16+

Волонтер Йолдыз Җәләева: «Мактасыннар дип эшләгәнем юк»

Йолдыз Җәләева Теләче районы Олы Мәтәскә кызы, бүгенге көндә Арча шәһәрендә яши.

Волонтер Йолдыз Җәләева: «Мактасыннар дип эшләгәнем юк»

Йолдыз Җәләева Теләче районы Олы Мәтәскә кызы, бүгенге көндә Арча шәһәрендә яши.

Челтәрләр тегү буенча үз салоны бар. Аның бер күркәм сыйфатын да әйтеп китми булмас ул.

Әзер чималдан калган материалны кулланып мохтаҗ, ялгыз калган, мохтаҗ әби-бабайларга челтәрләр тегеп бирә. Аларның хәл-әхвәлләрен белеп тора.
– Махсус хәрби операция башланганнан бирле Теләче волонтерлары белән тыгыз элемтәдә торам, – ди Йолдыз. – Үземнең салоным өчен Мәскәүдән товар алып кайта идем, ә алгы сызыктагы егетләр өчен кышын иң кирәкле әйберләрнең берсе – җылы пледлар. Шуларны күпләп алам да, волонтерларга  бирәм. Аллаһы Тәгалә кешеләрне юмарт булырга өнди. 2022 елдан бирле волонтерлар белән гел элемтәдә тордым. Соңгы арада товарга барып булмады, эштә дә заказлар кимеп китте. Шундый бер вакыт башланды, эшкә дә барасы, өйгә дә кайтасы килми. Күңел төшенкелеге башланды. Минем кәефсез йөрүемне күреп, салонымда эшләүче тегүче кыз: «Былтыр җиләккә бармадың, син җиләк җыярга яратасың. Бар әле, болын, тугайларны әйләнеп кайт», – диде. Шул җитте. Хәтта өйгә дә кайтып тормадым, эштә ниндидер кием бар иде, шуны өскә элдем, инде килеп җиләк җыяр өчен чиләк юк. Гөл чүлмәге бар иде, шуны алыдм да, тугайга чыгып киттем.

Ә анда дөнья рәхәтлеге. Гүя, кып-кызыл пешкән җиләкләр Йолдызны генә көтеп утырган. Беренче көнне 7 литр, калган көннәрдә 5-6 литр җиләк җыйган ул.
– Үзем җыям, үзем уйлыйм, мин моны кая куям соң, дим. Җыярга яратам, әмма мин аны ашамыйм. Балалар коймак белән кайнатма ашый анысы. әмма шул чаклы вареньены сакларга да урын кирәк. Шул вакытта укытучым искә төште. ирен инсульт суккан иде. Болар җиләккә йөри алмыйлар дип кайнатмаларымны аларга илтеп бирдем. Бераздан соң бу кайнатмалар махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә дә тансык бит дигән уй килде. Теләче волонтеры Рафиләгә шалтыраттым. «Бер дә борчылма, алып кил», – диде. Әле бит шикәр комы кирәк, әнигә шалтыраттым. Ул килеп ал, диде. Ватс апта статуска банкалар кирәклеге турында хәбәр куйган идем. Шуны күреп әнинең сеңлесе Вәсилә апа шалтырата. Ул минем тик торганнан гына банка җыймавымны, ярдәм соравымны белә. Арча, Теләче халкына мең рәхмәт. Чөнки бик күп кеше мине белә, һәркайсы булдыра алганча ярдәм итә. Без бердәм һәм көчле, – ди Йолдыз.

 Нияте турында туганына җиткерә игелекле зат. Ә апасы: «Ярар. теләгең бардыр. шикәр комың бармы соң?» ди, шул ук көнне ул сеңлесенә 20 кило шикәр комы биреп җибәргән.

– Беренче көннәрдә, әни янына шикәр комы алырга төшкән көнне салкынча иде, өстемә җылы кофта элдем, кесәгә ачкычымны шудырыйм гына дигәндә аннан 1300 сум акча килеп чыкты. Ничек сөенгәнемне белсәгез. Елап кына җибәрмәдем, яшермим, күбесе мине бай дип уйлый, әмма кеше тышкы якны гына күрә. 10 ел бизнес алып барам, тик шул дәвердә запас акча тотканым юк. Һаман эшкә тотылып бара, кредиты-мазары дигәндәй. 258 банка кайнатманы Теләче волонтерлары аша җибәрдем. Егетләргә бер тапкыр булса да кабып карарга таман гына. Чөнки волонтерлар сүзләренә караганда, боксларга болай да күп нәрсә тутырыла. Кайнатмаларымны 500, 300, 200 мл банкаларга тутырдым. Моннан тыш, 162 банка җиләк вареньесын Арча волонтерлары аша җибәрдем,– ди Йолдыз.

Быел чия уңышы бик мул. Бакчасындагы куактан балалар белән җимешләрен җыйган да шулардан 225 банка кайнатма ясап Йолдыз Казандагы «Душа России» дигән волонтерлар оешмасына китергән. Алар олы яшьтәге, ялгыз, мохтаҗ кешеләргә булышалар. Инде тагын калган чия кайнатмаларын махсус хәрби операциядәге егетләр янына баручы волонтер Илнур абый Яруллин аша җибәрәчәкмен, ди Йолдыз.

– Сине статуска куйган идем дә, күпләр, ай-һай сабырдыр бу хатын, шул чаклы җиләкне җыеп, эшкәртеп, кайнатып банкаларга тутырыр өчен гаять зур сабырлык кирәк, дип яздылар, – дим мин.
– Мин моннан ләззәт, тынычлык алам. Җиләккә барган саен махсус хәрби операциядәге егетләргә дигән уйны башыма керткән эчен Аллаһы Тәгаләмә рәхмәт укыдым. Бервакыт коеп яңгыр ява. Теләче белән Арча уртасында Кибәхуҗа якларында җиләк җыеп утырам. Ике яктан да кара болыт килә. Ә мин басу эчендә берүзем. «Зинһар, бу болытны минем янымнан үткәреп җибәр, берәр сәгать булса да җыйыйм инде» – дип Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәм. Өстемнән коеп китте, ярар монысына гына җебемәм әле дип үзем белән сөйләшәм. Теләче белән Арча ягында коеп яңгыр ява, минем янда туктады бит бу. Кичке сәгать 8гә чаклы җыйдым. Машинама таба барам, әле бит машина да басу эчендә. кызыл балчыктан чыгасы бар. Чыктым бит. Кибәхуҗадагы бер апа янына кердем ул көнне. «Син яңгыр астында җиләк җыйдыңмы?» дип шаккатты. Аларга килеп кергәндә өстем лычма су иде. Мактасыннар дип эшләгәнем юк, кайсы көнне кайнатма әзерләп, иртәнге сәгать 3-4 тулганын сизми дә калам, күңел кушканга, егетләребезгә ничек тә булса ярдәм итик дип тырышам мин. 


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading