16+

«Рәхмәт, кызым. Сине дә бәйрәм белән. Үзең дә әни», - дип котлый әни

«Бәйрәм белән, әни. Әниләр көне белән», - дим, әнигә шылтыратып. «Рәхмәт, кызым. Сине дә бәйрәм белән. Үзең дә әни», - дип котлый әни.

«Рәхмәт, кызым. Сине дә бәйрәм белән. Үзең дә әни», - дип котлый әни

«Бәйрәм белән, әни. Әниләр көне белән», - дим, әнигә шылтыратып. «Рәхмәт, кызым. Сине дә бәйрәм белән. Үзең дә әни», - дип котлый әни.

Шуннан инде көндәгечә хәл белешә: «кияү эштәме, бала укырга киттеме, нәрсә пешерәсең...» 

Һәркөнне иртән бер сөйләшеп алсак, көндез кабат әнинең номерын җыям. Ана белән баланың сөйләшер сүзе бетәмени. Телефонын алмый торса, «кибеткә ипигә барам әле, йә булмаса почтага кереп чыгасым бар иде» дип әйтмәгән идеме соң дим. Әллә намаздамы икән дип, сәгатькә күз төшереп алам. Үземне шулай тынычландырырга тырышам, ә бераздан куллар кабат телефонга үрелә...

Газизләрдән-газиз әни. Иң якын кешем. Рәхмәтемне дә, яратуымны да әйтеп-аңлатып бетерә алмам кебек.
Кызулык та юк түгел бит инде үзебездә, шул чакта да тыныч кына тыңлый, һәрберебезне җайлый беләсең. Йомшак күңелле, табигый матур, без сәгатьләр буена ясатып утырган маникюрсыз, әллә нинди хуш исле кремнар сөртмәгән куллы, тормышның мең төрле мәшәкатен иңендә күтәреп тә зарланмаган-сыкранмаган тынгысыз җанлы әнием минем. Тәрәзәңдә беркайчан да утлар сүнмәсен.

Авылга кайткач иртән әнинең ап-ак тәрәзә челтәрләре аша төшкән кояш нурларына сокланып, өй эчен күзәтәм.   Бар җирдә тәртип. Әнә намазлык, дога, намаз китабы, укып җыелып барган гәҗитләр... Оныкларының барлык уенчыклары үзенә бер тәртип белән тезеп куелган, нәкъ без үскән чактагы кебек. Гади авыл өен үзенең барлыгы, җылысы белән нурлы итүче газиз әниемнең зәвыгы белән булдырылган матурлык!
Әни белән икәү генә сөйләшеп утырырга яратабыз. Үткән елларның авырлыгын да, шатлыкларын да искә алмыйча калмыйбыз. Санаулы көннәр тиз үтә шул.

Әни озатып калганда, иреннәр ашыга-ашыга кабатлый: «Әни, исән-сау гына тор, берүк». Күпме тырышсам да, күз яшьләрен йотып бетереп булмый, аларның үз ирке... Иреннәр янәдән кабатлый: «Аллаһы Тәгаләм, берүзеңә тапшырдым, әниемне исән-сау сакла, йа Раббым».

Алсу Сафиуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading