториягә дә җибәргән. Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кортларда ике төрле куркыныч агу табылган. Яшел массаның нәтиҗәләре әлегә билгесез.

– Европада беренче класслы куркыныч агу куллануны бөтенләй тыйдылар. Ә бездә әле һаман кулланалар. Шуның өстенә агуны иртәнге сәгатьләрдә сибәләр. Бу вакытка инде кортлар уянып эшкә чыгып киткән була. Агу сибү кич белән, төнлә башкарылырга тиеш. Кортлар кичке бишкә инде кайтып җитә. Аннары умартачыларны кисәтергә дә тиешләр. Мин белми калдым, – ди ул. 

Кортлар үлүне үзенең шәхси проблемасы гына итеп карамый Фаек абый.  Аның әйтүенчә, кортлар – экология индикаторы. 

– Кырларны агулау аркасында файдалы бөҗәкләр юкка чыгып, экологик система бозылачак, авыл хуҗалыгы да уңышын югалта, чөнки шул ук кортлар башка культураларны да серкәләндерә, алар булмаса, уңышка бөтенләй өмет итеп булмаячак, болардан тыш кешенең сәламәтлегенә дә зыян килә. Бу бик зур проблема. Умартачыларны алдан кисәтергә, кортларны чыгармый торырга кирәк дигән киңәшләр белән генә булмый, беренче һәм икенче класслы агу куллануны бөтенләй тыярга кирәк, – дип борчыла умартачы. 

Икенче бер проблеманы да атады. Үлгән кортларны һәм яшел массаны анализга җибәрүнең үз таләпләре бар. Һәм менә шуны әлегә белгечләр дә белеп бетерми икән.

– Ничә грамм корт һәм яшел массаны җибәрергә кирәк, нинди савытка тутырырга, кайсы вакытка кадәр тапшырасы, берсен дә белмиләр. Ярымүле кортларны җыярга диделәр, ул кире очып кайта алгач, аңарда агу дозасы әллә ни күп булмаган бит, шуңа кырда үлеп калганнарын тикшертергә кирәк булып чыга түгелме соң, – ди ул. 

Бердәмлек юк

«Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы активисты Ләлә Шакирова белән дә элемтәгә кердек. Хәтерләсәгез, ул кортларының агрофирма кырларында агуланып үлүләрен раслый алды. 

Кортлары агуланган калган умартачыларга да ул кул кушырып утырмаска куша. Шул ук вакытта аларның «Татарстан умартачылары» оешмасына керергә теләмәүләрен дә аңламый. 

– Югыйсә оешмага кергән умартачыларга матди ярдәм күрсәтелә, лабораториягә тикшертергә җибәргәндә дә һәрьяклап булышабыз. Татарстанда 40 меңләп умартачы бар диләр. Шуларның 300 тирәсе генә безнең оешмада. Взносы да күп түгел, 1500 сум гына. Мин моны акчадан да түгел, бердәм булмаудан гына күрәм, – ди Ләлә. 

Теләчедә булган хәлдән соң, Ләлә үзе дә анда барган. Тактамыш авылында бер умартачының туксан оясы кырылган. Алар кортларын Мәскәүгә лабораториягә тикшертергә озаткан. Агулану очрагы расланса, калган зыян күргән умартачылар да тикшертәчәкбез, дигәннәр. 

Кызганыч, калган умартачылар белән элемтәгә керә алмадык, мәшәкатьле чаклары булгангадыр, телефоннарын алмадылар. Ә бер умартачы, инде телефонын алып сөйләшә башлагач кына, проблема юк, була торган хәл, дип кенә чикләнеп, нигәдер артыгын сөйләргә теләмәде...

Файдасы булырмы?

2018 елдан бирле Россиядә умарта оялары саны 13 процентка, 3,1 миллоннан 2,7 миллионга кадәр кимегән. Умартачылык берләшмәләре бәяләвенчә, 2019 елда гына да 80 меңгә якын умарта оясы һәлак булган.

Кортлар кырылуның төп сәбәбе – кырларны пестицидлар белән эшкәртүдә, дип белдергән "Известия"гә умартачылар җәмгыяте рәисе Валерий Капунин. Шуны исәпкә алып, Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Умартачылык турында» законга төзәтмәләр әзерләгән. Шушы көннәрдә Дәүләт Думасы берьюлы икенче һәм өченче укылышта умартачыларга кырларны пестицидлар һәм авыл хуҗалыгы агрохимикатлары белән эшкәртү турында хәбәр итү срокларын билгели торган закон проектын кабул да итте. Үзгәрешләр «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү» һәм «Умартачылык турында»гы федераль законнарга кертелә. Аның нигезендә аграрийлар кыр чикләреннән 7 чакрым ераклыкта урнашкан барлык умарталыкларга эшкәртү планлаштырылуы хакында хәбәр итәргә тиеш. Бу бал кортлары агулануга юл куймау өчен кирәк.

Ләлә Шакирова әйтүенчә, умартачылар проблемасына игътибар җәлеп итү өчен әлеге закон проекты кирәк, әмма аңардан әллә ни файда да юк. 

– Өч көн алдан кисәттеләр ди. Тик беренче класслы системалы препарат белән эшкәрткәч, аның тәэсире җирдә бер атнага кадәр саклана. Димәк, умартачы кортларын, ким дигәндә, дүрт көн чыгармаска тиеш булып чыга. Мондый эссе көндә аларны ябып торып булмый. Аннары кайсы класслы препарат куллануларын да белмибез бит. Ярый кайбер умартачылар кырга чыгып үзләре контрольдә тота башлады. Аннары кайбер аграрийлар, зыянлы препарат кулланмагыз дигәч, кыштан алып куйган идек, башкасы юк, дип акланалар. Берьюлы җитәкчелек кисәтү ясагач, зыянсыз биопрепарат кулландылар. Өстән кисәткәч, тыңлыйлар, табалар башкасын да. Димәк, теләк һәм аңлашып эшләү генә кирәк, – ди әңгәмәдәшем.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading