16+

Машиналарга бәяләр кайчан төшә башлаячак?

Экспертлар "Россия газета"га быел машина алырга кирәкме, алар кайчан арзаная башлаячак, кайсы шәһәрдә автомобиль модельләрен сайлау мөмкинлеге зул булуын сөйләгән. Автодом дәүләт корпорациясе генераль директоры Андрей Ольховский билгеләп үткәнчә, әлегә ихтыяҗ түбән дәрәҗәдә кала.

Машиналарга бәяләр кайчан төшә башлаячак?

Экспертлар "Россия газета"га быел машина алырга кирәкме, алар кайчан арзаная башлаячак, кайсы шәһәрдә автомобиль модельләрен сайлау мөмкинлеге зул булуын сөйләгән. Автодом дәүләт корпорациясе генераль директоры Андрей Ольховский билгеләп үткәнчә, әлегә ихтыяҗ түбән дәрәҗәдә кала.

"Тармакка ярдәм итү өчен өстәмә финанс инструментлары кертелмичә, кризиска кадәрге күрсәткечләргә кайту турында сөйләшү мөмкин булмастыр. Яңа автомобильләргә бәяләр кимү көтелми, ассортимент чикләнгән. Әгәр берни дә үзгәрмәсә, ел нәтиҗәләре буенча яңа автомобильләр сату 500 меңнән артмаячак.
Әгәр дә импортерлар ноябрьгә позицияләрен үзгәртмәсәләр, барлык маркаларның запаслары ел ахырына кадәр бетәчәк. Бу базарда яңа авто булмаячак дигәнне аңлатмый, ә машина китертү буенча рәсми каналлар нульгә җиткереләчәк. Машина базары нигезен, мөгаен, Кытай җитештерүчеләре тәшкил итәр, аларда Россиягә автомобильләрне үзәкләштерелгән рәвештә китерү җайга салынган инде. Моннан тыш, авбазар аз-азлап Корея автомобильләре белән тулыланачак, бу шулай ук ассортиментны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк", – дип аңлата эксперт.

"Автомобильне быел бик кирәк булган очракта гына сатып алырга була. Россиядә заводлары эшли торган Lada, УАЗ, Haval (шул ук төркемгә үз белорус заводлары белән Geely кертергә мөмкин) яки машиналарны тоткарлыксыз импортлаучы Chery, Exeed, Changan брендларына гына ориентлашырга кирәк.
Сатып алу өчен иң уңайлы шәһәр булып Мәскәү кала, чөнки дилерга бәйле рәвештә бер үк машинага бәяләр бик нык аерыла ала.

Шул ук вакытта бәяләр югары булып калачак. Якындагы айда геосәяси факторлар кискен үзгәрсә һәм логистик чылбырларны торгызуга һәм Россия заводларын яңадан эшләтеп җибәрүгә алшартлар туса да, гади кулланучы бәяләрнең тотрыклану факторы йогынтысын 2023 елның мартыннан да иртәрәк тоймаячак.
Lada брендына килгәндә, берсүзсез иң югары ихтыяҗ "Нива"га гына гарантияләнгән, ә менә Мәскәү дилерларында Grantaга ихтыяҗ юк диярлек. 

Шул ук вакытта Ladaның максатчан аудиториясе ремонтның арзанлыгы аркасында үз транспортын яңартырга ашыкмый, ә Корея машиналары хуҗалары Grantaга күчеп утырырга ашыкмый", - диләр белгечләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading