16 см диаметрлы торт ясау өчен
Камыр өчен: 250 г иләнгән бодай оны 200 г шикәр 1 аш кашыгы какао 1,5 чәй кашыгы көпшәкләгеч (разрыхлитель) бер чеметем сода, тоз, 2 йомырка (беренче категорияле) 200 г үсемлек мае (кукуруз, виноград төше мае)
Крем өчен:
115 г ак май
340 г эремчекле сыр (мәсәлән, «Хохланд»)
100 г шикәр кершәне (пудра)
2 чәй кашыгы ваниль экстракты
Коры ингредиентларны бер савытка салып, 2-3 минут дәвамында бутарга кирәк. Соңыннан үсемлек мае, кефир, йомырка кушып, миксер яки кашык белән болгатабыз. Табага салып, 20-25 минутка 180 градуслы духовкага куябыз. Духовканы вакытыннан алдан ачарга ярамый, югыйсә тортның камыры күперми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар