16+

Үлем якынлашканда: "Кадыйр янына барыр вакытлар җитте..."

Әни янына дус карчыклары килә, хәл белергә. Сөйләшеп утыралар. “Аллаһка шөкер, күкрәккә терәп ипи кисәбез, сөтле чәй эчәбез”, – дип куанып, чәй эчеп алалар. Ачлыгын да, ялангачлыгын да, сугышын да, югалтуларын да кичергән өлкән буын.

Үлем якынлашканда: "Кадыйр янына барыр вакытлар җитте..."

Әни янына дус карчыклары килә, хәл белергә. Сөйләшеп утыралар. “Аллаһка шөкер, күкрәккә терәп ипи кисәбез, сөтле чәй эчәбез”, – дип куанып, чәй эчеп алалар. Ачлыгын да, ялангачлыгын да, сугышын да, югалтуларын да кичергән өлкән буын.

Мин уенга чыгып китәргә җыенам, тик һаман җыенып кына бетә алмыйм, әле бияләемне тапмыйм, әле носкиемны... Иии, тапмый ди, һәммәсе кичә уеннан лыч булып кайтканнан соң пич башында кибеп бетеп, мине көтеп ята алар.

Әнинең өстәл әзерләп бетереп, чынаякларга чәй ясый башлавын көтеп йөрим. Юк, олы кеше янына табынга утырып берәр чынаяк чәй эчү түгел планда, безнең заманда өйдә кунак булганда бала-чага өстәл янына киләсе түгел иде. Закон. Кеше киткәч кенә чәй эчәсең, калса, тәм-томнан авыз итәсең.
Мин шул әни кеше-кара килсә дип саклап тоткан берәр уч шикәреннән бер шакмак өлеш чыгармасмы дип йөрим, әле бияләй, әле носки эзләп йөргән булып.
Нинди ният белән йөргәнне әни дә сизә инде. Мин йөрим, алар сөйләшәләр, күмер самавыры җырлый, хәзер кайнап чыгар.
Бияләй-носки эзләү белән мәшгуль булсам да, гәпләре дә колакка керә. Кызык тема түгел, теге дөнья, китү, намаз, догалар, мине җәлеп итәрлек сүзләр түгел.
Шул әңгәмә арасында әни берничә тапкыр әйтеп куя: “Иии, Кадыйр янына барыр вакытлар җитте, кылган изгелекләр юк”.

Кем ул Кадыйр? Нигә әни Кадыйр янына бара? Анда нишли Кадыйр белән? Ә бабай? Һе, ачуым ачу, шикәре дә кирәкми. Минем бабайга хыянәт итеп, әллә ниткән Кадыйрларны сөйләшеп утыра бу әни.

Тик бер сорау да биреп тә, ул Кадыйр дигәненең көлен күккә очырып та булмый. Олылар сүзенә кысылырга ярамый. Сыерлар су эчкәндә бозаулар боз ялый, бу да – язылмаган закон.
Әнигә тәмам ачуым чыгып, самавырның кайнап чыкканын да көтмичә, киттем уенга чыгып. Ишектән чыкканда, әни алай да бер шакмак вак шикәрне авызга салды.
Кадыйр яны, Кадыйр яны...

Реклама

Шигъри җанлы әниемнең кемне түгел, ә нәрсәне Кадыйр яны дип атаганын мин инде акыл тешем чыккач кына аңладым.
Зират белән рәттән, хәзер Рамазанов Галимуллалар яши торган нигездә гомер-гомергә Кадыйрныкылар яшәгән. Әнинең Кадыйр яны диюе шул зиратка барыр вакыт, үләр вакыт җитте диюе булган икән бит.
Ә мин үзем туганчы дүрт ел алдан, алтмыш яшендә якты дөньядан киткән бабам өчен, әнигә үпкәләп утырганмын икән.
Иии, туганда булмый шул ул акыл, яши-яши генә керә.

Менә минем дә вакыт җитә, тик Кадыйр янында урын юк инде, юк.
Безгә шул карамалар яны булыр инде дип уйлап йөрим. Карамалар күршесендә...

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.
Фото: https://www.pexels.com/

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading