16+

Кредит арзаная, хезмәт хакы арта

Июль аеннан яңа законнар гамәлгә керде. Мәсәлән, 1 июльдән исерткеч эчемлекләр эчеп рульгә утырганнарны шаһитлар катнашында гына яки видеоязма кулланып тикшерәчәкләр. 

Кредит арзаная, хезмәт хакы арта

Июль аеннан яңа законнар гамәлгә керде. Мәсәлән, 1 июльдән исерткеч эчемлекләр эчеп рульгә утырганнарны шаһитлар катнашында гына яки видеоязма кулланып тикшерәчәкләр. 

Яңа закон буенча, бер елга кадәр алынган куллану кредиты буенча түләүнең гомуми суммасы кредит күләменең 130 процентыннан артмаска тиеш. Элек бу чик 150 процентны тәшкил иткән. Шулай ук 1 июльдән банклар кредит буенча көндәлек процент ставкасының максималь дәрәҗәсен  0,8 процентка кадәр киметәчәк. Июль башына кадәр ул 1 процент иде.

Документларны салым инспекциясенә дәүләт хезмәтләре аша онлайн биреп була. 

Фатир өчен компенсация алу җиңеләя. 1 июльдән Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә компенсацияләр рәсмиләштерүнең бердәм тәртибе кертелә. Хөкүмәт компенсация бирү өчен гаризаның бердәм формасын раслады. Компенсация алу өчен кирәкле документларның күпчелеген дәүләт органнары бер-берсеннән мөстәкыйль рәвештә сораячак. Ләкин документларның бер өлешен –  туу яки никахлашу турында чит ил таныклыгы, балаларны укыту турында белешмәләр, күчемсез милеккә хокуклар турында документлар үзеңә бирергә кирәк. Гаризаны шәхсән дә, дәүләт хезмәтләре порталы яки күпфункцияле үзәк аша да бирергә мөмкин. Гаризаны 10 эш көне эчендә карарга тиешләр.

1 июльдән эчәргә яраклы һәм минераль су кулланып ясалган шикәрле эчемлекләргә акциз кертелә. Гади генә итеп әйткәндә, баллы су өчен. Яңа салымны шикәр күләме 100 млга 5 граммнан артык булган эчемлекләрдән алачаклар. Акциз күләме – литрына 7 сум. Димәк, баллы газлы эчемлекләр  якынча шуның кадәр кыйммәтләнә.

1 июльдән социаль түләүләр һәм хезмәт хаклары арта. Дөрес, кайбер төбәкләрдә генә. Әйтик, Мәскәү өлкәсендә табиблар, шәфкать туташлары, социаль хезмәткәрләр, сәнгать мәктәбе һәм көллият хезмәткәрләре керемнәре 8-10 процентка (5-12 мең сумга) арта. Өстәмә түләүләр шулай ук Алтай краенда эшләүче медицина хезмәткәрләрен дә көтә.

Салымнар турында хәбәрләр дәүләт хезмәтенә автомат рәвештә киләчәк Элегрәк мондый хәбәрләр бары тик почта аша яки федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинетта гына килә иде.

1 июльдән кече һәм урта предприятиеләрне гамәлгә куючылар аларның эшчәнлеген гадиләштерелгән тәртиптә туктата алачак. Компанияне юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРЮЛ) алу өчен, теркәүче органга тиешле гариза бирергә кирәк. Аны оешманың барлык хуҗаларының электрон имзасы нигезендә электрон форматта җибәрергә мөмкин. Әмма предприятиене ябу алдыннан кредиторлар белән исәп-хисапны өзәсе, хезмәткәрләргә тиешле түләүне башкарасы һәм барлык салымнарны түлисе була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading