16+

Ленар Зәйнуллин: "Театрга гашыйк тамашачы фикеренә колак салабыз”

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының тантаналы ачылышы булды. “Казан Экспо” залында үткән чарада Г.Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театры артистлары “Сабан туе” күренешен күрсәтте.

Ленар Зәйнуллин: "Театрга гашыйк тамашачы фикеренә колак салабыз”

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының тантаналы ачылышы булды. “Казан Экспо” залында үткән чарада Г.Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театры артистлары “Сабан туе” күренешен күрсәтте.

Аннан соң театр директоры Ленар Зәйнуллин башкала җитәкчелеге алдында хисап тотты.

“Әтнә театры – иң үзенчәлекле театрларның берсе, чөнки без – Россиядә авыл җирендә эшләүче бердәнбер дәүләт театры. Шуңа күрә театр җәмәгатьчелегенең дә, тамашачыларның да безгә карата кызыксынуы зур. Репертуар туплаганда, 100 еллык тарихыбызга, театрга гашыйк тамашачы фикеренә еш колак салабыз”, - ди Әтнә театры директоры Ленар Зәйнуллин.

Әтнә театрының 2022 елгы премьералары милли әдәбиятның иң танылган авторлары Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Галимҗан Ибраһимов әсәрләрләренә нигезләнеп “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында дөнья күргән.

“Узган ел үсеп килүче буынны театр сәнгатенә тарту өлкәсендә зур эшкә тотындык. Әтнә театрын 50 елга якын җитәкләгән легендар шәхес Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестиваленә нигез салдык. Фестивальдә катнашучы мәктәп укучылары арасында театраль уку йортларын сайлаучылар, даими тамашачыбызга әйләнгән балаларның булуы сөендерә”, - ди Ленар Зәйнуллин. Шуны да әйтергә кирәк, узган ел театр сайтында онлайн эшләүче интернет-радио ачылган. 

Ленар Зәйнуллин яңа театральләштерелгән экскурсион продукт булдырырга ниятләвен әйтте. “Милли утарлар буйлап театральләштерелгән экскурсияләр үткәрергә телибез. Әтнә районы буйлап аерым туристик маршрут төзергә була. Бездә данлыклы сәүдәгәрләр яшәгән тарихи урыннар бихисап. Әлеге проектлар ярдәмендә республика халкы өчен дә кызыклы якларны ачар идек. Бу идеяләр киләчәктә чынга ашар дип өметләнәбез”, - диде Ленар Зәйнуллин.   

“Әтнә театры илебездә үткәрелә торган театраль фестивальләрдә теләп катнаша. Алар көчебезне сынауда, тәҗрибә уртаклашуда, театрыбыз эшчәнлегендә әһәмиятле роль уйный. Узган елның сентябрендә театрыбыз Грозный шәһәрендә Милли театрларның "Федерация" дүртенче Бөтенроссия фестивалендә Айдар Җәббаров сәхнәләштергән Г.Ибраһимовның “Алмачуар” спектакле белән катнашты. Шуны да әйтергә кирәк, май-июнь аенда Әтнә театры Дагыстанның Дербент шәһәре белән алмаш гастрольләр үткәрергә җыена. 

“Татар кешесен, бигрәк тә авыл кешеләрен бизәп торучы ихласлык, гадилек кебек сыйфатларыбыз дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез белән очрашулар вакытында нык ярдәм итә. Узган көздә Кыргызстан якларында президентыбыз Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гастрольләрдә булдык. Аннан зур горурлык хисләре белән кайттык”, - ди театр директоры.

Әтнә театрының статистикасына күз салсак, 2022 елда Әтнә театры барлыгы 180 чара, ягъни спектакльләр, театральләштерелгән тамашалар, иҗади очрашулар, мастер-класслар уздырган. Бу күрсәткеч алдагы белән чагыштырганда, 20 процентка күбрәк. Әлеге чараларны 23700 кеше тамаша кылган. 2021 ел белән чагыштырганда, 36 процент үсеш күзәтелә. Онлайн билет алучылар саны да 10 процентка арткан.

2022 елда “Пушкин картасы” ярдәмендә Әтнә театры чараларында 3 мең билет сатылган. Быел бу санны тагын да арттыру максаты куелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading