"Руль артында йокламаган ул"
ЮХИДИ хезмәткәрләре версиясе буенча, ул төнне "Kia" йөртүчесе борылышта тизлекне арттырып, буе киртәсенә килеп бәрелгән һәм шуннан аның машинасы каршы як полосага чыга. Бу вакытта анда Флорид бәрелгән "Man" йөк машинасы бара торган була.
– 9 июльдә 00:39 сәгатьтә «Волга» М-7 автомобиль юлының 1139 нчы чакрымында юл эшләре урынында 36 яшьлек «Kia» автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек сайламаган һәм юл киртәсенә бәрелеп, каршы як полосага чыккан һәм «Man» йөк автомобиле белән бәрелешкән, – дип белдергән Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев.
Әмма Ринат Хисамов бу версияне кире кага. Ул һәлакәт урынында булган һәм үз нәтиҗәләрен ясаган.
– Интернетта, имеш, Флорид руль артында йоклап киткән, дип язалар. Бу дөрес түгел! Ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының элеккеге хезмәткәре, аның 18 еллык машина йөртү стажы бар. Өстәвенә, мөселман иде, ул үзенә мондый ваемсызлык беркайчан да рөхсәт итмәс иде. Хатыны Эльвира, һушына килү белән, ул иренең караңгыда юлны югалтуын әйтте. Борылышта яктылык кайтаручылар юк иде, һәм ул туп-туры барам дип уйлаган. Нәтиҗәдә бордюрга бәрелеп, машинасы каршы якка очкан. Юл-транспорт һәлакәте урынында мин бу хакта полицейскийларга шундук әйтергә уйламаганмын, чөнки шок хәлендә идем, һәм вакыйгаларны ачыкларлык хәлдә түгел идем. ЮХИДИ хезмәткәрләре миңа ниндидер протоколлар бирде, мин аларга имза куйдым, - дип аңлата һәлак булучының туганы.
Соңрак Хисамов тикшерүчегә борылышта төнге күрсәткечләрнең булмавы турында сөйли. Әмма ир-ат аның күрсәтмәләргә өстәмәләрен теркәлгәнлегенә ышанмый.
– Хәзер эшне тикшерү комитеты тикшерә. Мин тикшерүчедән минем күрсәтмәләрне язуын сорадым. Монда тагын шундый хәл: авариядән соң озак та үтми, шул борылышта ут кайтаргычлар куелды. Фаҗиганең сәбәбе нәрсә икәнен аңладылармы икән? – дип сорау бирә Ринат.
Кызганыч, ЮХИДИ вәкилләреннән комментарий алып булмады. Ул төнне авария урынында булган район бүлекчәсе начальнигы һәм юл-патруль хезмәте инспекторы, интернетта басылган рәсми версиягә сылтап, комментарий бирүдән баш тарттылар.
"Аларга озак вакыт дәваланырга кирәк"
Юл-транспорт һәлакәтендә Флоридның хатыны Эльвира белән ике балигъ булмаган баласы җитди зыян күргән. Алар авыр җәрәхәтләр алган. Әни кешенең эчке органнары зарарланган. 12 яшьлек кызының теш казнасы һәм боты сынган. Ике яшьлек улының зыян күрү характеры әлегә сорау астында кала. Аларга дәвамлы һәм кыйммәтле дәвалануу кирәк булачак, ди Хисамов.


Фото: Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар